Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Убырлы карчык өендә – почта бүлекчәсе

29 Ноябрь 2013 1145
Газетабызда (№ 43, 24 октябрь) поч-та хезмәте турындагы язмам басылып чыккач, һәр районнан берәр шалтырату кабул иткәнмендер, мөгаен! Берләре һаман да шул – хезмәт хакыннан зарлана, икенчеләре – товар сату буенча бирелгән планга, әбунәчеләрнең азлыгына сукрана, өченчеләрен юл йөрү борчый.
Нигездә, болар – поч-тада бер көн тормаслык булып туйган авыл почтальоннары. Ә менә Казан хат ташучылары почтага ябышып ятарга әзер кебек тоелды миңа. Ник дигәндә, Авиатөзелеш районы Шатурская урамында урнашкан 47нче санлы почта бүлегеннән дә шалтыраткач, шундый фикергә килдем. Шулай булмаса, начар шартларга түзеп хезмәт куймаслар иде. Әнә, “Бинабыз иске, бәдрәф урамда, түшәмнән су ага” дип зарларын сөйләделәр, килеп, күреп китәргә дип үзләренә дәштеләр.

Почта бүлекчәсенең кай тирәдә урнашуын сорашкач, урам җыештыручы ханым: “Без урамны да начар һава шартларында җыештырмыйбыз, ә алар зур сумкаларын асып, фәлән чакрым йөрергә мәҗбүрләр. Акчасы да тиен генә бугай аның. Әле сез безнең тирәдәге хуҗасыз этләрне күрсәгез!” – дип, хат ташучыларны чын күңелдән кызгануын белдерде. Без, гадәттә, әлеге һөнәр ияләрен жәллибез, баксаң, алар үзләре хат ташучыларны кызгана икән бит! Урам себерүче почта бинасының тышкы кыяфәтен аңлатканда, күз алдыма убырлы карчык өе килеп басты.

Дөрестән дә, уйлаганнарым чынбырлыкка якын булып чыкты. “Почта России” дип язып куелмаган булса, “бу нинди яраксыз склад икән?” – дип, узып киткән булыр идем.

Җимерелергә торган бер катлы бина каршында мине бер хат ташучы каршы алды. Арткы яктан күңелсез генә шыгырдаган ишекне ачып, эчкә үттек. Чолан кебек җирдә газ плитәсе тора, дивардагы кадакларга өс киемнәре эленгән. Мондый “өй”дә безнең авылда көтүчеләр генә тора иде. Исе дә шул ук хәтта. Авыл йортларындагы кебек биек бусага аркылы икенче бүлмәгә үттек. Бу кечкенә бүлмә хат ташучыларныкы икән инде. Әлеге почта бүлегендә ун почтальон эшли. Һәрберсенә 15-20шәр урам тия. Эш күләменә карап, хезмәт хаклары да 7-10 мең сум тирәсендә тирбәлә. Эшләреннән артык арынмыйча гына, зарларын уртаклаша башладылар.

– Су да юк иде монда. Шешәләргә тутырып, үзебез белән алып килә идек. Күптән түгел көйләделәр. Хәзер бераз булса да тамып тора. Кышын катып үләрлек салкын. Яңгырда, буранда юешләнеп кайткач, киемнәрне киптерер урын да, алмаш өс киемнәрен эләргә шкаф та юк, – дип, эчендәгеләрне бушата башлаганда, бүлмәгә бер ханым кереп, минем аның рөхсәтеннән башка хат ташучылар белән сөйләшергә хакым юклыгын исбатларга кереште. Нишләп хакым булмасын! Миңа зарландылар, чакырдылар, килдем. Үзен нәчәлник урынбасары дип таныштырган ханым ризамы, юкмы, мәсьәләгә ачыклык кертергә туры киләчәк!

– Бернинди мәгълүмат бирмибез. Моның өчен миңа эләгә бит! Идарәдән бер сүз дә әйтмәскә кушылды, – диде 47нче санлы почта бүлегенең башлык урынбасары Татьяна Борисовна. Шул арада үзе кемгәдер телефоннан шалтыраткан булып маташты, әмма телефонны алучы булмады булса кирәк. – Кызлар, мин сезнең белән шундый ук шартларда эшлим. Миңа бернәрсә дә сөйләмәскә кушылган икән, нигә миннән башка эшлисез?

Шул вакытта моңа кадәр сүзгә кушылмыйчарак утырган яшьрәк хат ташучылар да: “Крепостной хокук заманында яшәмибез ләбаса!” – дип әйтеп куйды.

Телефон аша “зарларыбыз күп” дисәләр дә, теге ханым кергәч, авызларына су кабарга мәҗбүр булды хат ташучылар.

– Берүк исемнәребезне яза күрмәгез. Акчасы акмаса да тама, мин үзем пенсиядә, әмма пенсия акчасы түләүләргә китеп бара”, – диде шыпырт кына бер ханым.

– Ялгыз балалар үстерәм, көндез генә эштә булгач, балаларны озатырга, каршы алырга бик җайлы. Эштән куылудан куркам, – дип аңа икенчесе кушылды. Әнә, кайчандыр бер хезмәттәшләре почта эше турында язып чыккан булган, хәйран эләккән үзенә!

Кыскасы, бинаның искелегеннән, начар шартлардан зарлансалар да, урындыкларына чытырдап ябышып, эштән кумасыннар өчен хәлдән тайганчы план үтәп, ут йотып яшәргә мәҗбүр әлеге хат ташучылар.

Менә шулай чакырылып та чакырылмаган кунак булдым мин. Әмма эшем вакыйга урынын барып күрү генә түгел, мәсьәләне чишәргә булышу бит. Бина чыннан да бик начар, 47нче санлы почта бүлекчәсе хезмәткәрләре яңа куышка өметләнә аламы? Шул сорауга җавап эзләп, ФГУП “Почта России” ның филиалы УФПС “Татарстан Почтасы”ның Казан поч-тамты башлыгы Ландыш Флүр кызы Бәдретдиновага хат юлладым. Мөлкәт белән идарә итү башлыгы Резеда Мөсалих кызы Гаффаровадан мондый эчтәлектәге хат килеп төште:

“Бу мәсьәлә белән без яхшы таныш. Бүгенге көндә яңа бина проекты төзелде, раслау алдында тора. 2014 елда иске почта бинасы сүтелеп, шул ук урынга яңа кирпеч бина төзеләчәк”.

“Әйткән сүз – аткан ук” диләр. Киләсе ел бусага төбендә генә. Җитәкчеләр сүзенә ышанып, көтеп карыйк, почта хезмәткәрләре тиздән җылы, якты бүлекчәдә эшләр дип өметләник.

• Бүгенге көндә УФПС “Татарстан почтасы”нда 8,6 мең кеше эшли.
• 43% хезмәткәр 40 яшьләр чамасында.
• 14,6% хезмәткәр – югары белемле, 26,5%ы – урта һөнәри белемгә ия.
• Казан элемтә техникумы озак еллар почта операторлары әзерли.
• 2012 елда 8556 почта белгече квалификация һәм белем күтәрү курслары узган, яңа эшкә килгән 166 хезмәткәр һөнәри белем алган.
                                                                                           
Чулпан ШАКИРОВА
      

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