Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Ун ел эчендә ике пар игезәк алып кайттык”

13 Февраль 2014 2232
“Зәңгәр күл, бик матур күл,
Тирәсе камышлык...”
Бу авылның тирә-ягы камышлымы, белмим, чөнки мин килгәндә кыш иде. Әмма ул да Зәңгәр күл исемен йөртә. 125ләп кеше яши биредә. Йорт бусагасын атлап керү белән яраттырды шушы авылда яшәүче Шакировлар гаиләсе. “Әйдә, керегез, кер”, – дип нур бөркелеп торган йөз белән йортның иң өлкән кешесе – Зәмзәмия апа каршы алды. Быел үзенә 75 яшь тула икән. Минем арттан ук, йомыш белән киткән җирдән йорт хуҗалары – Радик абый белән Зөлфия апа да кайтып җитте. Кызганыч, өлкән кызларын – Илүзәне генә күрә алмадым ул көнне. Мин килер алдыннан гына Казанга укырга китеп барган.

Гадәти генә гаилә түгел бу. Әлеге йортта ике пар игезәк яши! Биш бала үстерәләр. Беренче булып туган игезәкләр – Рәмзил белән Рәзил күрше авылга хоккей уйнарга киткән булса, төпчекләре Дәнис белән Әлфис зал ягыннан каршыма йөгереп чыкты.

Әтиләре Рәмзил белән Рәзилне хоккейдан алып кайтырга китте. Без ул арада Зөлфия апа белән гәпләшә башладык. Ноябрь аенда өч яшен тутырган Дәнис белән Әлфис тә безнең янда кайнашты. Күк төсле күзләрен бер миңа төбәп, бер кулымдагы фотоаппаратка карап, таныш булмаган апаларын күзәтте алар.

Радик абый (1971 елгы) – шушы авылныкы, Зәңгәр күл егете, Зөлфия апа (1975 елгы) – Балык Бистәсе кызы. Яңа гына училище бетергән кызны шушы якларга фельдшер итеп эшкә җибәрәләр. Егет белән кыз Зәңгәр күл авылында таныша, кавыша.

– Бер пар игезәк бала үстергән аналарга да Ходай сабырлык бирсен дип сокланып йөри идем. Ә сез мине бөтенләй шаккатырдыгыз әле, Зөлфия апа... Нәселегездә игезәкләр бар идеме? – дим күп балалы анага.

– Ирем ягыннан да, безнең нәселдә дә игезәкләр бар үзе. Анысына аптырыйсы юк... Кечкенәдән игезәк бала табу турында хыялландым. Бәләкәй вакытымда ук бөтен туганның балаларын мунчага алып кереп юындырып чыгара идем. Сабыйларны үлеп яратам. Шуңа Аллаһы Тәгалә үземне дә бүләклисе иткәндер. Әле ярый, дәү әниебез бар, дим. Ул булмаса, болар белән беркая да чыгып китеп булмый. Гел күзәтү астында тотарга кирәк, – дип йомшак тавыш белән җайлап кына сөйләп китте яңа танышым.

Беренче бала булып туган кызлары – Илүзә бүген медицина колледжының икенче курсында укып йөри. Ярты ел элек бил көрәшенә язылган. Әйе, әйе, бил көрәшенә! Кыз бала! Алай дисәң, моңа шаккатасы да юк, Зөлфия апаның үзенә дә көрәш җене кагылган бит. Сабантуйда хатын-кыз көрәшендә актив катнаша ул.

Беренче игезәкләр 2000 елда дөньяга килә. Кечкенәдән игезәкләр турында хыялланса да, УЗИдан кайткан булачак әни шок кичерә. Өйдәгеләргә дә, хәтта үз әнисенә дә бу турыда әйтергә куркып йөри. Серне бары тик килендәшенә генә чишә ул. Аның аша башкалар да бу сөенечле яңалыктан хәбәрдар була. Тагын ун елдан соң, икенче тапкыр игезәкләр әнисе буласын белгәч тә борчыла Зөлфия апа. Табасы, үстереп кеше дә итәсе бар бит әле аларны! Шуңа өстәп, төпчекләре сабырсызлык күрсәтеп, бер килодан аз гына артык булып, вакытыннан алда дөньяга килә. Аллага шөкер, бүген җир җимертеп, ду китереп уйнап-чабышып йөри инде малайлар.

