Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Тыкрык чыгарган гауга

7 Ноябрь 2013 1126
Дөнья яралганнан бирле кешегә җир җитмәгәндер ул. Шуның аркасында күпме илләр үзара кан коешкан, революциягә кадәр гаиләдә ир бала туу көтеп алынган, җире булган кеше бай саналган. Шөкер, патша заманы да, сугышлар да артта калды. Халык та начар яшәми кебек. Әмма җиргә булган ихтыяҗ көннән-көн үсә бара.
Шәһәр җирендә җир дефицит һәм кыйммәт булуын барыбыз да белә. Инде авылда да җир өчен сугыша башлаганнар. Үз кишәрлегендә казынып, тыныч кына яшәп яткан кешеләрнең өнен алып, Апас районының Югары Балтай авылында да баш калкыткан җир җитмәү мәсьәләсе. Алай гынамы соң әле, хаксызлык тамыр җәеп ята биредә.

Ялган милек

Шушы авылда туып-үсеп, бүгенге көндә Казанда яшәүче Илһам Гаффаров атлы кеше узган ел Салих Сәйдәшев урамы, 61 йорт адресы буенча иске генә йорт сатып ала әлеге. Алга китеп әйтим, йорты әллә ни искитәрлек түгел, җиренә күзе кызган булса кирәк: тыкрык, аңа терәлеп торган тау, тау куенында чишмә җәйрәп ята. Бик тиз арада хуҗа булырга өлгерә Илһам әфәнде. Үз өлешенә тигән бакчаны гына түгел, тыкрыкны да, чокыры-ние белән чишмәсен дә тимер сетка белән уратып ала. Гомер буе әлеге тыкрыктан йөрергә күнеккән балтайлылар нәүмиз кала.

Әлеге хәлләргә авыл халкының эче пошса да, иң кыюы – 87 яшьлек Хәлилрахман бабай Фәйзрахманов булып чыкты. Хәер, дошман белән күзгә-күз очрашкан Бөек Ватан сугышы ветеранына нидән куркырга?

Коеп яңгыр яуганда бардым Югары Балтайга. Хәлилрахман бабай мине көтеп торган. Пычрак ера-ера гаугалы тыкрыкка киттек. Йорт каршында безне алагаем зур эт каршы алды. Көне-төне яуган яңгырдан күшегеп бетсә дә, “дошман явы”н сизеп, маэмай туктаусыз өрергә тотынды. Илһам Гаффаров алган йорт нәкъ Фәйзрахмановларның бакча башында икән. Каралты-кураларына терәлеп торган тыкрык параллель рәвештә өскә таба менү белән “Гаффаров милке” булып санала.

– Мин тумышым белән бу авылныкы, Илһамга караганда бик күпкә иртәрәк туганмын. Кайда юл, кайда сукмак, тыкрык икәнен дә яттан беләм. Элек авыл булып формалашкач ук, дүрт яки алты йорт саен тыкрык калдырганнар. Бу да шуннан бирле килә. Гомер-гомергә моннан кеше машина-трактор паркына, фермага чыгып йөрде. Илһам бу йортка хуҗа булды да, “Бакчада кеше йөртиммени?” – дип, бакчасын да, сукмагын да сукалатып атты. Менә чокырны да, чишмәне дә тотып алган, – дип күрсәтә-күрсәтә, күңелен бушата башлады Хәлилрахман бабай. – Шулай комсызланырга ярыймы, шушы авыл кешесе бит ул! Быел җәй көне “Илһам, ярамый болай, чишмәне дә томалап куйдың, кеше төшә дә алмый”, – дидем. “Мин монда кайтам, дача төзим”, – ди.

Шактый мәйданны били бу җир. Яңа хуҗаның авыл җанлы булуы күренеп тора, күпьеллык үлән чәчеп, бер рәт куак та утыртып чыгарга өлгергән. Колхоз биләмәләренә таба бару өчен кечкенә генә җил капка булса да, моннан кеше йөрүенә, ай-һай, шикләнәм мин. Бу этне күрүгә авылны икенче яктан урап узарсың!

Авыл халкы чишмәгә дә төшә, тыкрыктан үтеп-сүтеп тә йөри алмый, күпме кеше егылып-имгәнеп беткән бу гаугалы җирдә. Ә бит Хәлилрахман бабай сүзләренчә, Илһамга җир бирүче кеше юк!

Җитәкчеләр ни ди?

Авыл җирендә язу-сызу белән бәйле бер генә эш тә авыл советы рөхсәтеннән башка эшләнми. Бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен дә, Урта Балтай авыл җирлеге рәисе Рифкать Хәбибуллинга мөрәҗәгать иттем. Сөйләшүдән шул билгеле булды: әле бер атна элек кенә бәхәсле тыкрыкны сакларга эт куелмаган булган икән.

– Җәяүле генә түгел, атлы да, машина да уза ала торган гомерлек тыкрык булган ул. Ә Илһам хәтта тыкрыкны гына түгел, тирән чокырны да үз исәбенә кертеп, тотып куйды. Бу башбаштаклыкны Росреестрның Апас районы буенча идарәсенә әйттем. Килеп карап, алар аңа бу җирне рәсмиләштерергә киңәш иткәннәр булса кирәк. Рөхсәт кәгазе сорап килде минем янга Илһам, әмма мин бу белешмәне бирмәдем. Шулай итеп, законсыз рәвештә тотып куйды ул аны. Рөхсәт бирмәячәкмен, халыкка каршы бара алмыйм мин, – дип кистереп әйтте рәис.

