Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Әтрәк-әләм

12 Апрель 2019 868
Шаян хикәя
–Нәрсә миңа карап каттыгыз, дүрт аяклы, такыр башлы хай­ваннар,–дип сыерлар алдындагы улакларга 45 үлчәмле итеге белән тибәргә тотынды Кәримә. – Ашаттым, эчердем, саудым, тагын нәрсә җитми сезгә? Биеп, җырлап күрсәтимме соң?

Шулай диде дә хатын, аптыраудан күшәүдән туктап, үзенә томырылып карап торган сыерлар алдында тыпыр-тыпыр биергә дә тотынды. Аякларын өскә күтәрә-күтәрә, кулларын уңлы-суллы болгап, башындагы яулыгын салып атып и биеде, и биеде Кәримә. Ике бәрәңге капчыгы авырлыгындагы гәүдәсе тәмам кыймылдый алмаслык булгач кына, кулын күкрәгенә куеп, башын иде. Иде дә, кычкырып елап та җибәрде.

Нишләп шул йөнтәс әтрәк-әләмнән куркып торырга тиеш соң әле ул? Кәримә берне китереп тондырса, шундук җиргә сеңәчәк бит Гаяз. Менә хәзер өенә кайтып керәчәк тә, бераз хәл алгач, күршесенең ишеген тибеп ачачак, аннан үзен урамга сөйрәп чыгарып, өч тавыгын, ике үрдәген һәм бер сарыгын таптырачак. Шул гына суеп ашады аларны, монысын белә Кәримә. Әгәр дә, “ашамадым” дип кычкыра, боларны кире кага башласа, хатын аның казларын култык астына кыстырып алып чыгып китәчәк. Әле ваткан капкасын да түләтәчәк. Шул тибеп аударган аны, чөнки авылларында бүтән мондый кирәкмәгән җан иясе юк. Тәмам батыраеп киткән сыер савучы хатын тәвәккәлләп өенә таба борылды.

Моңа кадәр акыллы, тыныч кына яшәгән Кәримә күршесе Гаяз карт күчеп килгәч, шундыйга әйләнде дә куйды менә. Беренче көннән тыныша алмыйлар чөнки.

Кечкенә гәүдәле, нечкә сыйраклы, сакал-мыекка баткан, кипкән өреккә охшаган Гаяз карт аны күрүгә: “Анаңны, вәйт гәүдә бу ичмасам”,–дип кычкырып та җибәрде, бер секунд эчендә усаллыгы, көче белән тирә-якта дан казанган Кәримәнең көрәк хәтле кулларында эленеп тә калды.

Ха­тын аны бераз һавада селкеп торды да, кабат җиргә бастырды. Аннан калын тавыш белән:

–Каян чыккан карачкы син? Ниш­ләп йөрисең монда?–дип кычкырып җибәрде.

–Мин синең яңа күршең бу­лам,–диде Гаяз карт, куркудан көрмәкләнә башлаган теле белән.

Ләкин хатын кулыннан ычкынуга:

–Юньле сөйләш, ике мылтыгым бар минем, ачуымны китерсәң, урамга алып чыгып атармын,–диде.

Бу иргә охшаш зат Кәримәдә башта кызгану хисе тудырса, мыл­тык сүзен ишеткәч, бераз шүрләп куйды тагын. Әмма:

–Карарбыз, кем кемне атар әле,–дип әйтерлек көч тапты ул үзендә.

Кара син бу әтрәк-әләмне! Атам диме? Әйдә, атып карасын! Аннан күз күрер тагын...
Менә шул көннән башланды инде тәмуг. Бер көнне эштән кайтса, Кәримә капкасында 200ле кадак белән кагылган такта күреп, авызын ябалмый торды.

