Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Тормышың тиешле дәрәҗәдә үткән икән, картлыктан оялырга кирәкми”

11 Сентябрь 2020 394
Рамил хәзрәт
Юныс белән әңгәмә
– Рамил хәзрәт, мәхәббәтне чир, диләр. Мәхәббәт белән генә өйләнешү дөресме?

– Мәхәббәт дигән төшенчә зур һәм тирән мәгънәгә ия. Аллаһы Тәгалә мәхәббәт турында безгә: “Кешеләрнең күңелләренә Мин мәхәббәт һәм рәхмәт салам”, – ди. Ислам дине буенча мәхәббәт үзе генә була алмый. Яраткан кеше үзенең яраткан кешесенә рәхимле дә булсын, аның хакында уйласын, кайгыртсын. Әгәр дә ул үзе, үзенең хисләре турында гына уйлый икән, бу эгоизм дип атала.
Беренче этап – гашыйк булу. Әмма гашыйк булу әле ул мәхәббәт дигән сүз түгел. Кеше бер күрүдә телевизордагы берәр артистка да гашыйк булырга мөмкин. Бу әле ярату түгел. Кайчан кеше күбрәк үзенең хисләре турында түгел, ә яраткан кешесе хакында уйлый, аның хакында кайгырта – чын ярату шул була. Менә бу чын мәхәббәт. Әгәр чын мәхәббәт эталонын күрәсебез килсә, ул – ананың баласына булган мәхәббәте. Үзе киенмәскә, үзе ашамас­ка мөмкин, әмма баласын киендерә, ашата. Баласын үзеннән өстен күрә ала. Кешенең фәкать үзенең баласын гына үзеннән өстен күрергә көче җитә.
Мәхәббәт – чир түгел, ул – Аллаһның бүләге. Аллаһның бүләге булса гына кеше ярата ала. Аллаһның бүләге булмаса, кешенең яратырга кодрәте җитми. Яратмаган кешедә рәхимлелек тә юк. Ул кешеләрне яратмый икән, табигатьне дә яратмый. Иң әүвәл Аллаһны яратмый. Без, мөселман кешеләре, иң беренче Аллаһны яратабыз. Рәсүлебезне (с.г.в), әти-әниләребезне, хәләл җефетләрне, балаларны. Менә бу чын мәгънәсендә ярату. Ярату ул – Аллаһның зур көче, зур бүләге һәм нигъмәте.

– Кияүгә чыкканчы кыз булачак каенанасын ничек итеп тикшерә ала?

– Кияүгә чыгу, өйләнү алдыннан тикшерү, мәгълүмат туплау хәерле гамәл. Ничек итеп тикшерергә дигән төгәл кагыйдәләре юк. Әйтик, булачак килен булачак иренең әти-әнисенә кунакка килә. Анда сөйләшү, бер-берең белән танышу була. Шунда аңлый алган кыз үзенең булачак каенанасын, әлбәттә, аңлап ала.
Революциягә кадәрге чорларда егет белән кызның еллар буе очрашып йөрүләре булмаган. Гомумән, мө­селман гаиләләрендә, авыл­ларда андый гадәт булмаган. Яучы әби килгән дә: “Улым, менә шул авылда бер кыз бар”, – дигән. Ул инде кемгә нинди кыз, кемгә нинди егет туры килгәнен белгән. Яучы кавыштырган. Хәтта: “Бер-беребезне күрмәдек тә, өйләнештек, ун балабыз булды, гомер буе бер-беребезне яратып яшәдек”, – дип әйтүчеләр бар. Һәм ул вакытта аерылышулар да булмаган. Бүген исә гаиләләрнең 60-70 %ы таркала. Бер караганда, ике, өч, биш ел аралашып йөриләр. Әти-әниләрен дә күргәннәр, аларда кунакта булганнар, чәй дә эчкәннәр, бәлеш тә ашаганнар, бөтенесен беләләр. Әмма өйләнешкәч, дүрт-биш айдан соң биш ел буе булган дуслыклары каядыр юкка чыга. Галимнәр, психологлар да әйтә: “Аның кадәр күп төпченү, йөрү, тикшерү кирәкми”. Иң мөһиме: никах, ике-өч тапкыр күрешү. Берникадәр зур булмаган вакыт эчендә син аңладың икән бу кешенең холкын, әти-әниләрен, гыйлемен, әдәбен, әхлагын, иманын, иман дәрәҗәсен – шул җитә. Намаз укуы, дингә карашы ошады икән, язмышыңа буйсын! Озак еллар буе йөрү Ислам динендә хупланмый.

Килен-каенана проблемасы ник пәйда була?