Дәүләт теркәү, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Апас районы буенча җитәкчесе Альберт Габитов та әлеге хәлләрдән хәбәрдар.

– Илһам Гаффаров Россия Федерациясе административ тәртип бозу кодексының 7.1 маддәсе нигезендә, җирне законсыз рәвештә биләп алган дип санала. Без аны җир турындагы законны бозган кимчелекләрен бетерү буенча боерыкны (предписание) үтәгәнче, тикшереп, күзәтеп торырга тиеш. 500 сум штраф түләде инде ул. Августта кабат чакырткан идек – килмәде. Киләсе очрашу 28 ноябрьгә билгеләнгән. Каршы килүчеләр булса, билгеле, җирне рәсмиләштерү өчен гариза да яза алмый, – диде ул. Апас районы Җир һәм милек палатасы рәисе Роза Нурмиева сүзләренчә, Югары Балтай авылында җир арендалау яки сатып алу өчен Гаффаров фамилияле кешедән мөрәҗәгать тә кермәгән.

“Бирде, ник бирмәсен”

Мин килгәндә Илһам Гаффаров Балтайда түгел иде, шуңа аның белән телефон аша хәбәрләштек. Хәтта авыл халкы да белмәгән яңалыкларны ачты ул миңа. Баксаң, гомер-гомергә бу җир тотып алынган булган икән. Имеш, йорт хуҗасы – әби вафат булгач кына, авып беткән капка-койма. Мин күзләремне ачыбрак карасам, чокыр астындагы черегән капка баганаларын да күрергә тиеш булганмын икән. Иң кызыгы, һәр сүзен әйткән саен, минем фикеремне беләсе килде аның.

– Узган ел базардан алып кайтып 50 төп куак утырттым, кәҗәләр кереп кимереп бетерде. Акчага сатып алынган бит ул! Сезгә жәл булмас идеме? Агач утырту бит – күренекле гамәл. Аңа бер кеше дә каршы килә алмый. Агачны теләсә кайда утыртырга мөмкин бит. Эт бәйләп куюның да сәбәбе – кәҗәләрне куркыту, – диде Илһам әфәнде.

– Сез бит барыбер ул тыкрыктан законсыз файдалангансыз!

– Файдаланырга бит мин аны казымаган, төземәгән. Аннан соң ул тыкрык та түгел, ә җир. Картада аның урам икәне күренми, урам исеме булмагач, нинди тыкрык булсын ул?

– Авыл халкы белән дус-тату яшисегез килмиме?

– Мин алар белән дошманлашмаган да бит! Ул урамга йомышы төшкән кеше капканы ачып үтә (эттән ычкына алса, билгеле – Ч.Ш.). Ишек ачып-ябып йөрер өчен бит инде! Ярты елдан шалтыратыгыз, ул җир минеке булачак. Рәсмиләштерелеп ята ул!

– Димәк, сезгә авыл җирлеге башлыгы рөхсәт кәгазе бирде?

– Бирде. Ник бирмәсен, хе...

Матур сөйли Илһам әфәнде. Болай итеп сүзне сагыз итеп сузган кешегә авыл халкы белән уртак фикергә килү пүчтәк эш, югыйсә! Белеме дә көзгедәй ялтырый. Ишекнең ачылып-ябылып йөрү өчен хезмәт итүен дә ничек төшендерде ул миңа! Апас районында урамда кәҗәләр йөрткән өчен 500 сум күләмендә штраф салынуны да белгән кеше, урам исеме күрсәтелмәгән җирнең тыкрык түгеллеген дә су урынына эчә. Тик агач утыртуның яхшы гамәл икәнен белсәгез дә, авылдашларыгызны зар елату – бер дә сезне бизи торган гамәл түгел, Илһам әфәнде.

Соңгы сүз

Илһам Гаффаровка “Нигә җир алдың?” дип берәү дә ябырыла алмый, хәлеңнән килсә, әллә ничә кишәрлек хуҗасы бул. Әмма аны законлы рәвештә рәсмиләштерергә кирәк! Авыл халкы сөйләве буенча, ГАИ өлкәсендә эшләгән кеше буларак, законны санга сугуны кирәк санамый икән абыебыз. Әмма авыл җирлеге башлыгы имзасы белән гариза булмаса, хет Татарстан президенты янына кер, барыбер җирдән файдалануга рөхсәт алып булмый!

Димәк, Илһам Гаффаров законсыз рәвештә бу җирне үзенеке итәргә маташкан. Ә кырын гамәл өчен, иртәме-соңмы, җавап бирергә кирәк. Ничек кенә булмасын, бер ел җирдән законсыз рәвештә файдаланган бит Илһам әфәнде! Югары Балтайлыларның бердәнбер юлы – әлеге мәсьәлә буенча прокуратурага хат юллау. Бу юлы инде таякның юан башы Хәлилрахман бабайга гына төшмәс дип өметләник.

Чулпан ШАКИРОВА
Казан – Апас – Казан

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