Якынрак килгәч кенә: “Бу йортта токымлы, мөгезле эре терлек яши, сак булыгыз, көтмәгәндә ташланырга мөмкин”,–дигән сүзләр сырланганын күрде. Аннан, тактаны капкасы белән бергә төбе-тамырыннан тартып алып, җиргә салып таптады да, зур адымнар белән күршесенә кереп китте.

Ләкин тегесе котырган хатыннан куркып, мунчасында качып калды. Ә Кәримә ачуыннан аның тәрәзәсен бәреп ватты. Соңыннан бик тә кыю кыяфәт белән ирнең бер тавыгын кыстырып чыгып китте.

–Тик тор дим мин сиңа! Алайса, тере килеш йоныңны йолкып бетерермен,–дип, мескен тавыкны кетәклеккә ябып та куйды. Аннан төне буе Гаяз карттан ничек үч алырга икән дип баш ватып чыкты. Тик, гөнаһ шомлыгына каршы, белем, тел ягы чамалы икән аның, чөнки башына бер әйбәт фикер дә килмәде, ул, гомумән, яңа күршесенә “әтрәк-әләм”, “йөнтәс” дигәннән бүтән исем куша алмады. Шуңа күрә берәр “матур” сүз әйтүен үтенеп, икенче як күршесенең 11 сыйныфта укучы улына кереп китте:

–Карале, кем, башы эшләми торган кеше кем дип атала?–дип сорады ул күрше малае Айраттан.

–“Дивана”, “юләр”...

–Монысын мин дә беләм. Шуны матур итеп, китапча итеп әйт әле.

–Алайса, “акылга зәгыйфь” була инде...

Икенче көнне көтү куарга чыккан авыл халкы Гаяз картның өй почмагында “Бу сарайда акылга зәгыйфь әтрәк-әләм тора” дигән язуны күреп, ах итте. Алай гына да түгел, хатын аны кызыл буяу белән йортның бүрәнәләренә язган иде. Гаяз кебек такта кагып вакланып тормаган инде бу. Шуны бетерәм дип Гаяз карт буяуга батып бетте. Юды, кырды, ләкин бер файдасы да тимәде. Аптырагач, язуны яшерәм дип, такта кагып куйды. Аннан шул тактаны агартырга кереште. Чөнки урам як, барысының да күзенә ташланып тора. Ләкин черегән такта кинәт килеп чыгып, мескен карт җиргә сузылып ятты.

Моны ук көтмәгән иде Гаяз. Ни­чә тапкыр өйләнеп, ничә тапкыр аерылышты, ләкин мондый хатын күргәне булмады, киресенчә, ул үзе аларны утлы табада биетте. Ә моны кара син! Гаяз белән көрә­шеп маташа бит! Эшкә киткәнче талаша, эштән кайтканда беренче эше итеп капка ярыгыннан Гаяз картны күзли дә, аны күрүгә дөнья бетереп кычкырырга, күршесен әллә нинди гөнаһларда гаепләргә тотына. Әле Кәримәнең сарыгын ашаган, әле тавыгын урлаган, әле мунчасына ут төрткән икән ул... Ә бит бөтен бәлаләрдә дә Кәримә үзе гаепле. Баш шәрифләре бушаган хатын үзе мунчасындагы утын сүндерергә оныта, үзе капкасын япмый да, сарыклары чыгып кача. Ә гаепне Гаязга сылтый. Монысы мораль зыян булса, ә матди зыян күпме? Ачуы чыккан саен котырган үгез кебек кыланып Гаяз картның бакча коймасын җимереп бетерде бит инде. Кешегә әйтсәң, кеше ышанмаслык хәл!

 Шул хатынны тыя алма әле! Алай гына да түгел, курка да бугай ул Кәримәдән. Курыкмаса, хатынны күрүгә мунчасына кереп шылмас иде. Вәйт, капты Гаяз башлары. Соңгы хатыны белән аерылышып хараплар гына булды бит! Саниянең кадерен белеп кенә яшисе калган икән. Кәримә баштарак очрамады, югыйсә, хатыннарны чагыштыра белгән булыр иде ул...

