Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Убыр

13 Февраль 2019 2161
(авылдашым сөйләгәннәрдән)
Килен булып төшкәч, яңа җирдә яңа тормыш корып җибәрүе, чит кешеләрнең яшәү рәвешенә ияләнеп китүе җиңелдән булмады аңа. Ләкин кеше башыннан үткән тормыш мәшәкатьләре алдында гына баш иеп, сынып-сыгылып төшә торганнардан түгел иде шул ул. Тәмле телле, якты чырайлы киленне күрше-күлән тиз арада үз итте, яңа ахирәтләр, дус-ишләр табылды.

Тик Әминәнең күңеле тыныч түгел иде. Яңа нигездә аның бер генә көне дә тыныч үтмәде. Төннәрен дә әле саташып, әле бастырылып, тыны кысылып, шыбыр суга батып уяна иде. Югыйсә, яту белән изрәп йокыга китә, матур төшләр керә! Имеш, яшел болында шаулап утырган яшь агачлар арасында иптәш кызлары белән җиләк җыялар, тәкыялар үреп кияләр. Кояш нурларында коенып су керәләр. Кинәт шул иптәш кызлары буа башлый, суга батыра һәм бөтен күркәмлек җан өшеткеч саташуга әверелә. Алга таба бу хәлләрнең мәхшәргә әйләнәчәген белми иде әле Әминә.

Рәхәттә яшисеңме, михнәттәме, вакыт барыбер уза. Йокысыз куркыныч төннәр, тавык та чүпләп бетерә алмаслык эш белән тулы көннәр бер-берсен алыштыра торды. Атналар, айлар үтте. Әминә ир бала тапты, әтисе Галинурга аваздаш булсын дип аңа Газинур исеме куштылар.

Оныгына бер ай чамасы тулганда, каенанасы кызына кунакка китте. Бәйрәм көннәре булганлыктан, авыл клубында концерт оештырдылар. Галинур да тамашадан читтә калырга теләмичә, клубка чыгарга җыенды. Яшь хатынга бу, әлбәттә, ошамады. Ул ялгызы бала карап ятсын, ә ире яшь егеттәй кәеф-сафа корып йөрсен! Үзен урлап алып кайткан иренә күңеленнән бик рәнҗеде Әминә. Яратышып йөргән кешесеннән аерып, үз итте бит аны Галинуры.

Мине ялгызымны калдырып йөрердәй булгач, нигә өйләндең соң? Менә улыбыз үскәч, икәү бергә йөрербез, ялгызымны гына калдырып чыгып китмә инде, – дип үтенсә дә, ире Әминәнең сүзенә колак салмады, ишекне шапылдатып чыгып китте.
Эшсез утыруны өнәмәгән Әминә Газинурын ашатып, юындырып бишеккә салды да, савыт-сабаларны җыештырып куярга аралыкка кереп китте. Су әзерләгән арада кинәт улы калган түр бүлмәдән “чык” иткән тавыш ишетелде. Кулындагы чынаягын кая куйганын да абайламый, бүлмәгә атылып чыкса, Газинуры юк!

Өй түрендә ястыкта яткан бер айлык бала юкка чыккан! Куркуыннан тәннәре чемердәгән хатын кая барырга, ни эшләргә белми торган арада карашы белән бүлмәне барлап чыкты. Күргәннәренә адәм баласы ышанмаслык хәл! Ниндидер көч баланы почмактагы он савытына кап­ландырып салып куйган. Сулышына он капланган сабый шунда тончыгып ята. Куркуыннан шашар дәрәҗәгә җиткән Әминә улын савыттан йолкып алганын, калтыраган куллары белән сабыеның авыз-борыннарына тыгылган онны савыт-саба юарга әзерләгән суда юганын төшләрендә кабат мең кат күреп уяначак әле. Еларлык та рәте калмаган хатын куркуыннан сүз әйтә алмаслык дәрәҗәдә иде Галинур кайтып кергәндә. Булган хәлләрне, иренә көч-хәл белән иҗекләп, тотлыга-тотлыга аңлатты ул.