– Болары өлкәннәренә караганда шуграк булды бугай. Башта бер-берсен кыерсыталар, аннары кочаклашып яратышалар. Карап торсаң, үзе бер кәмит! – дип елмая биш бала анасы. – Эленеп торган челтәр киселгән, быел көз көне ачык форточкадан өйдәге бөтен әйберне урамга атып мәш килгәннәр. Нәрсә эзләсәң – шул юк. Ул көндәлек кирәк-ярак дисеңме, кием-салым, парлап горшоклар да урамга очкан. Ике телефонымны суга батырырга өлгерделәр. Бик сөенә торган көнебез дә, утырып елый торганы да була.

Тагын әле бүрәнә стенадан түшәмгә кадәр менәргә ярата Дәнис белән Әлфис. Әнисенең шул сүзен ишетүләре булды, чиратлашып, бүрәнә буйлап өскә үрмәләделәр. Үзләрен фотога “черт” итеп алмыйча, төшмәделәр...

Олылары Рәмзил белән Рәзил дә үзенчәлекле балалар. Бер-берсеннән башка урамга да чыкмыйлар икән. Рәзиле күбрәк әнисе янында, аш бүлмәсендә кайнаша. Пилмән ясаганда, торт пешергәндә зур ярдәмчесе ул аның.

– Камырга эчлек ясаша, бусын ничек эшлисе, тегесен нишләтим дип кенә тора, – ди хуҗабикә. – Ә Рәмзиле – әтисе янында, сарай, абзар тирәсендә йөрүне хуп күрә. Анысы укуга бераз ялкаурак. Аның каравы көче күп. Буйга да үсебрәк китте.

Батыр ярасыз булмый дигәндәй, Рәмзил дә, Рәзил дә берничә тапкыр кулын сындырырга өлгергән. Әлфиснең дә тәрәзә төбеннән караватка сикергән вакытта кулы сына.

– Гипс белән рәхәтләндек инде йөреп. Игезәк балалар үстерү бик зур сабырлык сорый. Әле менә беркөнне әниләр белән каядыр барып кына килгән идек. Шул арада ике зур малай өй түбәсеннән ледянка белән шуып уйнаган. Үзем дә шундый тиктормас идем. Ул яктан миңа охшаганнар ахры, – дип көлә әни кеше.

2006 елда Шакировлар гаиләсе янгын фаҗигасен дә кичерә. Буралар бурап, бик матур итеп өй күтәреп куялар. Әмма бер ел үткәч, күрше йорттан ут чыгып, өй янып бетә. Район админис­трациясе, халык ярдәме һәм, әлбәттә, үзләренең тырышлыгы белән ярты ел эчендә яңа йорт җиткезеп куялар.

Уллары белән кайтып кергән әти кешегә: “Сез бик бай әти инде. Авыл халкы нәрсә ди соң?” дим. “Молодец, булдырасың диләр”, – дип тыйнак кына көлеп җавап кайтарды ул.

Шакировлар, гомумән, бар нәрсәне дә булдыра торган, тырыш гаилә. Радик абый – балта остасы, кулы такта эшенә ятып тора. Шабашкага да йөри. 75 яшенә җиткән Зәмзәмия апа да тик утырмый, елга бер тапкыр килене белән бәйләгән мамык шәл, оекбашны Башкортстан ягына барып сатып кайта. Берүзе! Килене белән аңлашып, яхшы мөгамәләдә яшәүләре күренеп тора. Үзе дә: “Кызымнан да болайрак Зөлфия. Кыз балам булмады, өч ир бала алып кайттым. Шуңа Ходай Тәгалә яхшы килен бүләк иткәндер инде миңа!” – диде чәй табыны артында Зәмзәмия апа.

– Кешеләр безгә карап көнләшә. Ник дигәндә, берәр эшкә чыксак, көтүебез белән тотынабыз бит. Печән җыю чоры җиттеме – болында, бәрәңге вакытында – бакчада кайнашабыз. Кечкенәләребез дә кул арасына керә башлады бит инде. Зур гаилә – олы бәхет. Иң мөһиме – балаларыбыз исән-сау булсын! – дип елмаеша Шакировлар.

Әлеге бәхетле гаиләдән зур позитив алып, кайтыр юлга кузгалдык...

Нәзилә ХУҖИНА
Казан – Балык Бистәсе – Казан
Рубрика: АВЫЛ СУЛЫШЫ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
23 Март 2020 13:07 1676
16 Март 2020 12:44 1619
10 Март 2020 11:23 1588
ӨСКӘ