Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Ун минут”

14 Февраль 2019 780
Урамга чыктым. Ә анда эт тә юк. Кайда соң халык? Өйдә утырадыр, “Инстаграм”да. Ярый әле ул бар. Кайчакта ни өчен кемгә, нинди төркемгә язылганыңны да хәтерләмисең. Яңалыклар тасмасында үзеннән-үзе килеп чыгалар. Бармакларның берничәсе экранны тегендә-монда шудырып йөртеп, көннән-көн озыная бара. Аның телефоннары да зурайганнан-зурая бит һаман.
Юрганыңа карап аягыңны сузарга өйрәтә халык әйтеме. Бу телефонга да кагыла, минемчә. Аны алганда бармакларыңның озынлыгына карап сайларга кирәк икән. Экраны зур булса, кул чугы карт каен ботаклары кебек көтелмәгән рәвешләргә керә, ди.

Ә “Инстаграм”да рәхәт. Актарып утыруы. Яңа сурәт-видеолар чылбыры көне буена җитә. Икенче көнне – тагын яңа чылбыр. Гомер үтә шулай. Алай гына үтмәсен иде ул, чик билгеләргә кирәк, ди акыл ияләре: нибары ун минут! Чүп-чар күп, күңелгә ятышлыларын эзләп табу сабырлык сорый.

Күз күрергә өлгергән берничәсе менә:
“Матбугат ру” га язылганмын икән. “Вацап”тан дәвалый торган да­ру “реклама”сы куйганнар. Ямь-яшел төстә. “Антивацап” дип атала. Ир-атларга – көненә 1 төймә, хатын-кызларга – 3әр. Әйбәт. “Пачка­сы белән эчсәң дә юк инде”, дип язып куйган берсе. Дөрес.

Сергей Безруков яңа кинога тө­шеп йөри. Ничек төшерәләр, шу­ның серләре күрсәтелгән. 5-10 се­кундлык вак-вак өзекләрне 200-300 мең кеше карарга өлгергән. Яра­талар инде Безруковны.

Казахстан президенты Нурсолтан Назарбаев түрәләрне ватанның үзендә җитештергән киемнәрдән йөрергә өнди. “Шанель-манель”дән йөриләр алайса, ди.
Камал театрында баш режиссер әңгәмә бирә. Галстукларын “салып ат­каннар”. Татмедиа җитәкчесе Андрей Кузьмин соңгы арада күп ке­нә билгеле кешеләрнең “галсту­гын салдырып” сөйләшә бит. Рәсми булмаган сөйләшү, иркенләп аралашу дигәнне аңлата.

“Болгар радиосы” психолог чакырган. Солтания исемле. “Балаларны орышасызмы?” Теге антивацап рекламасындагы сыман: “Орышсаң да юк, орышмасаң да...”
Рөстәм Миңнеханов, гадәттәгечә, иртән эш урынында, тәрәзәдән татарстанлыларга хәерле иртәләр тели. Бу “хәерле иртә”ле фотоларны җыеп бер чылбырга тезсәң һәм шуны тиз итеп күз алдыннан “өстерәп” чыксаң, Казанда ел дәвамында фасыллар алышыну хикмәтен күрергә булыр иде, дип сөйлиләр. Президенттан – гомер-мизгел калейдоскобы.

Илсөя Бәдретдинова командасы белән тиешле концертына бара алмаган. Ерак юлга чыккан булганнар, машиналары ватылып калган. “Юл бит ул, анда ни генә булмас. Баш исән булсын!” – дигән теләкләр ява.

“Интсаграм”га бирелгән 10 минут тәмам. Бүтән эшләрне барлыйк, хәерле атналар!


"Акчарлак" газетасының 6 нчы санында чыккан язма!

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 907
ӨСКӘ