–Нәрсә, җиңелдеңме? Йортыңның түбәсенә ак флаг эләбезме? Ә сарык-тавыкларны “участковый” белән эзләргә керәчәкбез. Яртылаш янган мунча өчен дә сиңа акча түләтәбез. Син ут төрттең аңа, әтрәк-әләм! Кәҗәң ашаган кәбестә, сыерың таптаган бакча, төнлә минем бәрәңге бакчасыннан урлап җыйган чөгендерләреңне дә онытма. Шуларга тибеп аударган капка белән минем өр-яңа “Дружба” пычкысын да куш. Кыскасы, беттең син әтрәк-әләм!–дип йодрыкларын болгарга тотынды Кәримә.
Юк, бүтән бу хәлләргә түзеп тора алмый инде Гаяз. Башы себер китсә китәр, ләкин үзен башка мыскыл иттермәячәк ул. Шул уйлар белән өенә йөгереп кереп китте дә, үзе белән бер яшьтәге ау мылтыгын күтәреп килеп тә чыкты Гаяз карт. Аннан соң ботларын аерып басып, бер күзен кыса төшеп, Кәримәгә төзәде.

–Кулларыңны күтәр, кузгаласы булма! Кыймылдауга шундук атып үтерәм!–дип акырырга тотынды.

Калтырап төшкән Кәримәне күргәч, башта авызы ерылды, соңыннан көч-куәт керде картка. Мылтык тотып басып торган менә шушы мизгелдә җиңү дигән хиснең бөеклеген, тәмен татыды ул һәм тагын да катырак итеп:

–Җиргә сузылып ят!–дип кычкырып җибәрде.

Ләкин Кәримә җиргә ятасы урында, Гаязны бәреп екты да, мылтыгын тартып алып, үзенең тезенә китереп сукты. Чөнки аның бу хәлләрне кинода күргәне бар.
  
Тезләренә бер китереп сугалар да, мылтык икегә сына. Ләкин Кәримәнең мылтыгы селкенмәде дә, ә хатын авыртудан тешләрен кысып куйды. Ул да булмый, мылтык көтмәгәндә атып җибәрде. Моны ук көтмәгән күршеләр икесе дә йөрәкләренә ябышты. Гаяз карт үзен Кәримә атып үтерде дип уйлап, кулын күкрәгенә куеп, җиргә сузылып ятты да, фәрештәләр көтә башлады. Ләкин алар урынына Кәримәне күреп, аңын җуйды.

Шулай итеп, ике күрше сәламәтлеген какшатса, авыл халкы бу хәлләрне тагын да күпертеп, матурлап сөйләп ямь тапты. Имеш, Гаяз төне буе Кәримәне мылтык тотып саклап торган. Икенчеләре иртән: “Кәримә Гаяз картны атып үтергән”,–дип күз яшьләре дә түгеп алдылар. Полициядән килделәр, яздылар, сыздылар, сораулар алдылар. Гаяз белән Кәримәне генә түгел, мылтык эзләп абзардагы малларны да өркетеп бетерделәр. Кем белә, бәлки аларга да протокол төзегәннәрдер? Ике көн буе башына юеш сөлге урап яткан Кәримәгә никтер шулай тоелды. Тик мылтыкны кая куйганын исенә төшерә алмый интекте ул. Куркуыннан кая тотып атты икән соң ул аны? Хәзер нигә мылтык эзлиләр соң? Тапмасалар ярар иде, йә бер-берсен атып үтерерләр. Бүген белән көн бетми бит әле, тагын күршеләр булып яшиселәре бар, Алла боерса.

