Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Улым тешләгән икмәкне аның төсе итеп саклыйм”

23 Январь 2014 1665
Уфадан 180 чакрым ерак­лыкта урнашкан Бәләбәй шә­һәрендә яшәүче Мәүлиев­ларның йорты әкият сараен хәтерләтә. Мондагы гадәти булмаган матурлык күпләрне гаҗәпкә сала.
Зур, биек, мәһа­бәт йортның күркәмлеге, эчен­дәге пөхтәлеге кенә түгел, йортның алды да күз явын ала. Ул кыйммәтле шифаханәне хәтерләтә: табигый ташлар белән бизәлгән, фонтаннан су ургыла... Кечкенә генә күле дә бар, анда төрле-төрле балыклар йөзә. Бу матурлыкны исә гаилә башлыгы Илдус Хәлит улының оста куллары башкарган.

Тәнзилә Гайсар кызы белән алар унбер елдан артык күгәрченнәрдәй гөрләшеп, матур итеп дөнья көтәләр. Алар бик бәхетле. Тик менә уллары Алмаз белән кызлары Элина янына Айнурлары да исән булса!.. Юк шул... Күпме генә теләсәң дә, кайгырсаң да, инде аны бу дөньяга кайтарып булмый...

– Мин үзем Әлшәй районының Тәүәтәй авылыннан, – дип сүз башлады Тәнзилә ханым. – Гаиләдә биш бала үстек. 1984 елда Салават шәһәренең педагогия колледжына укырга кердем. Аннан соң туган районымның Кызыл Юл авылында укытучы булып эшли башладым. Ике ел эшләгәннән соң, шул ук районның Слак авылына килен булып төштем. Ирем белән матур итеп тормыш корып яши башладык. 1991 елда барыбызны да куандырып игезәкләребез Алмаз белән Айнур дөньяга килде. Берьюлы икәү булгач, безгә генә түгел, бер-берсенә дә терәк булырлар дип, бик сөендем. Әмма бәхетле мизгелләр озакка сузылмады: дүрт ел гомер иткәннән соң, ирем белән юлларыбыз аерылды. Балаларымны карашырга әти-әни ярдәм кулы сузды.

Авыл мәктәбендә сыйныфлар кушыла башлагач, якты киләчәккә өмет итми, Бәләбәйгә күченеп китәргә булдым. Шәһәрнең башкорт гимназиясендә эш табылды. Бу елларда улларым да тәүге тапкыр мәктәп бусагасыннан атлап керделәр.

Бәләкәйдән авылда үскәнгәме, Алмаз белән Айнур дәү әтисе белән дәү әнисе янына кайтырга атлыгып торды. Үзара да бик тату булдылар. Улларымның бер-берсе өчен өзелеп торуларын күреп, күпләр соклана иде. Әмма игезәк булуларына карамастан, төс-кыяфәт, холык-фигыльләре белән нык аерылдылар. Айнур әтисенә охшаган – йөзгә ак. Бик нечкә күңелле, кешелекле. Һәрвакыт ягымлы итеп сөйләшә иде, иркәләүне яратты. Алмаз киресенчә – горур, кырыс холыклы, җитди.

Алма кебек балаларыма кемнеңдер күзе тигәндәй булды. Каһәрле язмыш Айнурыбызның гомерен өзде. Бу вакыйга, ничә ел үтсә дә, әле дә күз алдымда. Улымны шул вакытта үлемнән саклап кала алмавыма әле дә үкенеп бетә алмыйм. Әмма терсәгемне тешләп еласам да, аны кайтарып булмый инде...

2000 елның җәе иде. Икенче сыйныфны тәмамлаган улларыбызның каникул вакыты. Без – авылда. Төрле якларда яшәгән абыйларым да гаиләләре белән ял итәргә кайткан, бергәләшеп мәш киләбез. Мидхәт абыемның минекеләр яшендәге Артур исемле улы бар. Озак күрешмәгәч, гел өчәүләшеп уйнап йөрделәр. Әмма Айнур, гомеренең ахыры килеп җитүен сизгәндәй, бер көн алдан нигәдер гел: “Әни, әйдә, Бәләбәйгә кайтыйк”, – дип күңелемә тиде. Әмма мин авыл дип үлеп торган баланың шәһәргә кайтырга теләвенә артык игътибар бирмәдем.

