Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Тимер коючы Хәмбәл Сәйфуллин: “Сигез станогымны да үзем ясадым”

28 Март 2019 2871
Булган кешенең көрәге утын кисә, ди татар халык мәкале. Кукмарада яшәүче Хәмбәл абый Сәйфуллин турында да шулай дияр идем.Тимер кою, балта, эретеп-ябыштыру эшләре – барысы да аныкы. Йорт-җиренең һәрбер почмагы – Хәмбәл абыйның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Бар күңелен биреп эшләгәнгә күрә, аннан бер тапкыр тимер эшләнмәләр алып киткән кешеләр кабат килә икән. Хәмбәл абый тумышы белән Арча районы Пешәнгәр авылыннан, үзенә 58 яшь.
– Эретеп-ябыштыру эшенә Тө­мән өлкәсендә күпер төзүдә катнашканда өйрән­дем, – дип башлады сүзен Хәмбәл абый. – Аннан кайткач, үзебезнең авылда биш ел газ һәм электр белән эретеп ябыш­тыручы булып эшләдем. Зөбәр­җәт апаң белән өйләнешкәч, авылдан Кукмарага барып урнаштык. 30 елдан артык биредә яшибез инде менә. Кукмара металл савыт-саба заводына эшкә урнашып, анда эшләдем. 90нчы елларда завод таркалу хәленә җитте дә, аннан китәргә мәҗбүр булдым. Аннары 6 кешелек бригадабыз белән колхозларда фермалар ремонтлап йөрдек. Кирпеч салу, агач, тимер эше – бөтенесен эшләргә туры килде. Бүген мин лаеклы ялда. Ташлама белән чыктым, пенсиям зур – 75 мең, юл акчасы белән 84кә тула...

– Юк инде, шаярта, 8 меңнән әз генә артык аның пенсиясе. Шуңа шулай ди ул, – дип сүзгә кушыла Зөбәрҗәт апа.

– Зөбәрҗәт апа белән кайда, ничек таныштыгыз, Хәмбәл абый?

– Зөбәрҗәт апаң да безнең авылныкы. Ничек танышканны оныттым. Миңа караганда яшьрәк ул, аны үземә дип саклап үстердем.

– Биш яшькә генә инде, күп түгел, – дип өсти Зөбәрҗәт апа. –Шаярырга ярата инде Хәмбәл.

– Тимер кою эше белән күптән шөгыль­ләнәсезме?

– Аңа кадәр иң башта мунча мичләре ясадык. Хәзер дә бу эшне дәвам итәбез, параллель рәвештә капка-коймалар бизәкләү эше белән дә шөгыльләнәбез. Үзем генә түгел, улым белән икәү башкарабыз.

– Тимер кою сезнең өчен хоббимы? Әллә акча эшләү чыганагымы?

– Хобби гына түгел, ак­ча эшләү һәм яшәү чы­ганагы. Аны башлап җи­бәрү җайлы булмады. Иң башта кул белән бөгә торган кечкенә генә станок­тан башладык. Хәзерге ва­кытта минем цехта үз кулла­рым белән ясалган си­гез станок тора. Сатып алу кыйммәткә тө­шә. Бер ста­нок бәясе 200дән 500 меңгә кадәр тора.

– Ел әйләнәсе эшлисезме?

– Әйе. Кыш көне күбрәк мичләр ясап куябыз. Яз җиткәч, март айларында сораучылар була башлый, аларны сатып җибәрәбез. Казаннан һәм якын-тирә районнардан килеп алалар. Капка-коймалар, баскычлар – нәрсәгә заказ бирәләр, шуны эшлибез.

– Күбрәк нәрсәләр ясавыгызны сорыйлар? Бәяләр ничек?

– Мунча мичләре 12дән 25 меңгә кадәр. Мичләргә күбрәк Киров өлкәсеннән, Нократ Аланы, Кизнер якларыннан заказ бирәләр. Кизнерга кадәр барып капкалар куйдык, чөнки ул якта мондый эш белән шөгыльләнүчеләр юк диярлек.

– Тимерче һөнәренең авыр яклары?

– Авырлыгы шунда: бу эшне башкарган кешенең башы да, кулы да эшләргә тиеш һәм заманча технологияле аппаратлар, “сварка”лар булырга тиеш. Шуңа Казанның бер кибетенә барып, яңа чыккан әйберләрне карап, алып торам.

– Хәмбәл абый нинди ир, Зөбәрҗәт апа?

– Кулы алтын. Аның әти-әнисе дә бик уңган кешеләр иде. Йорт-җир, каралты-кураларның барысы ирем һәм улымның кулы белән ясалган. Үз гомеребездә кешегә эш эшләткәнебез булмады. Утырып ашый торган өстәлебез, ятып йоклый торган караватыбыз – аның хезмәт җимешләре. Бер көн дә цехына чыкмыйча калмый, көн дә тимер-томыр янында инде ул. Үзем гомер буе балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Гөлләр үстерергә яратам. Өйдә дә, ишегалдында да гөлләрем өчен “подставка”ларны ирем матурлап ясап бирде. Шулай 33 ел бергә, матур гына яшәп ятабыз, Аллага шөкер. Кызыбыз кияүдә, ике оныгыбыз бар.

– Шулай матур итеп, кулга-кул тотынып яшәүнең сере нидә?

Зөбәрҗәт апа:

– Безнең заман кешеләренең тәр­биясе шундый булгандыр. Нинди вакыт булса да, аерылам дигән уй башка да кермәде. Йорт саен 5-6 бала. Бөтенесе балалары белән аерылып кайтып утырса, ни була аннары?

Хәмбәл абый:

– Тәмәке тартмау, аракы эчмәү, тәр­типле тормыш алып баруда. Бер-береңне хөрмәт итеп, балаларыңа булышып, алар белән дус яшәүдә.

Яшьләргә әйтәсе килгән сүзем шул: аракы эчүдән ерак торсыннар иде. Бу – адәм баласын бозучы һәм гаиләләрне таркатучы чир. Аннан яшьләр эшкә тотынырга курыкмасын иде. Хәзерге заман яшьләренә тырышлык җитеп бетми. Күбрәк компьютер, телефон тотып утыралар. Бер хәл искә төште. Бер танышым: “Менә, малаем өйләнде бит әле”, – ди. “Әйбәт булган”, – мин әйтәм. “Әйбәтен әйбәт тә, килен бер куллы булып чыкты бит”, – ди. “Ничек бер куллы? Тумыштанмы?” – дим. “Юк инде, бер кулында телефон бит. Ашка тозны сул кулы белән сала да, йә әз төшә, йә күп төшә”, – ди. Менә шулай хәзер.



* * *
"Акчарлак" газетасы, 21 февраль 2019 № 7

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Апрель 2019 15:24 1383
ӨСКӘ