Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Туган көн

10 Декабрь 2018 921
ХИКӘЯ
– Миңа мондый бүләк кирәк түгел! – диде Гөлназ таҗлары шиңә башлаган кызыл розаны ачу белән кичә яуган яңгырдан җыелган күлдәвеккә ташлап. – Гашыйклар көненә уч төбе зурлыгындагы уенчык йөрәк бүләк иткәч дәшмәгән идем. Монысына инде түзеп тора алмыйм. Бүген нинди көн икәнен беләсеңме соң син?!

Кызга күзләрен күтәреп карарга да кыймаган Илгиз “әйе” дигәнне аңлатып баш какты.

– Бүген минем туган көнем, бик беләсең килсә! – дип кычкырды кыз. – Кеше гомерендә елга бер генә тапкыр була торган бәйрәм! Беләсеңме, башкалар бу көнне сөйгән кызларына нәрсә бүләк итә? Белмисең шул. Алиягә, әнә, егете алтын йөзек алып биргән. Мәрҗән кашлы! Мәликә яңа айфонлы булды. Ә Гүзәлнең егете…

– Булды инде... – диде егет кыяр-кыймас. – Иң мөһиме бүләк түгел, хисләр…

– Синең шул булыр инде. Мин сиңа бүләк иткән галстук өч мең тора! Ә син миңа 50 сумлык роза күтәреп килгәнсең. Кешедән оят… Житмәсә, ресторанга чакырасы урынга интектереп урамда йөртәсең. Саф һава сулыйк, имеш... Саф һаваны монда түгел, чит илгә ял итәргә баргач сулыйлар аны. Монда шул газ исенә тончыксаң гына…

“Галстук урынына ул өч меңне акчалата биргән булсаң, мин базарда баштанаяк киенер идем, – дип уйлап куйды эченнән генә Илгиз. – Ник такмыйсың дип тинтерәтә бит әле. Гомер буе свитер киеп йөргәч, кай җиремә тагыйм мин аны?” Үзе исә бертуктаусыз нидер такылдаган сөйгәнен тынычландырырга ашыкты:

– Нишлим соң инде, хезмәт хакын тоткарладылар бит. Акча алгач, кинога да, кафега да барырбыз, яме?

– Син гел шулай дисең. Ул хезмәт хакың шул бер тапкыр кафега гына барырга житә дә инде. Ничә тапкыр әйттем мин сиңа, әйбәтрәк эшкә кер дип...

– Институтны тәмамлагач, барысы да жайланыр. Дипломсыз студентны кем акчалы эшкә алсын?

– Башкалар таба бит җаен. Син генә… Чәчәк кебек яшь гомеремне әрәм итәм шушыңа.

– Нинди гомер? Ике ай гына очраша­быз бит әле...

– Нәрсә? Ике ай вакыт азмыни си­неңчә?

– Мин алай начар булгач, башка күреш­мик соң…

– Син нәрсә?! Мине шулай җиңел генә ташламакчы буласыңмы? Кем соң син минем белән алай сөйләшергә? Өстеңә кияргә юньле киемең дә юк бит синең. Кышын-язын гел бер курткадан йөрисең. Жылыта башлагач, курткаңның эчлеген һәм башлыгын салдырасың да, пәлтә урынына киясең. Син… – кыз тагын нинди гаеп табыйм икән дип Илгизгә борылды.

Шунда гына ул үзенең бер ялгызы басып торуын абайлап алды.

Егет исә соңгы стипендиясен ачу белән учына йомарлап, якындагы кафега кереп бара иде.

"Акчарлак" газетасы архивыннан алынды. 2015 елның 23 апрель 17нче саны

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