Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Туганнарга ни булган?

19 Сентябрь 2013 1070
Көннәрдән бер көнне акча дигән әйбер юкка чыкса, адәм балалары аның турында онытса, ни булыр иде икән? Иң беренче чиратта сугышлар, талашлар, җинаять, караклык, ришвәтчелек бетәр, гомумән, бөтен пычраклыкка, низагка нокта куелыр иде. Ләкин шуның белән бергә максатыбыз да булмас, тормышның кызыгы калмас, эшләүдән, тырышудан туктар, эшсезлектән бозык юлга басып тирән упкынга тәгәрәр идек.
Мамадыш районыннан авыр тойгылар белән кайтканда әнә шулай фикер йөрттем. Моңа кадәр матур гына яшәгән туганнар акча аркасында дошманлашып беткән, бер-берсенә яныйлар, хатлар язалар, редакцияләргә шалтыраталар, талашалар, хәтта сугышалар. Вакыйганың төп геройлары Рафис белән Гөлсинәнең әлегә моңа көче дә, сәламәтлеге дә җитә, күрәсең. 86 яшьлек авыру әниләре Минҗамал әби кызганыч.

Балаларының дошманга әйләнүен аңлау ана кешене ике ут арасына салган. Ул, гомумән, хәзер кайсы баласының җырын җырларга да белми. Башта Рафис сүзен сөйләсә, хәзер Гөлсинә апаныкын тәкрарлый. Сөйләгән сүзләрендә бутала, ялгыша, туктаусыз яшьләрен сөртә. Ләкин берсенең дә бу низагка нокта куярга акылы җитми. Бәлки кирәк тапмыйлардыр?

Алдан ук шуны да әйтеп куясым килә: мин бәян итәсе тарихта сокландырган әйбер дә булды: Рафис шәһәрдәге фатирын, эшен ташлап, Мамадыш районының Шәдче авылына ике авыру энесен, әнисен карарга кайткан. Апалары чакырып кайтарган аны. Моның өчен аңа һичшиксез “афәрин” диясе килә. Чөнки әлеге гаиләдә өч кыз да бар. Ләкин алар бу авыр эшне Рафиска йөкләгән. Янәсе, гаиләсе юк. Алай дисәң, Гөлсинә апа да Ямаштагы болын кадәр йортында ялгызы яшәп ята. Ире үлгәнгә җиде ел вакыт узган инде. Тагын бер кыз туганнарының ире гүр иясе булган... Димәк, кайтканы өчен рәхмәт кенә укыйсы, көенә генә торасы да бит! Юк шул, Рафис кулына каләм алып, гаилә керемнәрен куша-ала башлагач, тормышларының асты-өскә килгән...

“Тату гомер кичердек”

Башта “Зарлы телефон”га Рафис Мөхәммәтшин шалтыратып: “Апа белән уртак тел таба алмыйбыз, мине өйдән куалар”, – диде. Аннан, Ямаш авылында яшәүче Рафисның бертуган апасы Гөлсинә Миңнеханова: “Рафис әнигә башка балалары белән аралашмаска куша, мине себерке белән кыйнап җибәрә, өстемнән шикаятьләр яза”, – дип зарланды. Гадәттә шулай була инде ул, бер як зарланса, икенчесе дәшми калмый, газета аша бер-берсен яманлауны дәвам итә. Шуңа күрә, әлеге хәлләргә ачыклык кертергә теләп, Мамадышка юл тоттым. Ләкин сәяхәтем күңелсез башланып китте. Рафисның телефон номерын белмәү сәбәпле, киләсемне Гөлсинә апага хәбәр итүем булды, кесә телефоныма участок полициясе шалтыратты. “Гөлсинә ападан “шәхси тормышыма кысылалар” дигән хәбәр килде, сезгә берничә сорау бирергә мөмкинме?” – диде ул. Аңлаштык. Дөресрәге, аңлаттым. Әһә, мин әйтәм, Гөлсинә дигәннәре төшеп калганнардан түгел икән, бер минут эчендә полиция хезмәткәре белән элемтәгә кергән, тегесе исә шул мизгелдә минем телефонны җыйган. Ахырын да уйлап тормаган. Ә бит мин түгел, алар үзләре зарланып безне юлга чакырды.

Инде шуны да әйтми булдыра алмыйм: ни кызганыч, полиция хезмәткәрләре журналистларга бераз сәеррәк карашта, гәрчә, бер үк эшне башкарсак та. Бу минем саллы практикамда беренче генә очрак түгел. Югыйсә, алар да, без дә тикшерәбез, мөнәсәбәтләрне җайга салырга тырышабыз. Безгә хат язалар, аларга да шул ук зар белән гаризалар сырлыйлар. Аларны да, безне дә чакырып кына торалар...