– Бездә киленне читләштерү гадәте бар. Күпме күрергә туры килде: каенана киленне яратмый, әмма картайгач шуның кулына кала. Киленне гаеплиләр – аларның яраткан, әйбәт улларын кулга төшергән, әти-әниләренә кайтармый, күрсәтми... Әгәр дә киленгә карата бу гаепләр урынсыз икән, азаккы тормышыгызны Аллаһы Тәгалә шул яратмаган киленегез кулына калдырачак. Гомер буе аякта йөргән 80 яшьлек каенана килененең күзенә карап ята: “Миңа кайтып чәй ясап бирер микән, мине кайтып карар микән”, – дип. Аллаһы Тәгалә шундый сынау бирергә мөмкин. Әмма кайвакыт киленнәрдә дә гаеп булмый калмый. Киленнәр кайвакытта ирне әти-әнисеннән, туганнарыннан астыртын сәбәпләр белән ераклаштыра. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Кем дә кем хатынының сүзе белән әнисеннән ерагая, бу кешегә Аллаһның, фәрештәләрнең һәм бөтен кешеләрнең ләгънәте булыр”, – ди.

– “Бәкара” сүрәсе, 227 аять: “Аерылырга теләү котылгысыз булса, ир белән хатын аерылыр”. Аерылуның котылгысыз булуы ни ул?

– Динебездә никах бар, башка диннәрдән аермалы буларак бездә талак та бар. Талак – аерылышу. Аллаһы Тәгалә: “Бер-берегезгә ошамыйсыз икән, утырып сөйләшегез, вәгазьләшегез, бер-берегезгә кимче­лекләрегезне әйтегез”, – ди. Бу хәл бер, ике, өч, ун мәртәбә булырга мөмкин. Аннан соң бер-берегезгә ниндидер чаралар күрегез. Аллаһы Тәгалә: “Берникадәр вакыт бергә йок­ламагыз”, – ди. Галимнәр: “Өч көннән алып бер айга кадәр бер-берегезне калдырыгыз”, – ди. Ул үзенә күрә бер гыйбрәт, дәрес. Бу да ярдәм итмәсә, Аллаһы Тәгалә әйтә: “Ике тарафтан да китерегез үзегезгә ышанган хәкимнәр, хатын, ир ягыннан”. Гаиләне саклап калу – Ислам диненең беренче таләбе. Берничек тә булмаса, гаилә бармый, аңлашу юк, яшәү авырайды, ниндидер сәбәпләре үтәлми икән, шул вакытта бер мәртәбә “талак” дип әйтегез дә өч ай буе көтегез. Шушы өч ай эчендә дуслашсагыз, дуслашып китәсез, дуслашмасагыз, бер-берегез белән талак кылынган булырсыз. Дин: “Ничек матур итеп кавыштыгыз, мөэминнәрчә аерылыша да белегез”, – ди.

– “Бәкара” сүрәсе, 233 аять: Ана­лар­ның ашау-эчүе, киеме, баланың атасы өстеннән булырга тиеш”. Баланың атасы үлеп китсә, имезүче хатын нишләргә тиеш?

– Дин буенча гаиләне ашату ир өстендә. Әмма ирнең дә хезмәт хакы аз булырга мөмкин. Ислам динендә гаиләне карау, финанс хәлләре хатын-кыз өстенә дә йөкләнә. Икесе бергә алып барырга мөмкин. Имезүче хатынның ире үлеп китсә, хатынның үзе өстендә кала. Хатынның туганнары, әти-әниләре, иренең әти-әниләре бу хатынны ярдәмсез калдырмаска тиешләр.

– Хатынның бернинди һөнәре юк икән, ул ире өстендә яшәргә тиешме?

– Ир бит кемгә өйләнгәнен белә, үзе сайлап алган. Кирәк икән, профессорга, доцентка, кирәк булса гыйлемсез, дип­ломсыз кешегә өйләнсен. Бу хатынга өйләндең икән, өстеңә әманәт алдың. Бармы аның гыйлеме, белгечме ул, дипломы бармы-юкмы, син аны белергә тиеш. “Беркая да эшләмәсен”, – дип хатын алгансың икән, 100% синең өстә була. Хатын-кызның гыйлемле булуына ирләр каршы төшәргә тиеш түгел. Хатын-кыз гыйлемле булган саен гаилә өчен хәерлерәк.

– Ни өчен?

– Балалар күп вакыт ана белән була. Гыйлемсез анадан балалар гыйлем алмый. Гыйлемле анадан балалар гыйлем ала. Иргә дә гыйлемле хатын белән уңайлы, чөнки ул гыйлем, хикмәт, дин, иман белән идарә итә. Гыйлемле хатыннардан ирләр куркырга тиеш түгел. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Гыйлем алу ир, хатын өчен фарыз”, – диде.

– Ир үзенең хатыны була торып, ни өчен чит хатыннар белән йөри?

