Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Үткәннән хатлар

12 Декабрь 2018 930
Бүген Суфия апага да георгий тасмасы бирделәр. Урамдагы эскәмиягә барып утырды да тасманы башта сумка бавына бәйләп карады, аннары күкрәгенә такты ул. Үзе белән рубин кашлы брошкасы да бар иде, шуның белән беркетеп тә куйды. Брошка – әбисе истәлеге. Кыз унынчы сыйныфны тәмамлап, Казанга укырга киткәндә бүләк итеп бирде аны әбисе. Менә шул вакыйгалардан соң инде 35 ел узып та киткән. Ә инде Суфия апа Җиңүнең 40 еллыгына әбисенә үзе зур бүләк ясаган иде. Ниндиен диген әле...
Беренче курста укыганда ул уку йортында оештырылган “Үткәннәргә сәяхәт” исемле тарих түгәрәгенә язылды. Шәһәр музейларында йөрделәр, тарихи урыннар белән таныштылар. Ә инде беренче курсны тәмамлауга Бөек Ватан сугышы барган урыннарга китте алар. Шушы беренче сәяхәте вакытында 19 ел буе сугыш турында укыган китаплары, караган кинолары бик аз булганлыгын аңлады. Ниндидер 20 көн эчендә сугышның зур фаҗига, олы хәсрәт икәнлегенә төшенде. Палаткаларда яшәүләр, көрәк тотып җир казулар, һәлак булган солдатларның мәетләрен табып, туганнар каберлегенә җирләүләр...

Суфия икенче курстан соң да сәяхәткә чыкты. Студентлар Смоленск шәһәре ягына юл алдылар. Бу юлы Суфия бабасының һәлак булуы турындагы кара кәгазьне дә үзе белән алды. Тик анда бабасының кайда күмелүе язылмаган шул. Сугышның беренче көннәрендә үк армия сафына алынган аның бабасы. Әбисе 19 яшендә бер бала белән тол калган. Ире Салихҗан рухына тугры булган, башка тормышка да чыкмаган.

...Походның унынчы көне дә узып китте. Һава торышы да студентлар өчен бик уңай туры килде: көннәр аяз торды, бер генә болыт әсәре дә күренмәде. Тик менә табылдыклар гына аз булды шул – нибары күгәргән патроннар, солдат котелоклары һәм пуля тишекләре белән чуарланган ике каска... Ләкин яшьләр бирешә торганнардан түгелләр иде, чөнки архив материаллары буенча биредә Смоленск тирәсендә барган сугышларның иң катысы булган, шуңа да алар һәр көнне лагерьдан яңа өметләр белән яңа “квадрат”ларны казырга чыгып киттеләр.

...Ул кичне дә алар кич белән учак янына җыелышып утырдылар. Иртәге көн өчен планнар да, эшләгән эшкә нәтиҗәләр ясау урыны да ул учак. Нарат урманы сагыз исе белән сыйласа, учактагы чыбык-чабык тавышы кичке сагышка күмә иде. Кружкаларга салынган чәйләрен тотып, җитәкчеләре Җәвитне тыңларга әзерләнделәр.

– Иптәшләр, – ул елмаеп куйды, – үзегез күреп торасыз, эшебез көткән нәтиҗәләрне китерми. Табылдыклар бик аз. Коткарса, берәр бәхетле очрак кына коткара инде бу юлы. Бәлки арагызда утыручы берәү иртәгә ниндидер зур табылдыкка очрар әле...

– Э-э-э, шулайдыр шул, – дип куйды әле беренче тапкыр гына сәяхәткә чыккан Солтан, – менә ун көн буена мин бары тик өч авиация снаряды гына таптым.

– Солтан, борчылма, иртәгә сиңа бәхет елмаячак, менә мин әйтте диярсең, – дип җавап кайтарды Суфия, – былтыр мин дә патроннар гына таптым, алай да өметләнәм әле.

Икенче көнне бөтен урманны яңгыратып, Солтанның: “Таптым, таптым! Менә нәрсә таптым, килегез әле!” дигән тавышы ишетелде.

Барысы да Солтанны уратып алды. Ә ул йомшак каз канаты белән яртылаш черегән кыр сумкасын туфрактан арындырып утыра иде. Аннары... сумканы җайлап кына ачтылар, аннан исә кәгазь битләре коелды.

– Син ничек таптың моны? – Җәвит Солтанның җилкәсен кагып куйды.

– Белмим... әкрен генә кечкенә тырма белән тырмалап утыра идем, ниндидер каты таш кебек әйбергә юлыктым. Металл эзләгечне куеп карадым, тик ул металл юк икәнлекне күрсәтте. Менә кул белән актардым инде аннары, – Солтан үзе сөйләнә, үзе кәгазьләрне карый иде.

Кич белән учак янында студентлар кәгазьләрдә язылган сүзләрне укырга тырышып карадылар. Алар барысы да диярлек солдатларның өйләренә язган хатлары булып чыкты. Кәгазьләр җир астында кырык елдан артык ятканнар, тик алай да күбесе укып булырлык иде. Арада татарча язылганнары да бар. Хатлар укуны Суфиягә тапшырдылар. Рус телендәгеләре барысына да аңлаешлы, тик менә бу татарча язылганы гына авыррак укыла. Алай да Суфия ике көн буе тырышканнан соң, хатта язылганнарны укый алды.