– Әти-әни фермада икешәр эштә эшләде, – дип башлады сүзен Гөлсинә апа. – Без дә фермада үстек. Ике энебез тумыштан авыру, икесенә дә “Дауна синдромы” дигән диагноз куйдылар. Алар белән күрмәгәннәр калмады инде. Биш яшьләренә кадәр башларын тота алмадылар. Аякка баскач, эшләр тагын да начарайды, ферма янындагы саламга ут төртеп, әйберләр ертып, кешеләрне куркытып йөрделәр. 18 яшьләре тулгач кына алар өчен пособие ала башладык. Дамир – 1969, Рәшит – 1971 елгы. Әле аларны кешедән ким итәсе, авыру икәннәрен күрсәтәсе килмәде. Шуңа күрә Сабантуйларга матур итеп киендереп алып чыга идек. Яхшы укыдык, дус-тату яшәдек.
Гадәттә, тормышның ачысын-төчесен татыган балалар бер-берсенә игътибарлырак, бердәмрәк, туган җанлырак була. Җитмәсә, бер ир туганнарын җирләгәннәр, уртак кайгы кичергәннәр. Ул исән чакта туганнар да тыныч йоклагандыр инде, чөнки төп йортның хуҗасы, энеләрнең караучысы булган. Ә аның вафатыннан соң, Гөлсинә апа әйтүенчә, бу эш аңа йөкләнгән: пешергән-төшергән, юган. Шулай итеп, Шәдчедәге йорт, авыру туганнар Гөлсинә апа карамагына калган. Шуның белән бергә пенсияне алу да аңа йөкләнгән. Гөлсинә апаның моңа үз аңлатмасы бар:

– Хат ташучы: “Әниең имзасын төрлечә куя, безне дә тикшерәләр, “ышаныч кәгазе” ал әле син”, – диде. Акчаны алып әнигә илтеп тапшырам. Хәтере әйбәт. Миңа да: “Менә, кызым, монысы сиңа, гел әйберләр алып кайтасың, энеләреңне карыйсың”, – дип акча бирә. Энеләрем тәрбиясез булса, 44 яшькә җитмәсләр иде. Андый авырулар 30га да җитә алмый бит, – ди ул.

Кыскасы, менә шулай гомер кичерә Шәдчедәге Минҗамал әби һәм авыру туганнар. Гөлсинә апа әйтүенчә, башка туганнар кайтып, хәл белеп тора, Рафис та күчтәнәчләреннән калдырмый, энеләрен ярата. Җитмәсә, Рафис эчми, тартмый, гаиләсе дә юк. Ләкин бер ел буе чакыруны кабул итми, гел уйланып йөри ул. Фатирын да яңа алган, Себердәге эше дә кала, шул ук вакытта энеләре дә кызганыч. Шулай да, узган елның көзендә тәвәккәлләп, Шәдчегә кайтып төшә. Авылында пропискага керә. Тормыш тагын үз җаена дәвам итә.

– Низаг нидән башланды соң? – дип сорыйм Гөлсинә ападан.

– Үземнең дә башым катты инде. 1 майда Рафисның туган көне иде. Котладым. Икенче көнне бәрәңге утыртырга чакырды. 3 май көнне авыру энеләребез белән үзе килеп чәй эчеп китте. 6 майда Шәдчегә бардым. Диванда әнинең кан басымын үлчәп торам шулай. Рафис урамнан керде дә, урындык күтәреп: “Син бүтән кеше алдамыйсыңмы? Син бүтән фәлән итмисеңме?” – дип туктаусыз башыма суга башлады. Үзе исерек шикелле дә түгел. “Нишләтәсең син мине?” – дим. Өстерәп кече бүлмәгә алып чыкты, һаман башымны төя. Өстемдәге курткамны ничектер салып, чыгып чаптым. Себеркенең арты белән суга-суга тыкрыкка кадәр куа барды. Күкрәкләремә кадәр кара көйгән иде. Үзе бернәрсә дә аңлатмый, – ди Гөлсинә апа.

– Полициягә гариза яздыгызмы соң, шаһитларыгыз бармы? – дип текәләм аңа.

– Туган бит инде, рәтләнер дип уйладым. Балаларга да әйтмәдем. Кайтышлый даруханәгә кереп мазь алдым. Сатучыга “баскычтан егылдым” дидем. Шаһит бар, тик аны күптән Рафис җайлаган инде, – ди ул.

