Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Тимердән гөл коючылар

28 Июль 2016 2538
Кукмара якларына юлым төшкәч, данлыклы “Кукмара табасы”на кереп чыкмый булдыра алмадым.
Генераль директор Азат Заһи­дуллин мине сату буенча менеджер Зөлфәт Минһаҗев карамагына тапшырды.

– Безнең завод 50 елдан артык инде әлүминнән савыт-саба җитештерә, – диде Зөлфәт. – Ассортимент бик зур. Заводта 830 кеше эшли, шуның 700е ирләр. Эш тәүлек буена тукталмый, сменалап эшлибез. Уртача хезмәт хакы 22-30 мең сум тирәсе. Яшьләр күп килә, үзебезнең район авылларыннан, Нократ Аланыннан... Эшкә махсус белемле кешеләрне генә алабыз, кирәк икән, үзебез дә укытабыз.
Кукмара егете Динар Идиятов, әле 26 яшьтә генә булса да, алдынгылар рәтенә басарга өлгергән инде. Кою цехында токарь булып эшли икән. Кою миченнән чыккан таба-кәстрүлләрнең кырыйларын тигезли. Смена нормасы, савытның төренә карап, 300-400 данә ди. Динар бу норманы ике тапкыр диярлек арттырып үтәп бара икән.

Калай цехы башлыгы Дамир Хаҗиев.jpg

Дамир Хаҗиев

Калай цехы башлыгы Дамир Хаҗиевның әтисе дә, бабасы да шушында эшләгәннәр. Бабасы эшли башлаганда оешма “Артель Сталь” дип йөртелгән булса, әтисе эшләгәндә инде “Кукмара металл савыт-саба заводы”на әйләнә. Дамир да, әти-баба сукмагыннан читкә тайпылмыйча, мәктәп эскәмиясеннән үк бирегә эшкә килгән. 40 ел инде шушы хезмәттә. Хәзер ул үзе өйрәнчек булып эшли башлаган цехны җитәкли. Тимер мичләр, мангаллар – күбрәк әнә шундый, туризм буенча кирәкле әйберләр җитеш­те­релә биредә. Хаҗиев­ларның гаи­лә династиясе 100 елга тула диярлек һәм әле туктарга җыенмый. Дамирның улы Ильяс та, армиядән кайтуга, бирегә эшләргә килгән.

1 - мичнең бригадиры Җәләлиев Илнар.jpg

Беренче мичнең бригадиры Илнар Җәләлиев

Заводтагы төп цех – кою цехы. Би­редә эш тәүлек буе гөрли. Эшчеләр авыруга операция ясаучы хирургны хәтерләтә: үтә дә җитди йөз, үз эшләренә тәмам мөкиббән китеп эшлиләр, эленке-салынкы йөрүчене очратырмын димә. Кою цехы башлыгы Фидарис Сираҗиев бирегә 1996 елда цех мастеры булып эшкә килгән икән.

– Элек бер-ике мич белән эшләгән булсак, хәзер 7 мичебез гөрләп тора, – ди ул. – Һәр мичнең үз бригадиры бар. Әлүмин 750 градуста эретелә, аннан соң формаларга салына. Бер литр­лы кәстрүлләрдән башлап, ун литрлы пылау казаннарына кадәр ясыйбыз.

Савыт-сабалар кою цехыннан эшкәртү цехына юнәлә. Анда инде, төренә карап йә гади, йә антипригар катлам белән, яки декоратив катлам белән каплана.
Сату бүлеге башлыгы Әлфия Афзалова бу заводта инде 15 ел эшли икән.

7 - мичнең таба эшләүчесе Миннекәев Мансур.jpg

Җиденче мичнең таба эшләүчесе Мансур Миннекәев

– Үзебезнең продукцияне Россия­нең барлык төбәкләрендә сатабыз, – ди ул. – Казахстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан, Белоруссия, Молдовия, Венгрияләрдән дә безгә килә башладылар. Германия, Америка, Канада, Израиль белән сәүдә итәбез. Бу илләр күбрәк туризм буенча булган әйберләрне ала. Безнең продукциягә сорау зур, хәтта клиентларны тулысынча канәгатьләндереп тә бетерә алмыйбыз. Директорыбыз хәйриячелеккә дә зур игътибар бирә. Шушы айда гына да Казандагы “Созидание” фондына 66 набор савыт-саба җибәрдек.
Менә бит, булдыралар без­некеләр! Югыйсә, күңелне тө­шереп, ил бетә, таркалабыз дип лаф оралар. Татарны җиңел генә тезләндерә алмассың, тимердән гөл коярга сәләтле кешеләре күп аның!

Казан – Кукмара – Казан

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Февраль 2020 12:35 2416
3 Февраль 2020 13:02 1814
ӨСКӘ