Кәримәдән бигрәк Гаяз карт­ның кәефе китте соңгы көннәрдә. Дөре­сен генә әйткәндә, ул аның башта сәбәбен дә белмәде. Ләкин борчуы­ның сәбәпчесе югалган мылтык түгел ин­де. Эш башкада монда. Тик нәрсәдә? Җитмәсә, күршесенең йорт ягына ка­рап, муеннары кыегаеп бетте. Нигә чык­мый, кычкырмый соң әле ул? Үлеп кит­мәгәндер бит? Өч көн түзде Гаяз карт, ә дүртенче көнне горурлыгын, куркуын йодрыгына йомарлап, күрше йортка юнәлде. Ике елга якын кычкырышканнан соң болай тыныч яшәве дә күңелле түгел икән. Бөтенләй сагыш басты картны.

–Кәримә,–дип гомерендә беренче тапкыр тыныч кына, назлы итеп эндәште Гаяз карт. –Әллә авырып киттеңме, бер дә күзгә-башка чалынмыйсың?

–Әтрәк-әләм, синмени әле бу? Бар, берәр чынаяк чәй яса, эчәсем килеп тора,–диде Кәримә дә үзенә хас булмаган ягымлы тавыш белән.

Аларның күптән болай тәмләп чәй эчкәннәре юк иде. Сөйләшер сүзләре дә никтер бетми. Бер-берсенә назлы караш ташлап, гөрләштеләр генә.

“Өйләндем дә аерылыштым, тормыш барып чыкмады. Чөнки үземә пар яр таба алмаганмын икән. Миңа Кәримә кебек өздереп сүзен әйтә, үз-үзен яклый алган, янып торган хатын кирәк. Ә мин картаеп беткәнче боламыклар янында йөрдем”,–дип уйлап куйды Гаяз.

“Ничә ирне куып чыгардым әле мин? Нигә яши алмадым? Чөнки миннән куркып, дер калтырап көн күрделәр, “тор” дисәм, тордылар, “ят” дисәм, яттылар. Кулларыннан бер әйбер дә килмәде. Үзем кактым, үзем сүттем, үзем салдым, үзем төзедем.

 Менә, ниһаять, Ходай ялваруларымны ишетте. Күршемә үк сугыш чукмары Гаяз картны китереп утыртты. Бәләкәйрәк, йончылганрак, кәнишне. Ләкин мин аннан үзем теләгән ир-атны ясап куячакмын. Ашатачакмын, юындырачакмын, киендерәчәкмен дигәндәй... Тагын бер 30 кило кушсаң, минем чаклы була ул”,–дип хыялланды хатын.
     
Шушы хәлләрдән соң төгәл бер атна узгач, бергә яши башлады алар. Авыл халкы да җиңел сулагандай, дөньялар да тынгандай булды. Ләкин бу тынлык озакка бармады. Авыл халкы дәррәү килеп, яңа парның гайбәтен сата башлады.

–Кичә Кәримә Гаязны сәнәк күтәреп куып йөргән,–диеште берәүләр.

–Ә Гаяз Кәримәне фермасына кадәр мылтык күтәреп куып барган,–диделәр икенчеләр.

Ул да булмый, аларның җитәклә­шеп су буена төшүләре хакында га­җәпләнеп сөйләделәр. Күгәрчендәй гөрләшәләр, гашыйклардай карашалар икән үзләре.
Әле беркөнне Гаяз карт Кәримәсе авырып киткәч:

–Кычкыр, сугыш, мылтыктан ат, лә­кин дәшми авырып ятма,–дип елап та алган, имеш.

Вакыт-вакыт аерым да яшәп ала алар. Бер-берсенә койма аша бакчаларында аунап яткан черек алма атышалар. Аннан бергәләп шуларны көлешә-көлешә җыештырырга керешәләр. Аларның тормышлары кайнап тора. Кәримә нечкәреп, Гаяз карт тазарып китте. Кыскасы, соңарып кына булса да, тиң ярларын таптылар.

* * *

"Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 23 февраль 2012 № 8
Рубрика: ПРОЗА Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
21 Июнь 2019 11:49 1145
ӨСКӘ