Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Туфанга кияүгә чыксам, тормышым бөтенләй башкача булыр иде"

29 Июль 2019 1197
Әңгәмә “Акчарлак” газетасының архив саннарыннан алынды, 12 июль 2012 ел №28.
Әлмәттә яшәп иҗат итүче шагыйрә  Клара Булатовага  шалтыраттым.

– Клара ханым, ни өчен сезгә быел Тукай премиясен бирмәделәр?

– Лаек идем, бир­мәячәкләрен белдем һәм шундук тынычландым. Трагедия ясамадым.

– Ничек белдегез?

– Казаннан читтә яшәгән кешегә бүләк бик тәтеми ул.

– Әниегез әдәбият укытучысы була торып, сезгә Клара дип исем кушкан, татар исемнәре беткәнмени?

– Ул чорда чит илдән кергән исемнәр кушу модада иде. Исемемне алыштырмадым. Исем алыштырып нәрсә үзгәрә соң?

– Хәсән Туфан белән дус булгансыз икән?

– Туфан шигырьләрен яттан белә идем. 1957 елда очраштык, шигырьләрен яттан сөйләдем, “Ба!” – диде. Шулай дип әйтергә ярата иде. Ике ел хат язышып тордык. 1959 елда Казанга килдем. Университетта тарих факультетының татар теле бүлегендә укыдым.

– Сезне университеттан куганнар икән, ни өчен?

– Клара Булатова булган өчен.

– Хәсән Туфан белән мәхәббәт булмадымы?

– Терсәгемә дә кагылмады. Хатын-кыз буларак яратмады ул мине. Әтиемнән алты яшькә олы иде бит ул. Аңа кияүгә чыксам, тормышым бөтенләй башкача булыр иде.

– Сез Туфанны сөйдегезме?

– “Яратуың әгәр чынлап булса, яратам, дип әйтү бик авыр”. Бу Саҗидә Сөләйманова шигыре. Сөймәгән булсам, сөю шигырьләре тумас иде. Гашыйк идем.

– Бер ир белән генә яшәдегезме?

– Әйе, Нәфис белән 40 елдан артык яшибез.

– Хәсән Туфан үлгәч, сезне чакырмаганнар, ни өчен?

– Каян белим? Соңыннан каберенә бардым.

– Сез гомер буе мәктәптә генә эшләдегезме?

– Әйе. Татар теле һәм әдәбияты укыттым.

– Ничә китабыгыз чыкты?

– 12.

– Ниләр майтарырга уйлыйсыз?

– “Багышлаулар китабы” чыгарасым килә.


Клара Булатованы онытып бетермик. Казаннан шалтыратуымны белгәч  бик шатланды: “Миңа да шалтыраттылар, яшәргә кирәк икән әле”, – диде.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