Коточкыч хәл булачак көнне төшкә кадәр барысы да әйбәт барды. Кичкә таба малайларны чәй эчәр­гә утырттым. Айнур яңа пешкән икмәккә каймак ягып бирүемне сорады. Сораганын үтәдем, тик тешләгән икмәген ашап бетерергә насыйп булмады аңа. Ялгыш кружкасына төртелеп, чәен түкте. Шул арада Алмаз белән Артур: “Бозауларны алып кайтабыз”, – дип, урамга чыгып китте. Мин аларны туктатып: “Айнурны да үзегез белән алыгыз”, – дип мәҗбүриләдем. Янәсе, өчәүләшеп йөрсәләр, тагын да күңеллерәк булачак. Тик нигәдер Айнур алар белән барырга теләмәде. “Әни, әйдә, син дә безнең белән”, – дип тә карады. Ахырда, шулай да туганнарына иярде. Капкадан чыгып киткәндә, нәрсәдер әйтәм дипме: “Әни!” – дип эндәште. Әгәр дә шул вакытта улымны исән килеш соңгы тапкыр күргәнемне белгән булсам, үземнән бер генә адымга да җибәрмәс идем дә бит...

Елга буенда йөргән бозауларны тапкач, Айнур туганнарыннан аерылып, елгага таш ыргытырга керешкән. Таш ыргыту – аның яраткан шөгыле иде. Шулчак улым өсте бәбкә үләне белән капланган җиргә ялгыш басып, яр җимерелеп киткән һәм Айнурым елгага егылган. Бу тирән урын була, өстәвенә, агым да бик көчле. Алмаз, туганын коткарам дип, суга кергән. Айнур аңа ябышкач, сөйрәп караган, тик бернәрсә дә барып чыкмаган. Җитмәсә, үзе дә йөзә белмәгәч, елгадагы өермә аны су төбенә сөйри башлаган. Күпмедер вакыт малайлар үлем белән көрәшкән. Әмма соңгы чиктә хәлдән тайган Алмазның кулыннан ычкынып, Айнур күз ачып йомган арада су астына киткән. “Дәү әти! Ярдәм ит!” – дигән тавышларны ишетеп, әти велосипедка утырып, Дим буена төшеп киткән. Котлары очкан малайлар өйгә йөгереп кайтты. Алмазның юеш киемен күреп: “Су кердеңме әллә?” – дип ачуланып алдым, чөнки мин аларга үзләренә генә су керергә рөхсәт итми идем. Айнурның кайда икәнен сорагач, бернәрсә дә әйтмәделәр: “Хәзер дәү әти белән кайта”, – диделәр. Шул арада абыем чыгып йөгерде һәм тиздән миңа Айнурның батып үлүен хәбәр иттеләр. Йөрәгемә пычак кадалгандай булды. Газиземнең үлүенә ышанмадым. Айнурны көчләп ияртеп җибәргәч, аның үлемендә үземне гаепләдем. Тугыз гына яшьлек баламның гомере фаҗигале өзелде бит. Бертуктаусыз еладым. Җитмәсә, Айнурның гәүдәсен ике тәүлек дигәндә чак таптылар. Авыл халкына рәхмәт: иртә таңнан кичкә кадәр эзләделәр. Иң сәере: Айнурны тапканда ул баскан килеш агып китеп барган булган. Кесәсендәге ыргытырга дип җыйган ташлары да шул килеш сакланган иде. Һаман да хәтеремдә: фаҗига булган төндә яшенләп, ямьсез итеп яңгыр яуды. Тәрәзәдән күренеп торган Димгә карыйм, аннан кулларын сузып Айнур чыгар төсле, – дип авыр сулап куйды кайгы кичергән ана.

2002 елда язмыш Тәнзиләне искиткеч акыллы Илдус исемле кеше белән очраштыра. Алмазны да үз баласыдай якын күреп, кабул итә ул. Бәләкәйдән аны эшкә өйрәтеп, әти кеше бирергә тиешле тәрбияне кызганмый. Алмаз бүген Башкорт Аграр университетында белем ала. Йортларына ямь өстәп, кызлары Элина үсеп килә.

Тәнзилә ханым инде ун елга якын башкорт теле һәм әдәбиятын укыта. Уңышлары да юк түгел: 2008 елда “Ел укытучысы” бәйгесендә катнашып, “Профессиональ ягымлылык” номинациясендә җиңү яулаган, шулай ук “Иң яхшы башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы” грантына да лаек булган.

Ләкин дистә елдан артык вакыт үтсә дә, әни кеше бала кайгысын оныта алмый, Айнуры – һәрчак йөрәк түрендә. Аның ашап бетерергә насыйп булмаган, каймак ягылган икмәген әле дә кадерләп саклый ул.

Газиз аналарга бала кайгылары күрергә язмасын, нарасыйлары һәрчак исән-сау булсын иде.

Башкортстаннан Зәйнәп СОЛОШИНА
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор: Зәйнәп Солошина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Сентябрь 2020 10:13 2785
24 Август 2020 11:32 2514
3 Сентябрь 2020 10:07 1850
14 Сентябрь 2020 10:17 994
ӨСКӘ