Язмалар исемлегенә күчү
1. Җаваплылыкны үз кулыңа ал. Ягъни уңышка ирешергә теләгән кеше эшләгән бөтен эшләрендә җаваплылыкны үз өстенә алмаса, нәтиҗә көтмәсен.
2. Куркуны үзеңә буйсындыр. Ягъни, курку – шундый бер хис, күп очракта ул, кешене үзенә буйсындырып, аның алга китмәвенә сәбәп була. Бөтен нәрсәдән куркып торган кеше бернәрсә эшли алмаячак. Әйе, куркырга тиеш булган урыннар бар һәм курку кайбер очракларда кешене үлемнән дә коткарып кала. Ләкин эш белән бәйле булганда, “фәлән эшне башкарып чыга алмамын” дип куркып тору – исән була торып үзеңне инвалид ясау мисалында.
3. Максатыңны билгеләп куй. Максатсыз кеше үле кешегә охшаш. Шуңа күрә, үзеңә максат билгеләп, шуңа дәртләнү – башкарылачак эшнең яртысы, дисәк, дөрес булыр.
4. План төзе. Куйган максатка ирешү адымнарын ныклап билгеләү – ун катлы бинаның унынчы катына менәр өчен баскычларын ясауга тәңгәл. Баскычсыз менеп булмаган кебек, плансыз максатка ирешү дә авыр.
5. Хәрәкәт ит. Хәрәкәт итмичә нәтиҗә көтү ахмаклыкның нәкъ үзе санала. Акыл белән планлаштырылган юлда хәрәкәт күп булган саен, нәтиҗәсе дә шулкадәр күп булачак.
6. Күзәт. Эшләнә һәм башкарыла торган эшләрне күзәтү астыннан чыгармау эшнең кимчелексез һәм җитез башкарылуына сәбәп була. Гомумән, тормышта бөтен була торган хәлләрне күзәтү астында тоту кешенең тәҗрибәсен һәм белемен арттыра. Тәҗрибә һәм белем арткан саен хаталар кимегәннән кими, ә уңышлар күбәйгәннән күбәя.
7. Уңышка шиксез ышан. Бөтенләй килеп чыгарга тиеш булмаган эшләр дә, шиксез ышану белән башкарылганда, тормышка аша. Ләкин, киресенчә, килеп чыгарга тиешле эшләр дә шикләнү белән юкка чыга.
8. Догада бул. Ягъни бөтен нәрсәне юктан бар итә алган Кодрәтле Аллаһы Тәгаләгә дога кылу.
9. Аралаш. Эшләрендә сөенечле, олы дәрәҗәләргә ирешкән кешеләр белән киңәшләшү, аларның тәҗрибәләрен үзләштерергә тырышу.
10. Һәрвакыт камилләш. Әлеге дөньядагы гомеребез безгә камилләшү өчен бирелә. Шуңа күрә ирешкән нәрсәдә тукталып калу ярамый, гел алга таба карап камилләшү кирәк.
Уңышка ирешү өчен 10 нәсыйхәт
24 Декабрь 2018 1105

Уңышка ирешү өчен хикмәт ияләренең 10 киңәше. Әлеге киңәшләрне аңлаган һәм тормышка ашырырга тырышкан кеше өчен уңышлы булудан башка чара юк.
2. Куркуны үзеңә буйсындыр. Ягъни, курку – шундый бер хис, күп очракта ул, кешене үзенә буйсындырып, аның алга китмәвенә сәбәп була. Бөтен нәрсәдән куркып торган кеше бернәрсә эшли алмаячак. Әйе, куркырга тиеш булган урыннар бар һәм курку кайбер очракларда кешене үлемнән дә коткарып кала. Ләкин эш белән бәйле булганда, “фәлән эшне башкарып чыга алмамын” дип куркып тору – исән була торып үзеңне инвалид ясау мисалында.
3. Максатыңны билгеләп куй. Максатсыз кеше үле кешегә охшаш. Шуңа күрә, үзеңә максат билгеләп, шуңа дәртләнү – башкарылачак эшнең яртысы, дисәк, дөрес булыр.
4. План төзе. Куйган максатка ирешү адымнарын ныклап билгеләү – ун катлы бинаның унынчы катына менәр өчен баскычларын ясауга тәңгәл. Баскычсыз менеп булмаган кебек, плансыз максатка ирешү дә авыр.
5. Хәрәкәт ит. Хәрәкәт итмичә нәтиҗә көтү ахмаклыкның нәкъ үзе санала. Акыл белән планлаштырылган юлда хәрәкәт күп булган саен, нәтиҗәсе дә шулкадәр күп булачак.
6. Күзәт. Эшләнә һәм башкарыла торган эшләрне күзәтү астыннан чыгармау эшнең кимчелексез һәм җитез башкарылуына сәбәп була. Гомумән, тормышта бөтен була торган хәлләрне күзәтү астында тоту кешенең тәҗрибәсен һәм белемен арттыра. Тәҗрибә һәм белем арткан саен хаталар кимегәннән кими, ә уңышлар күбәйгәннән күбәя.
7. Уңышка шиксез ышан. Бөтенләй килеп чыгарга тиеш булмаган эшләр дә, шиксез ышану белән башкарылганда, тормышка аша. Ләкин, киресенчә, килеп чыгарга тиешле эшләр дә шикләнү белән юкка чыга.
8. Догада бул. Ягъни бөтен нәрсәне юктан бар итә алган Кодрәтле Аллаһы Тәгаләгә дога кылу.
9. Аралаш. Эшләрендә сөенечле, олы дәрәҗәләргә ирешкән кешеләр белән киңәшләшү, аларның тәҗрибәләрен үзләштерергә тырышу.
10. Һәрвакыт камилләш. Әлеге дөньядагы гомеребез безгә камилләшү өчен бирелә. Шуңа күрә ирешкән нәрсәдә тукталып калу ярамый, гел алга таба карап камилләшү кирәк.
Рубрика: ТЕГЕСЕ-МОНЫСЫ
Автор: