Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Тормыш ул – түзү”

6 Декабрь 2016 1326
Гаилә, мәхәббәт, ир белән хатын мөнәсәбәтләре турындагы вәгазьләрне укучыларыбыз аеруча ярата. Шуңа да бу темалар газета битләрендә еш урын ала. Сәхифәбезнең даими кунагы Рамил Юныс бу юлы гаилә темасына багышланган тугыз сорауга җавап бирде. Биредә ул ир кеше күзлегеннән фикер йөртте. Киләсе саннарның берсендә шушы ук сорауларга абыстай җавап бирәчәк. Фикерләр ничек аерылыр һәм кайсы яссылыкта кисешер икән?
– Күп гаиләләрдә “бала хакы”, “кешедән яхшы түгел” дип яки башка сәбәп белән ир белән хатын бер-берсенә түзеп яши. Болай гомер итү дөресме?
– Кайберәүләрнең үзенә ышаныч көче тумыштан ук нык була, ә кайберәүләрдә бу хис яши-яши арта. Кемгәдер янында ышаныч көче биреп торучы зат кирәк һәм ул моннан китсәм нишләрмен дип курка. Ә менә үз көченә ышанган, нык холыклы адәм түзеп яшәми. Боларның кайсы хәерле икәнен Аллаһы Тәгалә үзе генә белә. Моннан тыш, чебиләрне көзен саныйлар, дигән сүзне дә онытмасак иде. Ире белән илле елдан артык тигез гомер кичергән әбидән гаилә тормышы турында сорасак, ул да: “Сабыр иттем”, – диячәк. Шул сыйфаты сәбәпле Аллаһы Тәгалә аңа сары алтын бирә. Раббыбыз: “Иң яраткан кешеләрем – сабырлар”, – ди. Тормыш ул – түзү. Тик аның да чиге бар һәм ул сиңа зыянга эшли башларга тиеш түгел.

P.S. Бу турыда тулырак "Акчарлак" газетасының 8 декабрь көнне чыгачак 49нчы санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Энҗе Басыйрова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Апрель 2019 15:24 1449
ӨСКӘ