Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Уен автоматлары: игромания чире бетмәде

14 Декабрь 2016 1088
Уен автоматларының халык өчен нинди олы афәткә әверелүен һәммәбез дә хәтерли. Моннан 10-15 еллар элек эчкечелек, наркоманлык белән беррәттән игромания дигән чир дә пәйда булды хәтта. Ниһаять, соңрак законнар чыкты – 2009 елда казино, уен салоннары ябылды, “беркуллы бандитлар” исемле автоматлар юкка чыкты. Махсус уен зоналары бары тик Алтай, Краснодар, Приморье крайларында һәм Калининград өлкәсендә генә калды. Ул чорда әлеге исемлеккә безнең Кама Аланы бистәсен дә кертергә тырышучылар булды, әмма бәхеткә, бу фикер Мәскәүдә яклау тапмады.
P.S. Бу турыда тулырак "Акчарлак" газетасының 15 декабрь көнне чыгачак 50нче санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Наил Вахитов

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
18 Май 2020 10:04 1934
11 Май 2020 10:05 1733
ӨСКӘ