Язмалар исемлегенә күчү
Айгөл да ике яшеннән әтисез үсә. Язмышын язуны сорап, безнең белән элемтәгә чыкты ул. – Әти назын әнидән, дәү әти һәм дәү әнидән алдым, – дип башлады ул сүзен. – Укыган чагымда “синең әтиең юк” дип көләләр иде. Ничек авыр булганын үзем генә беләм. Күргәнем булмады түгел, күрдем аны. Миңа ничә яшь булгандыр, кызыл “Жигули” белән кайтты бер тапкыр. Күчтәнәчкә дип миңа лимонад алган. Йоклаган чагым иде. Уянып китсәм, янымда әти ята. Куркып, читенсенеп киттем. Күпме күрми торгач, бизелгән инде. Икенче көнне классташлар белән пикникка барасы идек. Әти, Казанга гына барып кайтам да, синең янда калам, дип ялганына ышандырды. Мин инде куана-куана табигать кочагына киттем. Әй, сөйлим партадаш кызга сөенечемне. Әти кайта, имеш...
***
Язманы тулысынча газетабызның пәнҗешәмбе көнне чыгачак, яңа саныннан укый алачаксыз.
“Укыган чагымда “синең әтиең юк” дип көләләр иде...”
17 Ноябрь 2020 1052

Әти-әнисе аерылышу аркасында яшьли әтисез үсүче балалар күп. Андыйлардан: “Әни безгә әти дә, әни дә булды”, – дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Ләкин никадәр генә тырышса да, хатын-кыз ир-ат энергиясен балага бирә алмый, ди психологлар. Шулай да балаларның көн саен ызгыш-талаш карап, яки мәхәббәтсез гаиләдә үсүләренә караганда, әти белән әнинең аерылуы яхшырак дигән фикердә алар.
***
Язманы тулысынча газетабызның пәнҗешәмбе көнне чыгачак, яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС
Автор: Нәзилә Хуҗина