Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Тозлы балыкны кибеттә ничә кат юалар?

20 Июнь 2013 903
Һәр көнне эштән кайтышлый ишегалдында урнашкан зур супермаркетка сугылам. Әллә ни кирәк булмаса да, шуны бер әйләнеп чыга торганга әйләндем. Сатучылары да таный башлады үземне. Ә бер кассир белән бигрәк тә аралашып киттек.
Ул да миннән ерак тормый икән. Бер кичне балалар мәйданчыгында кич утырганда ул миңа кибетнең сатып алучылар белми торган серләрен ачты. Кибет урнашкан урамны һәм үзенең исемен телгә алмавымны кат-кат үтенеп, безнең көн саен нинди капкынга эләгүебезне сөйләде ул.

“Сатып алучылар – җимгә эләккән балыклар кебек”, – дип башлады сүзен кассир кыз. Кибетнең ишек төбенә үк алдавычлар урнаштырылган икән. Беренче капкын – товар тутыра торган арба. Баксаң, арба зур булу сәбәпле, анда салынган товар аз күренә һәм кулыбыз үзеннән-үзе күбрәк ризыкка сузыла икән. Товарның ничек урнашуы да мөһим. Без көн дә сатып ала торган ипи, сөт ише азыклар кибетнең иң түренә урнашкан. “Шуларны гына алам”, дип кибеткә кергән кешенең күзе юлда очраган теләсә нинди товарга төшә. Ә юлда “сары бәяле”, акцияле товарларга абынасың. Кем алар яныннан тыныч кына узып китә, йә? Кагыйдә буларак, акция итеп срогы чыга башлаган товарларны куялар. Көндәлек куллана торган товарлар һәрвакыт аскы рәтләргә тезелә, ә кешенең күзе һәрвакыт күз югарылыгындагы товарларга төшә. Шунлыктан, комсызланып, бер кирәкмәгән әйберләрне дә арбага аударабыз. Кибеттә товарларның урыннарын да еш кына алыштырып торалар. “Менә монысы иң отышлы алым, – диде миңа танышым. – Тозга дип кенә кергән кеше дә, аны кичәге урында түгел, ә бәлки кибетнең бөтенләй башка почмагында табарга мөмкин. Ә арзанлы тозга гына кергән кеше юл уңаендагы башка товарларга да кагылмый калмый”. Шулай итеп, кассага килеп җиткәч кенә бер кирәксез әйберләр хуҗасы булуыбызны аңлыйбыз.

Сату үзәкләрендә “планлы алдау” дигән төшенчә дә бар икән. Моның өчен хәтта кассирларны махсус укытканнар. Танышым миңа күрше кассада утыручы туташ белән булган бер хәлне сөйләде: “Шулай бервакыт Н. исемле кассир бер ханымга хезмәт күрсәткәндә, ике шешә сыек маен касса аша уздырмады. Чиратта кеше шулкадәр күп иде, ханым артык бирелеп карамады да бугай. Чекта күрсәтелгән кадәр сумманы түләгәч, ишеккә җиткәч, сигнализация кычкыра башлады. Билгеле, каравылчылар йөгереп килде һәм чек белән пакеттагы алынган товарларны чагыштыра башладылар. Әлбәттә, ике шешә сыек май өчен түләнмәгән бит! Кассир ике иңбашын сикертеп “белмим, күрмәдем” дип җаваплады. Димәк, сатып алучы сыек майны урлап чыгарга маташкан була бит инде. Күз яше белән елаган апаны кабинетка алып кереп киттеләр. Монда инде полиция, җинаять эше кузгату белән куркыта башлыйлар. Менә шул вакытта сатып алучы җебеп төшә һәм эшне зурга җибәрмәс өчен, теләсә нинди сумма түләргә әзер булуын ычкындыра.

Киштәдә тезелгән товар астындагы бәяне кайсыгызның беренче карауда ук дөрес итеп күргәне бар? Моңа да зур осталык кирәк. Күп очракта алданганыбызны чектан карап кына беләбез!

Кибет урталарына үлчәп, пакетка тутырып куелган кәнфит-печенье, җиләк-җимешләрне дә алырга яратабыз. Әмма язуда күрсәтелгән ярты кило урынына ике йөз граммга азрак тутырганнардыр дип башыбызга да килми шул!

Сер түгел, һәрбер товар иртә­ме-соңмы бозыла, шуңа күрә җи­теш­терүчеләр продуктның ярак­лылык вакытын күрсәтәләр. Шул срокка әлеге товарны сатып бетерү һәр кибетнең кулыннан килә торган эш түгел. Закон буенча, срогы чыккан товар киштәдән алынырга тиеш. Әмма кассир кыз әйтүенчә, яраклылык срогы чыга башлаган һәр продуктның этикеткасы өч көн саен алышынып тора икән. Күптән түгел тозлы балык алырга теләгәч, кассада ник кире калдыртканын аңладым мин аның хәзер. Ул балыкны инде дүрт тапкыр салкын суда юып төргән булганнар икән!

“Артык товар”. Болар сезнең кәрзиндә түгел, ә чегыгызда гына күренә. Мисал өчен, сез бер үк төрле биш йогырт аласыз икән, аны җиде итеп исәпләргә мөмкиннәр. Бу гөнаһлы юлга танышым да еш кына баса икән. Аларның да хәлен аңлап була кебек, алдау буенча план тутырасы бар!

Кассирлар кү-үп әйбер алган клиентларын бигрәк тә ярата. Кагыйдә буларак, алар йә байлар, йә атналык ризык алып куючылар. Шунлыктан кайбер кыйммәтлерәк продукцияне ике-өч тапкыр исәпләүгә артык игътибар итмиләр икән.

Хәйләкәрлекнең тагын бер төре – товарның кодын алыштыру дип атала. Мәсәлән, шоколад алдым ди. Ә аның ниндие генә юк! Әлбәттә, сыйфатына карап, бәясе үсә. Кассир мин алган шоколадны башка кыйммәтлерәк төрдәгесенең штрих-коды белән “пробивать” итәргә мөмкин. Бу вакытта кассир аппараты укымауга сылтап, кодны кулдан җыя. Шуңа күрә аеруча үткен күзле булырга кирәк.

Сату нокталарында чек бирелмәүгә дә күп вакытта күз йомабыз. Баксаң, “чек бирә торган аппарат ватылды” яки “ чекны аппарат йотты” кебек сылтаулар аша, кассир телдән әйткән суммага үзенә кирәкле “чәйлек”не дә кушып әйтә икән.

Кассада торганда гына да, статистика буенча ун кешенең тугызы касса буена урнаштырылган вак-төяк товарларны да үз итә.

Кырый киштәләрдә һәрвакыт ярак­лылык вакыты чыга торган товарлар урнаштырыла. Бу аеруча сөт ризыкларына кагыла икән.

Үзе сәүдә өлкәсендә эшләсә дә, “тугызлы магия”сенә танышым күп сатып алучылар кебек үзе дә алдана. 39 сумлык товар 40 сумга караганда арзанрак кебек күренә шул. Һәм бөтенебез дә “тугызлы”га алданабыз.

Кассир кыз, сүз ахырында, кибеткә ач килеш кермәскә киңәш итте. Бу вакытта сатып алучы акча янчыгына карап тормый. Гадәттә, кеше эштән кайтканда киштәләргә һәм суыткычларга яраклылык вакыты чыга башлаган ярымфабрикатларны тутыралар. Көндез срокларга игътибар итсәләр дә, кичке якта болары да сатыла икән.

Чулпан ШАКИРОВА

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