Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Тырналган эзләргә, бетчә-сыткыларга кул белән кагылмагыз

18 Ноябрь 2020 307
Лимфаденит – лимфа төеннәренең (еш кына үлекле) ялкынсынуы ул. Авыруны нигездә стрептококк һәм стафилококк дигән микроорганизмнар китереп чыгара. Инфекция кергән яралар, ышкылган җәрәхәтләр, мацерация (тукымалар яки әгъзаларның озак вакыт суда торуы яки химик эрүе нәтиҗәсендә бер-берсеннән аерылуы) булган урыннар – лимфаденит барлыкка килүнең төп сәбәпләре. Бу урыннардан инфекция лимфа төеннәренә лимфа юллары аша эләгә. Лимфаденит авыруы ике төрле – үлекле һәм үлексез булырга мөмкин. Янәшә торган берничә лимфа төене берьюлы ялкынсынса, тукыманың шактый өлешенә үлек җыела. Мондый хәл гадәттә авыруның хроник төре булганда күзәтелә. Кайбер очракларда ялкынсынган лимфа төене тирәсендә авырту барлыкка килә, баш авырта башлый, тән температурасы күтәрелә. Лимфа төеннәре хәрәкәтләнә алмас дәрәҗәгә җитеп, шешеп зурайганда, алар өслегендәге тире дә кызара, йөрәк тибеше ешая, организмны хәлсезлек биләп ала. Бу билгеләр бигрәк тә лимфаденит авыруының үлекле төрләренә хас. Үлек, кан күзәнәкләренә таралып, канның агулануына китерергә мөмкин.
Лимфаденитны дәвалау авыруның ни дәрәҗәдә катлаулы булуына бәйле. Башлангыч формада консерватив дәвалау ысуллары кулланып: тынычлыкны тәэмин итеп, ялкынсынуга каршы дарулар эчеп яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Ә авыруның үлекле төрен бары табиб кына дәвалый ала.
Лимфаденитны булдырмас өчен, бетчә-сыткыларга, тырналган эзләргә, яраларга кагылмау хәерле. Төерләр шешенүен сизгәч тә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ә аңарчы шешкән биз өстенә боз куештырып алырга киңәш ителә.

***
Язма "Авырмас өчен 101 киңәш" газетасының архив саннарыннан алынды, № 11 ноябрь 2019
Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Ноябрь 2020 11:58 2569
3 Ноябрь 2020 13:21 1869
19 Ноябрь 2020 10:02 1370
16 Ноябрь 2020 09:59 1350
ӨСКӘ