Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Украина – Симетбаш, проблемага чумган баш...

2 Июль 2015 1642
Украинадагы хәлләр берәүне дә битараф калдырмады. Инде кайчаннан бирле бөтен дөнья халкы, телевизор экраннарына текәлеп, андагы сугышны күзәтә. Борчыла, аптырый...
Алай гына да түгел, Украинада яшәгән халык күпләп Россиягә, Татарстанга кайта. Кайтуын кайталар, ләкин аларның барысын да кочак җәеп каршы алалармы соң? Алар арасында Украинаның төп халкыннан тыш, безнең төбәкләрдә туып-үсүчеләр дә бар. Кайчандыр бәхет эзләп читкә чыгып китүчеләр инде бүген картлык көннәрендә туган нигезләренә әйләнеп кайтканнар. Шуннан ни булган дисезме?..

Хәзер мин сезне Арча районының Симетбаш авылында дөньяга аваз салып, 55 ел Украинада яшәгәннән соң Симетбашка кайткан, әмма документлары кулында булмау сәбәпле, “вид на жительство”, пенсия ала алмый каңгырап йөрүче Лавринова Талия Гәрәй кызының язмышы, бүгенге көндәге яшәеше, проблемалары белән таныштырам. Талия апаның авыр хәлдә калуына битараф булмаган авылдашлары шалтыратып, бездән ярдәм сорады.

Украинада узган гомер

Шунысы бераз күңелгә тынычлык өсти: Талия апаның баш өстендә түбәсе бар. Туган нигезенә, абыйсы Таһир янына узган елның июнь аенда кайтып урнашкан ул. Шуннан бирле беркайдан бер тиен акча алганы юк икән. Дөрес, күршеләре, авылдашлары кулларыннан килгәнчә ярдәм итә. Таһир абый да инде егет түгел – 87 яшен тутырган. Апасы да исән-сау.

Талия апа үзе 1941 елда туган. Әтиләре сугышка киткәндә әни­ләренә өч бала калганнар. Талия – төпчеге.     

– Мин туганда Таһир абыйга 13 яшь була, – дип сөйли Талия апа. – Ул шушы яшеннән грузчик булып эш­ләгән. Ат белән Арчага ашлык ташыганнар. Бу хакта миңа күрше абый менә болай сөйләде: “Эшләгән өчен бераз икмәк бирәләр иде. Без шуны атка утыру белән ашап бетерәбез, ә Таһир аз гына авыз итә дә, кесәсенә салып куя. Чөнки син “абый Арчинга китте, Арчин ипие ашыйсы килә” дип, капка төбендә аны көтеп утыра идең”. Шулай итеп, мине ашатып үстергән ул. Әтиебез Гәрәй тоткынлыкка эләккән булган. Аннан исән-имин кайтты ул. Ләкин кайтуга төрмәгә алып киттеләр.   

Талия мәктәптә начар укымый. Башта Симетбашта дүрт сыйныф укый, аннан белемен Кышкарда дәвам итә, ә инде мәктәпне Кырлайда тәмамлый. “Кырлайга килгәч, укуым кинәт начарланды”, – ди ул.    

Әллә кызның менә шуннан соң кәефе төшә, әллә инде бүтән укыйсы килми, кунакка кайткан туганнарына ияреп, 1959 елда Украинаның Донбасс шәһәренә китеп бара ул. Үзе әйтмешли, аңышмыйча да китеп бара. Бу вакытларда Донбасс ярты миллионлап кеше яши торган шәһәр була. Авыр еллар. Эшсезлек. Сугыш елларында тәмам беткән шәһәрне торгызу өчен солдатларны эшелоннары белән Донбасска җибәрәләр. 1959 елда да хәлләр мактанырлык булмый. Талия ярты гомерен эш эзләп уздыра. Бәхет елмая тагын үзенә: кулинария кибетенә идән юуучы булып урнаша.    

– Авыл кызы бит инде. Буялмаган идәнне ялан тәпи килеш салкын су белән юам. Нәтиҗәсе озак көттермәде: ангина белән авырдым һәм өзлектем. Аяк-кулларым шеште, башта йөри дә алмадым, соңыннан аксый башладым. Бер еллап шулай йөрдем әле, “аксак Талия” дигән кушамат та тактылар, – ди ул. 

Яшь организм үзенекен итә, кыз кабат каты басып йөрергә керешә. Тора-бара аны ялга киткән сатучылар урынына да куя башлыйлар. Менә шунда кызның башына “укырга кирәк икән” дигән фикер килә. Шунысы кызык: укырга керү өчен Казанга кайта ул. Бу вакытта аның әти-әнисе исән була әле. Язмышында шулай язылгандыр инде: хыялы тормышка ашмый һәм Талия кабат Украинага китеп бара.    

