Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“ТНВ” корреспонденты Австралия килене булып куйган

19 Март 2019 996
“Татарстан хәбәрләре” коррес­пон­денты, “Канун. Парламент. Җәм­гыять” тапшыруын алып барган Фин­зия Газизова көнгерәләр иле – Австралиягә күченеп киткән.
– Финзия, Австралиягә нинди җилләр ташлады?

– Тормыш җилләре дисәк, дөрес бу­лыр. Иремнең тамырлары Кукмара белән Балтач якларына барып тоташа. Үзе исә 20 елга якын Австралиядә яши. Аның белән 3-4 ел элек Казанда дуслар таныштырды. Башта аның белән китәргә мөмкинлек булмады. Эшемне, Татарстанымны калдырасым килмәде. Ирем елга ике-өч тапкыр кайтып йөрде. Мин китәргә карар кылгач, виза бирмәделәр. Аннан әтием үлеп китте. Әнигә үзенә генә авыр булыр дип, тагын калдым. Шулай өч ел үтеп тә китте. Узган елның сентябрь аенда, ниһаять, Австралиягә күчендек.
– Чит җирдә иң авыры нәрсә булды?

– Сәгать аермасына ияләшү (7,5 сә­гать аерма). Берәр ай күнектем шуңа.

* * *
– Австралиядә иң шаккатырганы нәрсә булды?

– Чисталык! Урамда бер чүп кисәге юк. Пластик савытлар бушагач, аларны юып кына чүплеккә аталар. Чөнки икенче кат эшкәртелүгә китә. Аннан Австралиягә килеп берничә көн торгач, бер юбилейда булырга туры килде. Башта табынга уйгур ашлары чыкты. Өстәлләрне җыештырып алгач, савытларда көнбагыш чыгардылар. Һәм бөтен кеше шуны ашый башлады. Миңа башта гаҗәп тоелган иде.

– Яшәү кыйммәтме?

* * *
Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының 11 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
21 Июнь 2019 11:49 1145
ӨСКӘ