Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Ул җирне җенле дип әйтәләр"

9 Февраль 2016 2201
Яңа өйгә күченергә дип, шатлыклы мәшәкатьләр белән йөргәндә, Нәҗмиевлар капкасын кайгы җиле килеп кага. Теләче – Баландыш юлында, иртәнге 6 белән 7 арасында "Лада Калина" машинасы белән Илфар юл кырыена тәгәри. 19 яшен яңа гына тутырган егетне тиз арада ашыгыч ярдәм машинасы Теләче хастаханәсенә алып китә.
– Юл читенә төшеп тәгәрәрлек нәрсә булган анда, бу турыда бер Ходай белә. Хәтта инспекторлар да һәлакәтнең сәбәбен төгәл генә әйтә алмады. Шундый матур, аяз көн иде. Ул җирне җенле дип әйтәләр, моңа кадәр дә һәлакәтләр булды инде анда. Башы белән бик каты бәрелгән иде ул. Без килгәч, аны Арча хастаханәсенә күчерделәр. Бер көн комада ятты да мәңгелеккә күзләрен йомды улыбыз. Киң җилкәле, мәһабәт гәүдәле балаңны үз кулларың белән салкын җир куенына салудан да авыр мизгелләр юктыр, – дип сөйләде Миләүшә Нәҗипова.

Чулпан ШАКИРОВА

P.S. Илфарны әнисе төшендә ничек күргән? Үсмер чагында нинди булган ул? Аның язмышы турында тулырак "Акчарлак" газетасының 11 февраль көнне чыгачак 6нчы санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Чулпан Шакирова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 1024
28 Август 2019 15:23 725
ӨСКӘ