Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Уку елы башлануга ук балагыздан нәтиҗә таләп итмәгез”

31 Август 2020 319
Баланы мәктәпкә ничек әзерләргә? Бу турыда психолог Рамилә КАСЫЙМОВА белән сөйләштек.
– Укырга керүче бала беренче чиратта нәрсәләр белергә тиеш?

– Баланы 1 сентябрьгә әзерләү алдагы елның көзеннән үк башлана. Мәктәптә оештырылган әзерлек курсларына йөрегез. Ул балага мәктәп шартларына, укытучыга ияләнергә ярдәм итә. Аралашырга, дуслашырга, танышырга өйрәтә. Хәзер 1 класска баручы балаларга таләпләр югары: укый белүен, санавын, беренчел математик күнекмәләр эшләвен, сөйләм теленең үсешен, логика, хәтернең тиешле дәрәҗәдә булуын тикшерәләр.

– 1 сыйныфка баручы балаларның ата-аналары, гадәттә, нык борчыла...

– Иң беренче киңәш: балагызны башкалар белән чагыштырмагыз, уку елы башлану белән ниндидер нәтиҗәләр таләп итмәгез. Мәктәпкә ияләнү чоры 3 атнадан алып 8 айга кадәр дәвам итә. Бу вакытта баланың йокы режимы, аппетиты, кәефе үзгәрергә мөмкин. Баланы мәктәптән алгач, хис-кичерешләрен уртаклашыгыз, ләкин “ничек җавап бирдең?”, “нәрсә әйттеләр?” дигән сораудан башламагыз. Әгәр сөйлисе килми икән, таләп итмәгез, бераздан ачылып китеп, үзе сөйләр.
Башлангыч класста укытучы фикере бала өчен мөһим. Бу һич кенә дә әти-әни авторитетына куркыныч яный дигән сүз түгел. Киресенчә, укытучы – дөрес бәяли белүче кеше, чөнки без, әти-әниләр, балабызны артык нык ярату аркасында күп әйберне күрмибез. Өйдә, гаиләдә бала яныгызда булганда укытучы фикерен шик астына куймагыз, аны кимсетеп күрсәтмәгез.

– Хәзер баланы укырга кертү бик кыйммәт­кә төшә. Ата-ана балам кимсенмәсен дип бөтен нәрсәне алырга тырыша. Бу дөресме?

– Баланы мәктәпкә җыю арзан түгел, билгеле. Әмма кирәк әйберне генә алырга кирәк. Хәзер ялтыравык, балаларның игътибарын җәлеп итә торган әйберләр күп. Иң мөһиме: балаларга дәфтәр, ручканың язарга кирәк икәнен аңлатырга кирәк, тышындагы рәсемен карап утырырга түгел. Кыйммәтле булу – әйбәт әйбер дигән сүз түгел. Уңайлы, файдалы, җайлы әйберләр алыгыз. Кечкенәдән үк баланы кимсенмәскә өйрәтегез. Һәркемнең үз тормышы, үз мөмкинлекләре. Мәктәп – ул подиум түгел. Иң мөһиме – чиста, пөхтә, зәвыклы итеп киенә белергә өйрәтегез.
  
– Бер ана: “Улым мәктәпкә барырга курка”, – дип язды. Бу очракта нишләргә?

– Нигә сез баланы курка дип уйлыйсыз?! Гомумән, балалар тумыштан бернидән дә курыкмый. Без, олылар, ниндидер образлар белән аларның башын тутырабыз. Аннан бала караңгыдан курка (“анда бит убырлы карчык яисә җен утыра”), мәктәпкә барудан курка (“икеле” куялар”, “укытучы орыша”, “башка малайлар көлә”), ишегалдында башка балалар белән әнисез уйнамый (“сугыша башласа?”) дип шикләнә башлыйбыз. Үзегезнең куркуларыгызны балагызга күчермәгез. Балагызның төп яклаучысы да, сердәше дә, дус­ты да – сез. Никадәр үзегез тыныч булсагыз, балагыз шулкадәр тыныч булыр. Иң мөһиме – вакытны дөрес бүләргә өйрәнегез: алданрак уятып, елмаеп, ашатып, вакытында чыгып китегез. Йолкып торгызып, җилтерәтеп, кычкырып, иртәдән балагызны киеренкелеккә китермәгез.

– 1 сентябрьдә әтисе дә, әнисе дә баласын мәктәп­кә озатырга тиешме? Бу көнне онытылмаслык итү мөһимме?

– 1 класска барганда, әлбәттә, бала янында булу кирәк. Ниндидер зур шау-шу куптару кирәк­ми, әмма бу көнне балагыз өчен үзенчәлекле, матур итәсегез килсә, гаилә белән бергә булыгыз.

– Ата-ана баланың дәресен хәзерләшергә тиешме?

– Әлбәттә. Беренче чорда өйгә бирелгән эшләрне бала дөрес, вакытында үтәргә өйрәнсен.

– Сыйныфташлары белән уртак тел тапсын өчен ата-ана ни эшли ала?

– Бала өчен нәрсәдер эшләргә кирәкми. Гомер буе кулыннан тотып йөри алмыйсыз бит инде. Бала күп әйберне әти-әнисеннән өйрәнә. Сезнең дусларыгыз, хезмәттәшләрегез белән ничек аралашуыгызны күзәтә. Бала – әти-әнисенең көзгесе.

– Артык актив балалар белән ничегрәк? Аларның әти-әниләренә нинди киңәшләр бирер идегез?

– Спорт түгәрәгенә бирергә була. Бассейнда йөзү нерв системасын тынычландыра. Әти-әни исә бу баланы артык актив түгел, ә нинди бар, шундый итеп кабул итәргә тиеш. Ул башка балаларга караганда – актив, ә сезнең өчен киресенчә, башка балалар сезнекенә караганда артык акрын булсын. Сезнең балагыз сезнең өчен – норма, димәк, нәселегездә шундый кеше бар.

– Бала ничәнче класска күчкәнче ата-ана аның белән 1 сентябрьгә барырга тиеш?

– Бала никадәр тели – шуның кадәр. Кайберсе өчен 11 класска кадәр бәйрәм вакытында әти-әнисенең янәшә булуы мөһим. Ә психология күзлегеннән карасаң, яшүсмер чоры башлану белән (11-15 яшьләр аралыгында) балалар өчен әти-әни авторитет булудан туктый, яшьтәшләр фикере өстенлек ала. Шуңа да бу чорда балагызга артык басым ясамагыз. Кинәт күп ирек бирмәсәгез дә, аның олы булу теләген хөрмәт итегез.

Әңгәмә "Акчарлак" азетасының архив саннарыннан алынды, 30 август 2018 № 34
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Ноябрь 2020 11:58 2649
30 Ноябрь 2020 10:35 2057
3 Ноябрь 2020 13:21 1911
16 Ноябрь 2020 09:59 1511
ӨСКӘ