Язмалар исемлегенә күчү
– “Бәхет акчада түгел” диючеләр белән килешәсезме?
– Иҗат кешесенең бәхете, әлбәттә, җаны-тәне белән бирелеп иҗат итүдә. Ләкин аның матди ягы нык булырга тиеш. Чөнки яшәү, сәламәтлек, күп кенә мөмкинлекләр акчага корылган.
– Ирләр алдында көчсез булып күренергә киңәш итүчеләр бар.
– Минем фикеремчә, күп кенә хатын-кыз “мин барысын да булдырам”, дип яши һәм моны янәшә-тирәдәгеләргә күрсәтергә, исбатларга тырыша. Бөтен җаваплылыкны үз өстенә алган хатын янында ир, әлбәттә, кулларын, аякларын салындырып әзергә яшәргә өйрәнә. Мин кызыма да “уңганлыгыңны күрсәтергә ашыкма”, дип өйрәтәм. “Күрми”, “ишетми”, “дәшми” кала белергә, бераз хәйләкәррәк булырга кирәк тормышта.
***
Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының иртәгә чыгачак, яңа саныннан укый алачаксыз.
Гөлүсә Шаһбан: “Тормышта бераз хәйләкәррәк булырга кирәк”
16 Сентябрь 2020 649

Җиңел машинада Рәсәйне иңгәбуйга йөргән, 24 урынлы автобус белән труппаны гастрольләргә йөрткән хатын-кызлар күпме икән?! “Тимергә әйләнеп беткәнмендер инде үзем дә”, – ди дә ул, күңелләрне кузгатырлык җырлар, мәхәббәте ташып торган шигырьләр иҗат итә. Сүзем Гөлүсә Шаһбан турында.
– Иҗат кешесенең бәхете, әлбәттә, җаны-тәне белән бирелеп иҗат итүдә. Ләкин аның матди ягы нык булырга тиеш. Чөнки яшәү, сәламәтлек, күп кенә мөмкинлекләр акчага корылган.
– Ирләр алдында көчсез булып күренергә киңәш итүчеләр бар.
– Минем фикеремчә, күп кенә хатын-кыз “мин барысын да булдырам”, дип яши һәм моны янәшә-тирәдәгеләргә күрсәтергә, исбатларга тырыша. Бөтен җаваплылыкны үз өстенә алган хатын янында ир, әлбәттә, кулларын, аякларын салындырып әзергә яшәргә өйрәнә. Мин кызыма да “уңганлыгыңны күрсәтергә ашыкма”, дип өйрәтәм. “Күрми”, “ишетми”, “дәшми” кала белергә, бераз хәйләкәррәк булырга кирәк тормышта.
***
Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының иртәгә чыгачак, яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика:
Автор: Альбина Гайнуллина