– Җүләрләнмә, синең балаңа кем тисен? Үзең салгансыңдыр... – димәсенме, тамашадан бик тиз әйләнеп кайткан кырыс ир. Әминә телсез калды. “Йә, Ходаем, мине үз баламны үтерүдә гаепләп төрмәгә җибәрерләр иде. Нәсел ыруыбызга “кеше үтерүчеләр” исеме тагып, көн күрсәтмәсләр иде”, – дип уйлый-уйлый, төне буе елап чыкты ул.

Баштарак: “Сиңа гына тияләр”, – дип Әминәгә ышанмасалар да, тора-бара каенанасы да, Галинуры да йорт җирләренең тыныч түгеллегенә инандылар. Гаилә тынычлыгын бозучы явыз көчкә “Теге нәрсә” дигән исем дә тактылар. Ә “Теге нәрсә” Әминәне кыерсытуын дәвам итте: әле тап-такыр җирдә төртеп екты, әле баскычтан бәреп төшерде. Яккан миченең ялкынын бишмәтенә салып яндырып та карады, өстәлгә алып куйган кайнар ашлы казанны да яшь хатынның өстенә капландырды.
Ә вакыт әкрен генә акты да акты, гаиләнең бәхетен тулыландырып икенче уллары Разинур дөньяга килде. Шулай бервакыт Әминә Газинурына: “Син, улым, дәү инде, бәбине кара, яме. Тавышланып уйнама, йокысыннан уянмасын”, – диде дә, малларны ашатырга чыгып китте. Каенанасы да ишегалдында кайнаша иде. Чәрелдәп кычкырган бала тавышы ишетеп, өйгә керсәләр “аһ” иттеләр. Бишек идәнгә төшкән, бала әйберләре чәчелгән, Разинур юк. Тавышы ишетелә, үзе юк. Каенанасы: “Галинур кайтса, үтерә бит безне, киленкәем, кая куйды икән “Теге нәрсә” баланы?” – дип елый, җитмәсә. Эзли торгач, баланы мич астыннан таптылар.
Яңа йорт салу эшләрен Галинур мөмкин кадәр кызурак тотарга тырышты.
Хатынының җәфа чигеп яшәве аны нык борчыды. Балалары өчен дә курыкты ул.
Эш арасында вакыт дигәннәре тиз үтә икән. Йорт-җирләрне җиткереп, яңа нигездә һәркемгә дә хас мәшәкатьләр белән яшәп ятканга да вакыт үтте. Иске йортларын сүттеләр, әмма Әминә соңгы ике ниргәне алдыртмады. Морҗаны да төбенә кадәр сүтәргә ирек бирмәде:

– Зинһар, калдырыгыз, “Теге нәр­сә” ияреп кайта күрмәсен, – дип үтенде. Күршеләрендәге ялгыз карчыкның шул ниргәләрне кисеп ташыганын күргәч тә:

– Мөнҗияттәй, калдырсана! Шайтаны ияреп өеңә кайтыр ич, һич тынгы күрсәтмәс бит, – дип каршысына чыкты Әминә.

– Әй, кызым, минем колагым ишетми бит, күзләрем дә начар күрә, нишләтсен ул мине! Мичкә ягарга утын булса, миңа барыбер, – дип Мөнҗияттәй үзенекен итте. Күп тә үтмәде, карчык өенә кергән ике кыздан зарлана башлады. Яткан җиреннән төртеп төшерәләр, ашаган ризыгын авызыннан тартып алалар икән.

Шулай йөри торгач, күрше әби тәмам акылын җуйды. Ә убыр акрынлап онытыла барды. Ул яшәгән йорт урынында тармакланып шомырт агачы үсте. Яз көне, шомырт шау чәчәккә күмелеп, ак шәлен бөркәнеп утырганда: “Убырны күрдек, актан киенеп шомырт төбендә пәйда булды”, – дип сөйләп йөрүчеләр табылды.Ул агачның чәчәген өзәргә, шомыртын ашарга кыймады авыл кешесе.

Рубрика: ПРОЗА Автор: Альбина Гайнуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