Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Туган тел” телеканалы Казанда концерт оештырды

3 Март 2019 1049
28 февраль көнне, Габдулла Тукай исемендәге Казан дәүләт филармония концертлар залында “Туган тел” телеканалы оештырган концертта булырга насыйп булды. Башкорстаннан килгән 25ләп җырчы, композитор башкалабыз халкын бөтенләй үзгә, милли моң белән сугарылган концерт белән сөендерде. Артистлар арасында инде Татарстанга икенче өенә кайткан кебек килгән өлкән буын җырчылары да, шулай ук безгә бик таныш булмаган яшь талантлар да бар иде.
Концерт башланыр алдыннан, “Туган тел” телеканалы пресс-конференция оештырды. Каналның генераль директоры Азат Вахитов безгә, журналистларга, әлеге каналның ни өчен Казанда ачылуы, максатлары һәм башка телеканаллардан аермасы турында сөйләде. – Башкортстанның “Туган тел” каналы беренче тамашасын 2017 елның 29 августында, Казанның “Гаилә” үзәге каршында зурлап оештырган иде. Менә бүген дә үзебезне күрсәтергә, кешене карарга килдек. Алга таба мондый концертларны ешрак оештырырга уйлыйбыз, – диде җитәкче.
Азат Вахитов белдергәнчә, 2 ел элек “Татар-информ” белән зур килешү төзелеп, 2017 елның 28 августыннан “Туган тел” каналы Татарстанның барлык кабель челтәрләрендә күрсәтелә башлаган. Ә “Спутник”та алар инде 5-6 ел икән.

– Без башка телеканалларга охшамаган, уникаль канал – дип дәвам итте Азат әфәнде. – Беркемнең дә ачуын китерергә теләмим, ләкин башка телеканаллар кебек беренче урынга акча эшләүне куймыйбыз. Максатыбыз – башкорт һәм татар мәдәниятен, телне пропагандалау. Чөнки беркемгә дә сер түгел, без еллар узган саен бу кыйммәтләрне югалта барабыз. Безнең шушы юл белән күбрәк халыкны кызыксындырасыбыз килә. Һәм бу безнең күпмедер дәрәҗәдә барып та чыга. Мәсәлән, Башкорстанда безне төрле милләт халкы карый. Үз каналлары булмаган чувашлар да, Урта Азия халкы, кавказлылар да. Элегрәк минем шундый уем да бар иде: мәсәлән, берәр сәгать дагестанлылар җырын куеп, берәр сәгать әрмән җырларын бирү. Ләкин соңрак бу уемнан кире кайттым, максатыбызның башкада икәненә төшендем. Беренче урында безнең өчен – татар, башкорт мәдәнияте. Халык та безнең телеканалны ярата, без моны тоябыз.

Журналистларның: “Туган тел” каналы өчен төп тел кайсысы?” – дигән соравына, җитәкче: “Без аларны бүлмибез. Икесе дә төп тел. Шуңа да исемне икесенә дә туры килерлек итеп “Туган тел” каналы дип таптык бит. Башкортча да, татарча да туган тел инде ул”, – дип җавап бирде.

Әлеге телеканалда клипларны “раскрутка”га биргәндә дә һәр җырчы аерым, индивидуаль карала икән. “Әгәр талантлы, өметле җырчы булса, җырчыларны үзебез дә сайлап алабыз, анысы бушка. Ә түләүле ротацияләргә килгәндә, безнең каналда сездәге каналлардан күпкә очсызрак. “ТМТВ”, “Мәйдан” кебек каналларга җырчыларның күпме түләгәнен беләбез. Безнең Башкортстан артистлары да түли бит аларга”, дип сөйләде Азат Вахитов.

Ә иң кызыгы, башка телеканаллардан аермалы буларак “Туган тел” дәүләт хакимияте белән тыгыз мөнәсәбәтләрдә эшләми. “Без –үзебезчә яши торган канал. Дәүләттән ярдәм дә, булышлык та сорамыйбыз, кирәк түгел. Бездә дәүләт акчасы да юк. Сайлаулар вакытында да депутатлар килеп видеолар куюыбызны сорыйлар, куймыйбыз. “Акча бирәбез”, диләр, алмыйбыз. Без сәясәттән ерак торабыз. Бу яктан безнең намусыбыз чиста”, – ди җитәкче.
Аннан “Туган тел” телеканалының Казан филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллина белән дә әңгәмә кордым.

– Мондый канал бөтенләй юк иде, – дип башлады сүзен Миләүшә ханым. – “Туган тел” музыкаль канал гына түгел ул. Монда “Күзгә күз карашып”, “Сер итеп кенә”, “Җрым сиңа бүләгем”, “Оста татар” кебек әдәби-музыкаль тапшырулар күп. Әлеге телеканал Башкорстанда 10 ел күрсәтә, күптән түгел Казан филиалы ачылды. Максатыбыз – татар башкорт җыр сәнгатен пропагандалау, туган телне саклау, милли моңнарыбызны, мәдәниятебезне киләчәк буынга җиткерү. Без куйган максатыбызга ирешербез дип ышанам.

Җитәкчеләр белән сөйләшкәннән соң Башкортстан артистлары белән аралаштым. Алар да “Туган тел” телеканалының Казанда ачылуына сөенә. Һәрберсе аның киләчәге өметле булуына, ике күрше республика халкын дуслаштырачагына ышана.
Зал тутырып килгән тамашачы – моның ачык дәлиле. Зифа Нагаева, Азалия һәм Урал Рәшитов, Рөстәм Асаев, Инсаф Галимов, Идрис Кәлимуллин, Марат Шәйбәковны тамашачы аеручы алкышларга күмде. Уңышлар телик, “Туган тел”гә. Өметләре аклансын!


P.S. Ә артистлар белән кызыклы әңгәмәләрне сез алга таба “Акчарлак” газетасының алдагы саннарыннан укый, ә видеоларын безнең сайтыбызның “ТВ-газета” бүлегеннән карый алачаксыз.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
26 Июль 2019 16:42 969
ӨСКӘ