– Донецк шәһәрендәге тех­ни­кум­ның кичке бүлегенә укырга кердем. Көндез идән юам, кичке якта белем алам. Техникумны “яхшы” билгеләренә генә тәмамладым. Башта пешекче, аннан шеф-повар булдым. 80 кеше эшли торган ашханәдә хезмәт куйдым. Хәтерем әйбәт иде, 400 битле рецептлар китабын яттан белдем. Эшемдә уңышларга ирештем, яраттылар, хөрмәт иттеләр, – ди Талия апа. 

Начар яшәми ул Украинада. Иван атлы Орел егетенә кияүгә чыга, ике уллары туа. Иван бик тә әйбәт ир, әти була. Талия апа: “Монда кайткач, ир белән хатын мөнәсәбәтләре турында әллә ниләр ишетеп исем китте, Иванның миңа тырнак белән чирткәне, начар сүз белән рәнҗеткәне булмады”, – ди. Ире белән 37 ел бергә гомер кичерә алар. Ни кызганыч, бер улларының гына гомере иртә өзелә. 42 яшендә йөрәк өянәгеннән үлеп китә ул.   

– Без Макеевкада яшәдек, ул Донецкига терәлеп үк тора диярлек. Ике арада троллейбуслар йөри. Башта ирем бер фатир алды, аннан аңа туганнары фатирларын васыять итеп калдырдылар. Икенчесенә түләмәс өчен “фиктивный” аерылыштык, – ди Талия апа.    

Кыскасы, Лавриновлар 1966 елда өйләнешәләр һәм 2000 елда махсус аерылышалар. Иван гомере буе тимер кою цехында эшләгән, Талия апа әйтүенчә, анда хезмәт куючылар озак яшәми. Иван да моңа дәлил, ул 62 яшендә инсульттан үлеп китә. Тора-бара Талия апа бер фатирын сата, бөтен барлыгын улына, аның гаиләсенә һәм оныкларына багышлый. Алда әйткәнемчә, эшендә уңышлар казана, җитештерү бүлеге башлыгы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Тикшерүләр бик тә каты булган заманда да аның хезмәтеннән бер гаеп, бер кыек җир таба алмыйлар. Һәм менә шушы хезмәтләре, тырышлыклары өчен Украина акчасы белән 1200 гривень пенсия ала. Безнеңчә 4 мең ярым сум була ул. Ләкин шушы акчадан да колак каккан инде Талия апа. Чөнки аңа улы Александр узган ел тиз арада Татарстанга кайтып китәргә киңәш итә. “Зур чуалышлар булачак икән” ди ул. Хәер, Украинада да пенсионерларның хәле утырып еларлык, аларның да акча күргәне юк. Дөрес, кайбер төбәкләрдә Россия акчасы белән 2 мең сум күләмендә пенсия бирә башлаганнар. Әмма бу һәркемгә дә тәтемәскә мөмкин. 

– Әле хәзер дә пенсия алулар җайга салынмаган. Мәсәлән, Донецкида торган халыкка Көнбатышка чыгарга кирәк. Чыккач, каядыр урнашырга. Янәсе, мин шул якта яшим. Кыскасы, пенсияне шунда урнаштыру өчен дә урам буе чират торырга кирәк икән, – ди Талия апа.

Өстәвенә, күпме документ җыясы! Ә Талия апага Украинага барырга кирәк. Әмма хәзер аның өчен юллар ябылган инде...

“Мин кемгә кирәк хәзер?”

Улы Александрның кисәтүеннән соң тиз генә юлга җыена ул.

– Вокзалларга һөҗүм башланса да, ул вакытта билет алырга була иде әле. Донецкидан утырып киттем. Бер генә билет калган иде, анысы да өстәге киштәдә, поездның йөрү графиклары бозылган иде инде. Әллә кайлардан әйләнә-әйләнә төн уртасында гына чикне уздык. Россия таможнясын үткәнне тыныч кына сөйли дә алмыйм, чөнки бар халык шатлыктан елый башлады, югыйсә, юл буе бер сүз дә сөйләшмәдек, – ди әңгәмәдәшем.

Әйе, моннан бер ел элек Таһир абыйсының ишеген шакый ул. Шуңа игътибар итегез, Талия апа кунакка кайта. Шуңа күрә, документларын да үзе белән алып тормый. Украинада алтын бәһасенә торган “Хезмәт ветераны” таныклыгын, паспортын һәм туу турындагы таныклыгын гына кесәсенә салып куя. Янәсе, өч ай Арчада яши дә, кабат Украинага кайтып китә. Закон да өч ай гына рөхсәт итә...

– Калырга дип кайтмадым. Шул­кадәр көчле сугыш башланыр дигән уй башыма да килмәде. Әле күптән түгел күршеләремә шалтыраттым, анда ачлык икән. Подвалда качып яшиләр. Йокларга ятканда иртәгә уяначаклармы, юкмы, анысын да белмиләр. Инде балалар нинди коралдан атканнарын тәгаен аера башлаган. Мин Арчага кайтып киткәч, улым гаиләсе белән минем фатирга күченгән. Киленем Наташа: “Әни, синең бөтен запасларыңны, консервларыңны ашап бетердек” , – дип хәбәр бирде. Аннан, мин кайта торган юлларда сугыш бара, тимер юллар юк инде, Россия самолетларын кертмиләр. Бөтен җирдә блокада, – ди Талия апа.


