Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Уенчыклардан башка яши алмыйм”

5 Июнь 2019 1013
Чүпрәле районы Шланга авылы кызы, 22 яшьлек Раилә Сатдинованы күпләргә үрнәк итеп куярлык. “Инвалид булсам да, иркен яшим”, – ди ул. Бу чыннан да шулай! Күп кенә конкурсларда алдынгы урыннар алучы, академик ишү буенча спорт остасына кандидат булган Раилә тагын бер һөнәр үзләштергән – ул балалар өчен уенчыклар бәйләп сата.
– Авылда яшисеңме? 

– Әйе. Шәһәргә китәсем килә. Быел читтән торып Социаль һәм гуманитар белем бирү институтын тәмамладым.

– Кая эшкә урнашырга уйлый­сың?

– Үз җаема, өйдә генә эшләр идем. Менә шушы уенчыкларны бәйләр идем, мәсәлән. Тагын бер хыялым – маникюр остасы булу.

– Шушы ике елда ничә уенчык тудырдың икән?

– Вагын, эресен санасаң, 70кә якындыр. Өйдә булганда көннәр буе утырам. Көнем бәйләмичә үтсә, бушка узган кебек тоела.

– Сатып алучылар күпме соң?

– Төрлечә. Әлегә бәй­ләнгән уенчыклар китеп тора, 1-2 курчак кына бар. Яңалары туып тора.

– Ә бәяләре ничек?

* * *

Әңгәмәне "Акчарлак" газетасының 22 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1403
ӨСКӘ