Гөлсинә апа белән бик озак сөйләштек. Аны тыңлагач, Рафис минем күз алдыма куркыныч бер вәхши булып килеп басты. Алай гына түгел, мин аны әллә нинди гөнаһларда гаепли башлаган идем инде. Көн дә эчә, кайвакыт авызыннан ис килмәсә дә, әллә нинди юләрлекләр кыла, үзенең кыланмышлары өчен җавап бирми. Җитмәсә, Гөлсинә апа миңа аның “смс”ларын укытты, телефонына яздырган шалтыратуын тыңлатты. Куркуга калдым. Аек акыллы кеше эше түгел инде бу...

“Мине өйдән куалар”

Шәдче белән Ямаш арасы ерак түгел. Ләкин көн саен тәпили башласаң, үзәгеңә тиз үтәдер. Әле бит кояшы да гел елмаеп кына тормый, пычрак көзләр, салкын кышлар да бар. Шуңа күрә, Гөлсинә апа энесен чакырып кайтаргандыр. Хисапчы кеше бит әле ул, эше дә җаваплы...

Рафисларга килеп керүгә, каршыма Минҗамал әби чыкты да, еларга ук тотынды. “Рафис элек мондый түгел иде, хәзер әллә нишләде, эчә бугай, мине кыйнады”, – дип тезеп тә китте. Югыйсә, авызымны ачарга, кем икәнемне әйтергә дә өлгермәгән идем. Димәк, аны кисәтеп куйганнар...

Өй эче чип-чиста, ялт иткән. Бөтен җирдә тәртип. Минҗамал әбинең урын-җире җыелмаган, димәк, ятып торгалый ул. Инвалидларның берсе бераз сүз әйтә, нидер аңлата алса, икенчесенең хәле авыррак. Җитмәсә, аягын да сындырган.

Рафис – көче ташып торган ир-ат. Ләкин куллары, иреннәре калтырый. Кем әйтмешли, күренеп тора, нервлары яхшы ук какшаган.

– Чакырып кайтардылар, хәзер өйдән куалар. Миңа каршы булганнар полиция хезмәткәре белән 11 кешегә тулды. Ул “наручник”лар кигереп мине алып китәргә теләде. Гөлсинә апа кушкан. Чөнки ул – хисапчы, районның кендеге, “бөтен Мамадыш минем кул астында” дип мактана. Әни белән энеләрем 34 мең сумнан артык пенсия ала, Гөлсинә шуның яртысын үзенә калдыра. Каршы килдем, сугыш башланды. Гөлсинәнең планы: моннан мине куып, өйне алу, – дип сүз башлады Рафис.

– Аңа өй нигә кирәк соң, үзенеке болын кадәр бит, – дип сорыйм аннан.

– Ул туймый. Ә энеләрем җимерек диванда ята. Ул бөтен кешене өркетеп бетерде инде. Хәзер инвалидлар исеменә фатир алырга йөри. Әнине кыйнады. Ә минем әнигә кул күтәргәнем юк. Каты итеп әйтә башласаң, каравыл кычкырып урамга чыгып йөгерә. Беркөнне кыяр түтәле яныннан өстерәп алып кердем. Әни бер баласының кулына пычак, икенчесенекенә балта биреп сугыштырып ята бит ул. Ә Гөлсинә апа урлавын дәвам итә. Инәйнең бер кызы урлаша, икенчесе көн-төн эчеп ята. Әйтсәң, “синекен эчми, синекен урламый бит” ди инәй. Җизнинең дә башына Гөлсинә җитте, аннан кодагыйны куып чыгарды. Абый да инәй һәм апалар аркасында гына харап булды, – ди Рафис.

– Кешегә мондый гаепләр ташлау өчен дәлилләр кирәк, – дим аңа.

– Табам мин дәлилләр. Ә Гөлсинәгә тимәдем. “Әни белән балаларның пенсиясенә башка кагылма”, – дип курткасының башлыгыннан алып, арт ягына тибеп чыгардым. Әни миңа хәзер азык-төлеккә дә акча бирми, мунча да яктырмый, “сайгагы беткән” дип аклана, – ди Рафис.

– Нигә сайгагын алыштырмыйсыз соң? – дип кабат сорыйм аннан.

– Инәй йортны миңа дисә, эшләр идем. Гөлсинәгә булачак йортка нигә көч сарыф итим? Аларның планнары яхшы таныш миңа: минем акча беткәнне көтәләр, аннан куып чыгарачаклар. Әни миңа пенсиясен алдырмый, – ди ул.

Рафис та Гөлсинә кебек үк туганына мең гаеп такты, әллә нинди гөнаһларда гаепләде, чәчең үрә торырлык! Апасы кебек үк телефонына килгән “смс”ларны укытты, шалтыратуларны тыңлатты. Рафиска кыз туганнары әллә нинди ямьсез исемнәр кушкан, берсе “башсыз, кулсыз калдырам, яндырам, хайван” дип янаган, акырган, бакырган...