Менә шуңа күрә, улын, аның гаи­ләсен, дусларын ничек кенә сагынса да, Симетбашта вакытлыча прописка­га, ә ул өч елга бирелә, керергә карар кыла.

– Документлар артыннан йөри башладык. Медосмотр үтү өчен дә 1700 сум акча кирәк икән. Аны Казанда уздык. Кайтып төшүгә Арчаның социаль яклау бүлегенә барырга куштылар. Янәсе, анда минем кебекләргә 5 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтәләр икән. Ничек шатланганыбызны белсәгез! Тагын документлар җыя башладык. Төгәлрәге, паспортка кызыл пичәт суктырырга кирәк иде, бу – вакытлыча прописка дигәнне аңлата. Аны ясатканчы күпме гомер узды. Әле тегесе, әле монысы отпускада... Барсак, “без аны берничә кешегә генә бирдек, мондый төр ярдәм Татарстанда каралмаган” диделәр. Соңыннан “вид на жительство” алырга булдык. Аны алу өчен Татарстанда алты ай яшәргә кирәк икән. 2015 елның 14 маенда ярты ел да булып куйды. Кабат документлар җыярга куштылар. Язылышу турында таныклык, пенсия һәм хезмәт кенәгәләре кирәк, ә алар Украинада ук калды. Улым күчермәләрен җибәрде, күчермәләр ярыймы-юкмы, белмим. Нотариус аларны расламас инде. Әле кабат медосмотр үтәргә туры киләчәк, бу тагын 1 мең 700 сум дигән сүз. Мин аны каян алыйм? Булган запасларны да улыма калдырып кайттым, – ди Талия апа.

Шулай итеп, “вид на жительство” алу өчен иң беренче чиратта язылышу турындагы таныклык кирәк. Ул Украинада, улы күчермәсен дә җибәрә алмаган, ә хәзер элемтә юк икән. Талия апа нишләргә дә белми. “Паспортка мөһер сугылган бит, шул гына ярамый микәнни соң?” дип өзгәләнә. 

– Донецк искитмәле матур шәһәр, аны шулай бомбага тотып юкка чыгарырлар дигән уй башыма да килмәде. Миңа хәзер нишләргә? Украинадагы хәлләр һәркемгә дә мәгълүм бит, бәлки миңа документларның күчермәсе, паспорттагы мөһер белән “вид на жительство” бирерләр. Абый 90га җитеп килә, апама да 85 яшь. Шулар өстендә яшим. Алар гына исән булсын, Ходайдан шуны сорыйм. Бер урында 40 ел эшләп илсез, йортсыз, ялгыз калдым. Үземә дә 74 яшь. Балалар шалтыратып: “Кайтырга мөмкинлек туса да, 2 мең сум пенсиягә ничек яшәрсең? Кайтма дисәң, үпкәләрсең”, – диделәр. Кайтырга да куркыта. Ату тавышларын кабат йөрәгем күтәрә алмас. Аннары, монда туган кешегә бер ел эчендә гражданлык бирәләр икән дип ишеттем, – дип өзгәләнә Талия апа.

Соңгы сүз

Дөрес ишеткәнсез, Талия апа. Әмма аның өчен документларның тәртиптә һәм кулыгызда булуы шарт. Украинадагы хәлләрнең катлаулыгын аңласалар да, миграция хезмәте бүлегендә утыручылар барыбер сездән кирәкле документларны таләп итәчәк. Чөнки алларында документлар исемлеге, астына сыза-сыза шуларны тикшерәчәкләр. Моның өчен хезмәткәрләрне гаепләргә дә кирәкмидер, чөнки бу законны алар уйлап тапмаган.
  

Ә Талия апага нишләргә соң? Хәзер ачка үлсенме ул? Әле шуны әйтергә онытып торам: ул инде Украинага кайтып та яши алмый, чөнки Татарстанның Арча районында пропискада, кайткан очракта да өч ай гына тора алачак. Закон шулай куша!

Арча районының миграция хез­мәтендә утыручылар белән дә тиз генә уртак тел табып булмады, тиз генә җавап бирергә ашкынып тормыйлар. Аптырап та куярсың, билләһи. Мин бит Талия апага ярдәм итүнең нинди юллары бар икәнен генә белергә теләгән идем. Аннан, алар биргән мәгълүматны үз мәнфәгатьләребездә кулланырга да җыенмыйбыз. Иманым камил, Талия апа хәлендә калганнар республика буйлап саный китсәң, күптер ул...

Кыскасы, хәзер Талия апа проблемасы буенча сөйлә­шүләр алып барабыз. Аның чишелешен киләсе саннарның берсендә укырсыз.
                                                                                                                             

Эльмира ФЛҮН
Казан – Арча – Казан

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
8 Февраль 2021 09:43 1306
1 Февраль 2021 09:26 1151
3 Февраль 2021 09:38 731
ӨСКӘ