Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Тракторчы-блогер Василий ИВАНОВ: “Мине кабатлап, кыланып видео төшерүчеләргә җавап бирмим”

3 Ноябрь 2020 797
Интернет заманында яшибез. Популяр булу өчен кайда яшәвең, нинди эштә эшләвең мөһим түгел хәзер. Кукмара районы Чура авылыннан 41 яшьлек тракторчы Василий Иванов та интернетта популярлык яулаган кеше. Авыл тормышын, хуҗалык эшчәнлеген матур яктан күрсәтүе өчен Татарстанның авыл хуҗалыгы министры рәхмәт хаты һәм сәгать белән бүләкләгән үзен.
– Блогер булырмын дип уйламадым да, үзеннән-үзе шулай килеп чыкты, – ди Василий абый. – Көндәлек видеолар төшереп, “Инстаграм”га куеп бардым. Кешеләргә ошаган күрәсең, миңа языла башладылар.

– Күп язалармы үзегезгә? Барысына да җавап бирәсезме?

– Күп язалар. Видеолар астына да, “директ”ка смс-хат белән дә. Номерны белгәннәре шалтырата яки ватсапка нидер язып җибәрә. Һәрберсенә җавап бирергә тырышам.

– Интернет дусларыгыз бирә торган иң популяр сорау нинди?

– “Ничек популяр блогер булырга?”– диләр инде. “Үзем дә белмим”, – дим. “Кызык видео төшерегез дә куегыз, сезне дә карый башларлар”, – дим.

– Көнегезнең ничә сәгатен интернетта уздырасыз?

– Кайсы көнне бер мәртәбә дә керергә вакыт юк. Иркенрәк вакытта ике сәгатьләп вакыт китәдер.
Василий Иванов тумышы бе­лән Чура авылыннан. Авыл мәк­тәбендә 9 классны тәмам­лагач, Янил училищесында 3 ел укый. Армиягә барып кайтканнан соң авыл хуҗалыгында эшли башлый. Бүген Вахит хуҗалыгында хезмәт куя. Видеоларына караганда, нинди генә техникага утырмый Василий абый.

– Бүген кукуруз егасыз, ахры. Уңышлар ничек?

– Төрле басуда төр­лечә. Кукурузның трактор биеклеге үскән җире дә, кыска җирләре дә бар. Быел авыррак урабыз инде, яңгыр күп яуды, пычрак. Шуңа да кайбер басуларга кереп булмый әле.

– Хезмәт хакын вакытында түли­ләрме соң?

– Әйе, айга ике мәр­тәбә бирәләр.

– Хәзер авылда көн күрү өчен аена күпмеләп хезмәт хакы кирәк? Хатыныгыз кайда эшли?

– Хезмәт хакы төрле айныкы төрлечә. Хатын фермада эшли. Ләкин хезмәт хакын икебез дә алган айлар сирәк. Чөнки берәр эш килеп чыга да, йә ул, йә мин эштән калабыз. Ә болай, гадәттә, 20-30 мең чыга. Минемчә, авыл җирендә яхшы гына яшәп китү өчен 50-70 мең булса комачауламас иде.

– Сезгә Марат Әхмәтов рәхмәт хаты һәм сәгать тә тапшырган бит әле. Бүләк ошадымы?

– Ошады, әлбәттә. Хуҗалык рәисе урынбасары “сине Кукмарага чакыралар” дигәч, киттем. Менә шундый бүләк ясадылар, шәп булды.

– Авыллар бетә дип сөйлиләр. Сез бу фикер белән килешәсезме?

– Авылда эш булганда, ул бет­мәячәк. Үзем авылда яшәр идем. Әгәр шәһәргә китәсе булса, балалар өчен генә китәр идем. Анда балаларга шартлар яхшырак, бассейннар, төрле түгәрәкләргә йөртеп була.

– Хатыныгыз белән ничек таныштыгыз? Гаиләгез турында да беләсе килә. Алайса аларны бер дә интернетка куймыйсыз.

– Хатын Кукмарадан, әнисе чыгышы белән безнең авылныкы иде. Хатын авылга кайтып йөрде, шуннан танышып киттек. Ун ел элек өйләнештек. Ике балабыз бар: малайга – 10, кызга 7 яшь.

– Блогер булгач, сез­не танып, килеп эндә­шүчеләр дә күптер?

– Танучылар килеп, “фотога гына төшик әле, гел карап торабыз сине”, диләр. Төшәм.

– Мондыйрак сорау да бирим әле: сезнең тавыш тембры үзе шундыймы? Әллә видео­лар төшергәндә үзгәртәсезме?

– Тавышны үзгәрт­мим, тумыштан шундый. Мине кабатлап, кыланып, миннән дә тыңкыш тавыш белән видео төшереп җибәрүчеләр бар. Аларга җавап бирмим. Ә үз тавышы белән, минем сүзләрне әйтеп берәр видео төшереп җибәрсәләр, аларын үземә дә алып куям.

– Авылдашларыгыз, дусларыгыз сезнең блогерлык эшенә нинди карашта?

– Авылны таныта дип сөенүчеләр дә, араларында көенүчеләр дә бар.

– Алга таба тракторчы-блогер интернетта күренәчәкме? Әллә сүндереп атасы килгән чаклар да буламы?

– Бер кереп киткән икән, эшләргә инде хәзер. Бөтенләй сүндереп атасы килгән вакытлар да була. Чөнки баштарак “директ”ка әллә нинди әкәмәт хатлар язалар иде. Шул хатларга борчылып, нервланган вакытлар булды. Хәзер күнегә башладыммы шунда...

***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 31 октябрь 2019 № 43
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Ноябрь 2020 11:58 2569
3 Ноябрь 2020 13:21 1869
19 Ноябрь 2020 10:02 1369
16 Ноябрь 2020 09:59 1348
ӨСКӘ