Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Улым йортымны үзләштергән”

11 Июнь 2015 1453
“Әтиебез – 86 яшьлек сугыш ветераны. Кадер-хөрмәттә яшәтер урынга, бергә торган улы – минем энем аңа якты көн күрсәтми, кыйный. Җитмәсә, өйне дә мыштым гына үз исеменә кү­че­реп куйган”, – дип редакциягә шалтыратты Казанның Нагорный бистәсендә яшәүче Камил Каюмов.

Бертуганнарның йорт бүлешүенә күнегеп беттек инде, анысы хәзер һәр авылда очрый – га­җәпләнмибез. Ләкин бу үз әтисенә шундый мөнә­сәбәт күрсәткән бит! Икенче көнне үк Нагорный бистәсенә барып, дүрт бала атасы, 11 онык бабасы – Габдеразак Каюмов белән очраштым.

Матур бабай

Габдеразак абый мине үз өенә түгел, берничә йорт аша гына яшәүче улы Камил янына дәште. Шунда иркенләп сөйләшә алырбыз, диде. Локаторная урамы, 1нче йортка аяк басу белән бу бабайны күреп тел шартлаттым. Үз яшен һич тә бирерлек түгел аңа! Шәм кебек төз буйлы, матур киенгән, дөрес итеп сөйләшә, фикерле, нурлы йөзле, сабыр. Муллалар нәселеннән. Заманында үзе дә Нагорный бистәсендә мулла булып йөргән, хәзер дә биш вакыт намазын калдырмый, уразалар тота икән. Габдеразак абыйны әле бу яшендә дә балаларга исем куштырырга, никахларга, Коръән ашларына дәшәләр ди. Аның зиһененә үзем дә шаклар каттым: фәлән ел элек булган вакыйгаларның нечкәлекләренә кадәр белә, телефон номерларын яттан әйтеп бирә, вак язуларны да күзлексез укый. Хәтта законнарны, маддәләрне дә беркаян карамыйча тезеп чыга. Менә, ичмасам, бабай! Үз-үзен карый, ашарына пешереп ашый, мунчасын ягып керә, пенсиясен җитәрлек ала – мондый әти белән торган кеше үзе үк бәхет иясе инде. Габдеразак абыйның балалары ник аның кадерен белми, нәрсә ошамый, нишләп уртак тел таба алмыйлар – шуларны төпченергә тотындым.

– Хатыным Гадилә белән биш бала үстердек, берсе мәрхүм инде, – дип сүз башлады Габдеразак Каюмов. – Бик тату яшәдек, гомер буе склад мөдире булып эшләдем. Ул ашарга пешерергә яратты, ә продукция алып кайту минем өстә иде. Һади Такташ урамында йортыбыз, 20 сутый җиребез бар иде. Умарта куярга ярар дип, 1978 елда шушы Нагорный бистәсеннән ун сутый җир алдым. Әле Казанның бу кадәр үсмәгән, гөрләмәгән вакыты. Нагорный җирләре дә Биектау районына керә, ул урыннарда кырдан башка нәрсә юк. Гадилә кан басымы белән интеккәч, аңа шәһәрдән читтә яшәү файдага булыр дип, биредә йорт җиткерә башладым. Ә Һади Такташ урамындагы йортыбызны Әфган сугышыннан кайткан төпчек улыбыз Мансурга калдырып киттек, ул аны соңыннан Җиңү Проспектындагы өч бүлмәле фатирга алыштырды. 

“Авыр вакытымнан файдаландылар”

Шулай итеп, Каюмовлар гаиләсе 40 ел чамасы элек Нагорный урамы, 29 йортка беренче нигез ташын сала. Хәзер инде күрше район кырлары түгел, Казанның иң шәп урыны санала ул. Шәһәр ыгы-зыгысыннан да читтә, үзәккә дә ерак түгел. Ә табигате ни тора! Габдеразак абыйның бакча башында – урман, шунда ук чишмә челтерәп ага. Җилдерергә машинаң булмаса, 20 минут саен автобус йөреп тора. Кибете дә каршыда гына, хастаханәсе дә янәшә. Шушы җәннәт почмагындагы йорт-җирнең бәясе бүген 5-6 миллион сум. Авылдагы 150-200 мең сумлык йортлар өчен дә туганнар пәрмә-пәр килгәнне, биредә тавыш кубуы күпмедер дәрәҗәдә табигый дә кебек. Хәер, Каюмовларның һәркайсының торыр җире бар, берсе дә урамда түбәсез калмаган...

