Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Тимур Газизов: “Безнең күп чыгымнар океанариумдагы балыкларны, хайваннарны ашатуга китә” (ВИДЕО)

23 Май 2016 1533
Бу атнада “Хәерле иртә, Татарстан!” сәхифәсен Татарстан башкаласының горурлыгы булган Океанариум директоры Тимур Газизов ачып җибәрә.
Казандагы беренче океанариумның эшли башлавына инде елдан артык вакыт үткән. Монда бөтенләй башка тормыш. Шәһәрнең ыгы-зыгысыннан бераз тукталып, су асты дөньясының тынычлыгына, рәхәтлегенә “чумасың”. Анда кемнәр генә юк! 3000 меңнән артык балык төре, скатлар, диңгез мәчесе, игуаналар, пингвиннар, акулалар һәм крокодилларны күрергә була. Шулай ук мәхәббәт символын аңлатучы аккошларның йөзүен, 130 яшьлек гигант коры җир ташбакасының әкрен генә хәрәкәт итүен дә күзәтергә мөмкин.

– Тимур әфәнде, үзегез турында сөйләп китсәгез иде. Океанариум тормышы белән сез күптән танышмы?

– Тумышым белән Түбән Кама шәһәреннән мин. Казанда шактый ел яшим. Океанариумга килгәнче, якын дусларым белән акриллы аквариумнар белән шөгыльләндек. Бу өлкәдә камилләшеп, океанариум эшенә күчтек.

– Үз эшегезне әйбәт беләсез, димәк?

– Әлбәттә! Океанариум эшенә керешкәнче үк балыклар белән таныш идем. Бөтен төрләрен беләм диярлек. Чит илдәге океанариумнарга җайлырак – аларның сулары үзләрендә. Ә без океанариум өчен суны махсус үзебез җитештерәбез. Бер сүз белән әйткәндә, җирле судан диңгез суы ясыйбыз.

– Әлеге процессны миңа да күрсәтә аласызмы?

– Күрсәтә алам. Әмма төшерергә рөхсәт юк.

– Сезгә йөрүчеләрнең санын ничек арттырырга уйлыйсыз?

– Бәяләрне бераз төшердек. Безнең күп чыгымнар океанариумдагы балыкларны, хайваннарны ашатуга китә. Мондагы хайваннарның берсе генә дә әллә ничә мең долларга сатып алынган. Әмма бәяләрен әйтеп тормыйм. Шулай ук “Кызыл китап”ка кергән хайваннар булуы да куандыра. Мәсәлән, бер крокодилыбыз әлеге китапка кергән.

– Мондагы тереклек ияләренең исәнлекләрен ничек кайгыртасыз?

– Балыклар буенча Мәскәүдән махсус кайтарткан ихтиологыбыз бар. Хайваннарның сәламәтлеген ветеринарларыбыз кайгырта. Үз эшләрен бик яратып башкаралар.

– Кайсы дөнья океанариумнарыннан үрнәк аласыз? Кемнәрнең эш тәҗрибәсе ошый?

– Сочи океанариумын күргән кешеләр бездә яхшырак диләр. “Сездә мәйданы кечерәк булса да, декорацияләре бай”, диләр. Безнең океанариумдагы аквариумның озынлыгы 45 метр. Әлеге океанариумның проектын эшләгән кеше Америкада яши. Аның аквариум ясау буенча эш тәҗрибәсе зур. Америка, Канада, Таиландта булып өйрәнеп кайтты.

– Сезнең хайваннарны яратуыгыз әллә кайдан күренеп тора...

– Әлбәттә, яратмасам монда эшли алмас идем...

– Өегездә берәр җәнлек, балыклар тотмыйсызмы?

– Әлегә юк. Киләчәктә балыклар алырга җыенам.

– Нинди балыклар телисез?

– Америка цихлидларын. Бриллиант булып ялтырап тора алар. Бик матур төстәгеләре бар.

– Киләчәккә планнарыгыз?

– Җәй узып киткәч, еланнар, үрмәкүчләр сатып алып, тагын бер террариум ясыйсыбыз килә. Әмма аның өчен бәя артмаячак. Шул ук бәягә керәчәк. Индонезиядән 4 питон кайтарырга телибез. Бик озын еланнар – 6 метрлы.

– Океанариум тоту үз-үзен аклыймы?

– Бер 4 елдан соң үз-үзен аклар дип уйлыйм. Инвестиция үзе 350 миллионны тәшкил итте.

– Сезгә кайсы шәһәрләрдән карарга киләләр? Сез бу мәгълүмат белән кызыксынып торасызмы?

– Кайлардан гына килмиләр! Үзем дә шаккатам. Хәтта Мәскәүдән шалтыратып, заказлар бирәләр. Океанариум белгечләренә кадәр килә. Бервакыт Санкт-Петербургтан килеп, эш тәҗрибәбез белән уртаклашып киттеләр. Әлбәттә, бу безне сөендерә. Димәк, эшебезнең нәтиҗәсе бар дигән сүз.

Эльза ГАЗИЗОВА
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Эльза Газизова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 902
ӨСКӘ