“...Кадерлем Бибинур, кояшым минем... Без чолганышта калдык. Смоленск тирәсендә ятабыз. Сазлыкта.

Мин сине уйлап ятам. Синең шомырттай кара күзләреңне сагынам. Инде кечкенәбез дә булгандыр. Малай туса Кәбирҗан, кыз туса Суфия дип куш, яме. Инде үзең белән дә бу хакта күпме сөйләшкән идек, кабатлаган өчен ачуланма...” Бу юлларны Суфия укый алды, әмма грифел белән язылган юлларның күбесе танырлык түгел иде. Бары татарча яхшы белгәнгә генә ул “Герман көе” дип атала торган җырның сүзләрен охшатып укыды. Әбисенең яраткан җыры. Радиода шул җырны тапшырсалар, “Салихҗаным үзе уйнап, үзе җырлап киткән җыр, кызым,” – дия иде ул.

“...Бибинурым, менә безнең өстә тагын дошман очкычлары... Командирыбыз түзәргә куша, боермый да, түзегез генә ди. Ә без түзәргә тиеш, чөнки туган җиребез өчен сугышабыз бит...”

Калган көннәрдә егетләр берничә каберлеккә юлыкты. Ә Суфия исә хатлар укыды. Күрәсең, бу кыр сумкасы почта ташучы солдатныкы булган. Күпме хат ияләренә тапшырылмыйча җир астында яткан. “Барысын да карап чыгып, матбугатка бирергә кирәк”, – диде җитәкчеләре. Суфия сәяхәт ахырына аларны тәртипкә салды. Тик менә татарча язылганы гына һаман тынгылык бирмәде. Бу хаттан ниндидер җылылык сирпелә шикелле тоелды аңа. Ул аны гел үзе белән йөртте, хәрефләрне таный барган саен күңеле күтәрелде, ниндидер олы мәхәббәт тарихы белән үзенең дә бәйләнеше бар кебек булды.

“...Бибинур, менә тагын буш вакытым. Мин истәлекләргә күмелеп ятам. Шомыртлар өлгергән бит. Егетләр белән җыябыз да сыйланабыз. Синең белән шомырт чәчәк атканда кавыштык, хәтерлисеңме? Маңгай өстендәге бөдрә кара чәчләрең ап-ак яулык астыннан берән-сәрән генә шуып чыгалар, син исә аларны “тыңлаусызлар” дип ачуланып, тагын яулыгыңны кысып бәйләп куясың. Минем ул яулыкны тартып аласым килә. И гомерләр, барысы да кичә генә булган кебек. Җирдә август ахыры. Без көн санын югалттык. Бүген ничәсе икәнлекне дә белмибез. Командирыбыз яраланды. Бибинурым, бәхетем син минем, сагындым...”

Суфия бу юлларны укыганда йөзе буйлап күз яшьләре агып төшкәнне сизми иде. Нинди саф, мөкаддәс хисләр, нинди ярату булган бит! Кызның җанын әрнеткәне шул булды – хат авторының исемен укый алмады.

– Йә, укып бетердеңме, безгә кайчан укыйсың инде, – дип аны Җәвит эзләп тапты.

– Бүген укыйм, бетердем, – диде Суфия, күз яшьләрен эчкә йота-йота.

– Син сумкадагы барлык кәгазьләрне дә алдыңмы соң, – дип Җәвит кыр сумкасын ачып селки башлады.

– Тукта, ертасың ич, – дип кенә әйтте Суфия, шулчак сумка эченнән бер фоторәсем килеп төште. Саргаеп беткән рәсемне икәүләп карый башладылар.

Әнекәй генәм! Нишләп күкләр Суфиягә табан ишелә башлады соң?! Кояш та шулкадәр рәхимсез кыздыра. Рәсемнән аңа әбисе белән бабасының өйләнешкәч тә икәүләп төшкән чаклары карап тора иде. Кыз сүзсез калды. Әбисе зурайттырды ич бу рәсемне, бүлмә стенасына элеп куйдылар. Һәр кич йокларга яткач, әбисе ире белән сөйләшеп ята иде. “Йа Аллам, менә миңгерәү түгел диген инде син мине, соң, әбием дә Бибинур исемле бит минем, әтием Кәбирҗан...”

...Туганнар каберлегенә алар гаиләләре белән килде. Үзенә ни өчен Суфия дип исем кушканнарын кыз әбисенә хатны кайтарып биргәч кенә аңлады. Бабасы әманәте булган икән бит...

– Чын каһарман ир булгансың син, бабам. Менә, каберең дә табылды. Син дә бар бу исемлектә.

Кулларына шомырт чәчәкләре тоткан кыз бабасы белән күңеленнән генә сөйләште. Ул инде аны ишетә иде.

* * *
Суфия апа Бауман урамында йөргән яшьләргә, тасма таратучы кызларга яшь тулы күзләрен тутырып карап, тагын бер кат рәхмәт әйтте дә, әбисе янына китте. Аның Бибинур әбисе мәңгелек йортта инде хәзер. Кадерле ире – каһарманы Салихҗаны белән бәлки күрешкәннәрдер дә, кем белә бит, кем белә. Тыныч ятыгыз, сөеклеләрем минем!

* * *
"Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды...
Рубрика: ТЕГЕСЕ-МОНЫСЫ Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