– Өебез хатыным Гадилә исемендә иде, – дип сүзен дәвам итә Габдеразак абый. – Ул 2008 елда мәрхүм булгач, бик кайгырдым, тормыш иптәшемне нык юксындым. Уң күзем сукырайды, бер ел эчендә ике тапкыр операция ясадылар. Аннары инсульт булды – көч-хәл белән тернәкләндем. Шулай авырып, күзгә ак-кара күренмәгән мәлдә кызым Галия: “Әти, йорт әни исемендә, әйдә, синең исемгә күчерик. Миңа генераль ышанычнамә язып бир, бөтен документларын үзем тәртипкә салам”, – диде. Аны-моны уйламадым инде, кем үз кызыннан шикләнеп торсын! Әмма Галия миңа әйтеп тормыйча башта йортны улына – “Казан нуры” мәчете имамы Наил Кәримуллинга саткан. Аннары 5-6 айдан соң яңадан үзенә сатып алган. Миңа боларны әйтеп торучы да, киңәшләшүче дә булмады. Күпмедер вакыттан белеп алып, канәгатьсезлек күрсәткәч, кызым миңа: “Әле сине урамда калдырган кеше юк бит!” – дип кенә җавап бирде.

Шушы урында сүзгә Камил абый кушылды:

– Өч бүлмәле фатирын гаиләсенә калдырып, 2012 елда Нагорныйдагы йортка энем Мансур кайтып төште. Алар Галия белән үзара утырып сөйләшкәннәр дә алыш-биреш ясарга булганнар. Мансур әтинең йортын ападан 900 мең сумга сатып алган. Хәзер алар әлеге алу-сату хакында әти белеп торды, акчаны әтинең кулына тоттырдык, расписка яздырып тормадык, диешәләр. Әкият бу! Өйнең Мансур исемендә икәнен әти ике ел үткәч кенә белде. Энемнең һәм аның кызы Гүзәлиянең бирегә пропискага керүе дә әти өчен сер булган – очраклы рәвештә генә ишетеп алдык. Янәсе, Мансур әтине үзем карыйм дигән, йортны апа шул сәбәпле аңа саткан икән. Тик минем сорауларым бар. Беренчедән, нишләп алар безнең төп нигезне шулай яшерен рәвештә үзара алып-сатып яталар? Мин дә I төркем инвалид, миңа да бер миллионын бирсеннәр алайса. Икенчедән, ни өчен икесенең берсенең дә әтигә аш пешереп ашатканы, кадер-хөрмәт күрсәткәне юк? Ник аның керләрен мин юам, нигә мунчаны миндә керә? Җитмәсә, быелның 16 январенда Мансур исерек баштан әтине кыйнаган. Типкәли-типкәли, канга батырып. Ул хәлдән соң әтине үземдә бер ай дәвалап яткырдым, психотерапевтларга кадәр алып барырга туры килде. Шул вакыт эчендә өч баласының берсе дә килеп хәлен белмәде, шалтыратып та карамадылар. Бу хакта үзләренә әйткәч, “Әй, кәгазьгә киселгәндер инде, әллә ни булмагандыр”, – диде Галия. Адәм көлкесе! Мансурга җинаять эше кузгаттылар, ләкин әти: “Үз балаң белән судлашып йөрү килешми”, – дип улын жәлләп, судтан гаризасын кире алды.


“Төнлә мунча ягарга  уятты”

Әлеге җәбер-золымнар турында ишеткәндә үземнең дә чәчләрем үрә торды.

– Бервакыт йоклап яткан җиремнән Мансур төртеп уятты, – ди Габдеразак абый, күзләрен читкә яшереп. – Мунча ягарга куша. Үзе салмыш. Эх, көчле чагым булса, күрсәтер идем мин аңа моның өчен! Ләкин бу яшьтә башкача икән шул. Төн уртасында караватымнан тордым. Теге чыгып барган җиремнән, ишек кырыенда тотып алып, мине буарга кереште. Аннан бергә мунча ягарга чыгып киттек... Хәзер үзләренә яксалар да, мине мунчага дәшмиләр инде...

– Бергә яшәгәч, ничек акча тотасыз? Бергә ашыйсызмы? Йорт-җирне кем карый? – дип төпченәм. Бабай бу яктан да юмарт, пенсиясеннән балаларына гел өлеш чыгара икән.