Барысы да акылдан язган кебек. Һәркайсының үз туксаны туксан. Рафис беркемне дә ишетми, һаман нидер даулый. Минҗамал әби дә аннан калышмый. Әзмәвердәй улыннан куркып тормый, аңа сүз әйтергә дә ирек бирми, кызын яклый. Әңгәмә бик авыр барды. Чөнки ана белән ул берсен-берсе бүлдерде, кычкырды. Әнисе авыз ачкан саен Рафис: “Ялганлама, инәй, син бит ул вакытта минем яклы идең”, – дип пичәт суга торды.

Соңгы сүз

Шулай итеп, нәрсә булган соң? Бернәрсә дә булмаган. Туганнар талаша вә сугыша. Бер караганда, мин Рафис белән дә килешәм. Әгәр дә ул инвалидларны карауны үз өстенә алган икән, акчаларын да алырга тиеш. Чөнки аларны ашатырга, киендерергә, квитанцияләр буенча түләргә кирәк. Ләкин Минҗамал әби дә пенсиясеннән кемгә тели – шуңа өлеш чыгарырга хак¬лы. Кызы хакында “ире дә юк, ялгызы гына яши” дип уйлыйдыр, борчыла торгандыр. Ата-ана шулай инде ул, гомер буе качыра-качыра булса да, пенсиясеннән әле бер, әле икенче баласына өлеш чыгара.

Инде хәзер Рафисның зарларына якынрак килик. Иң беренче чиратта, Гөлсинә өстеннән язган шикаятегез хакында. Районнан килгәннәр, тикшергәннәр, апагызның эшендә тәртип бозулар, хилафлык тапмаганнар. Аннан: “Аны бөтен район белә”, – дигән сүзегез дә дөреслеккә туры килмәде. Мамадыш администрациясендә, социаль яклау, опека бүлегендә, шулай ул төзелеш бүлегендә, пенсия фондында аны бөтенләй белмиләр. Озак кына байтак кешегә кем икәнен аңлатырга туры килде.

“Гөлсинә инвалидларның фатирын алырга йөри” диюегез белән дә килешмим. Чыннан да, районыгызның торак бүлегендә әйтүләренчә, энеләрегез 2011 елдан бирле торакка чират тора. Ләкин әле 2005 елга кадәр чиратка басканнар да фатир алып бетермәгән. Бу эш, Мамадышта гына түгел, бөтен республикада бик акрын бара. Шуңа күрә, энеләрегезнең бу бәхетле көннәрне күрүен телисе генә кала.

Инвалидларның опекуннары да юк. Монысын опека бүлегендә җиткерделәр. Моның өчен сезгә суд аша инвалидларны “эшкә яраксыз” дип табарга, соңыннан гына опека бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Инде пенсия мәсьәләсенә якынрак килик. Мамадышның пенсия фонды аша шуны белдем: документлар буенча пенсияне алучы булып Гөлсинә Миңнеханова тора. Шуңа күрә, моңа ачыклык кертү өчен Шәдче почта бүлеге җитәкчесе Валентинага мөрәҗәгать иттем. Менә ул нәрсә диде:

– Инвалидларның пенсиясен алу өчен Рафис абый ышаныч кәгазе алып килергә тиеш. Аңлаттык, чакырдык. Паспорты юк иде. Кычкырды, “җирле үзидарә рәисе алып килергә тиеш” дип тузынды. Көттек, килмәде. Пенсия акчасы кассада торды. Рафис абый акчага килмәгәч, Мамадышка шалтыраттым. Нишләргә кирәклеген аңлаттылар. Инде хәзер Рафис абый телефонын алмый. Гөлсинә апа да ул акчалардан баш тартты. Рафис абыйның документлар артыннан ни өчен йөрмәвен аңлап бетермим.
Менә шундый хәлләр, Рафис. Мәскәүгә барырга, шикаятьләр язарга да кирәкми. Барыгыз, алыгыз ул акчаларны. Хәзерге заманда беркем беркемгә бернәрсә китереп бирми. Йөрергә, кочак-кочак документлар тутырырга кирәк, кәгазь боткасы заманында яшибез бит! Өстәвенә, сез бит Мөхәммәтшиннар гаиләсендә бердәнбер аек акыллы ир-ат. Барысын да тәртипкә салыгыз, апаларыгыз белән уртак тел табыгыз. Ышанам, теләсәгез, сез аны булдырасыз.


Эльмира ФЛҮН
Казан – Мамадыш – Казан

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
8 Февраль 2021 09:43 1306
1 Февраль 2021 09:26 1151
3 Февраль 2021 09:38 731
ӨСКӘ