– Никахсыз булса, бу зина дип атала. Зина Ислам динендә иң зур гөнаһлардан санала. Дөнья һәм Ахирәттә бу кешегә зур газап. Бу тыелган гамәл. Аллаһы Тәгалә: “Зина кылма”, – дип әйтми, “Зинага якын да барма”, – ди.

– Бу нәрсә дигән сүз?


– Зинага илтә торган гөнаһларны да кылма. Зина бит ул кечкенә әйбердән башлана: карау, тыңлау, күрүдән. Күз, колак, тел, кул, аяк зинасыннан да сак­ланырга кирәк, чөнки алар барысы да зур зинага китерә.

– Зина кылучыга дөньяда нинди газап?

– Түбәнчелек, малы, сәламәтлегенә зыян килә. Балалары, оныкларына кадәр зәхмәте, гөнаһының тәэсире тия. Бу дөньяда ук тискәре җимешләрен бирә торган бик түбән гөнаһ ул. Кыямәт көнендә аларның хәле бигрәк тә куркыныч була.

– Ир белән хатын арасын боза торган сихердән ничек сакланырга?

– “Бәкара” сүрәсе, 202 аятьтә Аллаһы Тәгалә: “Бер сихерче дә сезгә зыян сала алмый, әгәр дә моңа Аллаһы Тәгаләнең кодрәте булмаса”, – ди. Бу иң мөһим кагыйдә. Ягъни сихерче сиңа нинди генә зыян теләсә дә, Аллаһы Тәгалә моңа ирек куймаса, сиңа зыян килми. Шуңа күрә “Ник миңа шушы сихернең ирешүенә Аллаһы Тәгалә юл ачты икән?” – дип уйларга кирәк.

– Сихерләүләреннән куркып, йортыңа кеше кертми башласаң, дөрес буламы?

– Куркып яшәргә кирәкми, әмма сак булырга кирәк. Иң зур саклык чарасы – Аллаһ белән араң якын булсын, Ул сине мәсхәрәгә калдырмас.

– Сакланганны Аллаһы Тәгалә саклый, дигән сүз дөресме?

– Коръәндә мондый сүз юк, бу – татар сүзе. Аллаһы Тәгалә әйтә, дип әйтергә ярамый. Аллаһ әйтмәгән сүзне әйтәбез икән, бу зур гөнаһ.

– Өйләнешкәнче әйбәт егет, әйбәт кызны ничек табарга?

– Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Өйлә­нергә була чибәрлегенә, нәселенә, малына, диненә карап. Дине­нә карап өйләнсәгез хәерлерәк”, – ди. Кеше гадәттә күңеленә, җанына нәрсә туры килә, шуны эзли. Рус әйтә бит: “Скажи мне кто твой друг, я скажу кто ты”, – ди.

– Нәрсә дигән сүз бу?

– Кешенең җаны нинди халәттә, ул шундый кешене эзли. Кешенең дустына карап, аның җаны нинди икәнен әйтеп була. Янындагы кешесе зур дәрәҗәдә икән, җаны да зур дәрәҗәдә, янындагы дусты түбән икән, җаны да түбәнәйгән дигән сүз. Кешенең җанын үстерергә кирәк. Иманы камилләшсә, ул кеше камил иманлы кешене сайлый.

– Чехов бер әсәрендә болай дип яза: “Бер-берсен сөйгән егет белән кыз күп еллар узгач, картаеп әби-бабай булгач янәдән очраштылар һәм бер-берсенең картлыгыннан оялдылар”. Картаюдан ничек оялмаска? Кайбер картлар көч-хәл белән йөри бит.

– 90 яшьлек бер галимнең бөтен теш­ләре дә урынында һәм ул сәламәт булган. Шәкертләре: “Сез ничек шулай сәламәт калдыгыз?” – дип сорагач: “Мин аны яшьлектә сакладым”, – дигән. Тормышта Аллаһы Тәгалә куш­кан кануннарны үтәсәк, сәламәт­ле­ге­без саклана һәм ул картлыкта да җи­меш­ләрен бирә. Яшьләр үпкәләре эшләгәндә тәмәке тартып, сыра эчеп йөриләр. Бавыры эшли. Ул үзен әллә кемгә куя. Көннәрдән бер көнне картая. Никотин, зарарлы матдәләр бе­лән шлакланган организм тиз картая һәм кеше авыр хәлдә кала. Динебез карт­лыкта да, яшьлектә дә сәламәт булып яшәргә өнди. Тормышың тиешле дәрәҗәдә үткән икән, картлыктан оялырга кирәкми.


***

Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 21 июнь 2018 №24
Рубрика: ДИН ВӘ ЙОЛА Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Ноябрь 2020 11:58 2650
30 Ноябрь 2020 10:35 2059
3 Ноябрь 2020 13:21 1911
16 Ноябрь 2020 09:59 1512
ӨСКӘ