– Мунча миченә – 25, койма тотарга – 26, өй алды ясарга 30 мең сум бирдем, – ди бабай. – Оныгым Гүзәлиягә дә әз-әзләп акчалата ярдәм итәм. Мансурның кызы Лилия минем опекуным санала, аңа 1200 сум күчерәләр – шул акчаны ай саен биреп барам. Әле Мансурга азык-төлек алырга дип 7 мең сум биргән идем, ит алыгыз дип тагын өч мең сум калдырдым. Дөрес, ул итне ашаган юк әле, алар хәзер ашарларына аерым әзерли, мин үземә аерым пешерәм. Бездә тавыш та шул ашау мәсьәләсеннән килеп чыкты бит инде. Мансур: “Мин сине ашатам”, – дип бәйләнә башлады. Оныкка кадәр беркөнне: “Кайтуыма ишегалдын җыештырып куй!” – дип чыгып китте. Йә, ничек гарьләнмисең ди?!..

– Әтинең йортын яңадан үз исеменә кайтару өчен адвокат яллап, судлашырга тотындык, – ди Камил абый. – Ләкин әлегә алар безнең файдага түгел. Татарстанның Югары судына кадәр барып җиттек. Судта җиңгәч, бертуганнарым лотереяда акча откандай сөенделәр. Адвокатлар яллап, әтинең малын талап алганнар бит, ничек шатланмаска ди!

“Шул кирәк аңа!”

Каршы якның да фикерен тыңларга теләп, Мансур Каюмов белән очраштым. Исем китте – бу ир-ат үзен әтисе алдындан тырнак очы кадәр генә дә гаепле санамый. Киресенчә, батыраеп: “Үзе гаепле, балаларының арасын бозды”, “Сәламәтлеге бар аның, җыештырсын ишегалдын”, “Жәлләргә кирәкми аны, бездән күбрәк ашый ул!”, “Суыткыч тулы ризык, җылытсын да ашасын”, “Фанатиклар кебек ул – намаз укый”, “Ачуны китерде, шул кирәк аңа!”, “Ул үзе миннән гафу үтенергә тиеш” ише җөмләләр ычкындыргалады.

– Берәүне дә кыйнамадым, подстроили! – дип чәчрәп чыкты ул, сөйләшә торгач. – Камил медэкспертизага барыр алдыннан әтине бераз кыйнаштырган инде, тәне күгәрерлек итеп, махсус эшләгәннәр. Мин типкәләсәм, беләсезме ничек булыр иде ул! Мунча ягарга да алып чыкмадым. Үзен белсен Камил, ул да эчә! Ә миңа тугыз ай буе тынычлап яшәргә ирек бирмиләр. Өйне беркем дә яшерен рәвештә үзләштермәде, бөтенебез җыелып киңәшләштек, “Кем әтине карый, йорт шуңа була”, – диештек. Башта апа карарга җыенган иде, аннары җизнәй үлеп киткәч, миңа калды инде... Әти миңа йортны ападан сатып алырга киңәш итте, хәзер үзе белмәмешкә салышып утыра. Аның белән ике ел әйбәт кенә яшәдек, аннары Камил котырта башлады, бөтен дөньябызны болгатты. Иң гаепле кеше – Камил! Өйне миннән талап алып сатмакчы була ул. Ә минем беркем алдында да гаебем юк! Йортны да бүлешмәячәкмен!
Мансур абзыйның монологын авызымны ачып тыңладым.

– Башта әйбәт, дус-тату яшә­гәнсез, ни булды? Балаларыгыз нишләп шундыйга әйләнде? – дип соравыма Габдеразак Каюмов җилкә сикертә:

– Мондый хәлләр турында газетадан укыганда да ышанып бетми идем. 80 яшькә җиткәч, үз башыма төшәр дип кем уйлаган бит! Башта йорт­ны сатуга тешем-тырнагым белән каршы тордым, балаларга: “Әниегез истәлеге ул!” – дидем. Хәзер инде миңа бер бүлмәле фатир алып, өйне дүрт тигез өлешкә бүлүләренә дә риза. Мине алдап, шулай астыртын эш итүләрен генә яратмыйм. Аллаһы Тәгалә урын-җир өстенә калдырмасын дип телим. Балаларымны каргамыйм, ләкин берни эшләтеп булмый – күңел барыбер рәнҗи...


Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА


Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Ноябрь 2019 12:15 1167
ӨСКӘ