Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Тимәгез Фәнәвилгә!

31 Март 2014 2128
Кесә телефоныма бик матур тавышлы ханым шалтыратты. Таныштык. Татарстанның халык артисты, драматург, Г.Кариев театрында артист булып эшләгән мәрхүм Фәнәвил Галиевның сыйныфташы Гөлчәчәк Муллахмәтова икән.
Очраштык. “Акчарлак” газетасында (2013 ел, №10) бер ел элек басылып чыккан “Хәния исән!” исемле язманы укыгач, соң булса да уң булсын дип, үз фикерен әйтүне кирәк тапкан ул. Хәния Фәрхи – Фәнәвил Галиевның беренче хатыны. Әлеге әңгәмә барышында Хәния Фәнәвил турында болай дигән иде: “Алия (Фәнәвилнең беренче кызы) аны әтисе буларак белми, хәтерләми. Аның әтисе – Габделхәй. Кызы белән аралашып яшәмәде, ярдәм итмәде. Акча бирмәде, бүләк белән килгәне булмады. Алты ел ялгыз яшәдем, килергә мөмкинчелеге бар иде. Үз тормышы белән яшәде, дүрт хатынга өйләнде.

Фәнәвил үзе сорады: “Хәния, алиментка бирмә, үзем түләп барырмын”, – диде. “Ярар, бирмәм”, – дидем. Эстрадага кереп китеп, театрдагы бер айлык акчаны бер көндә эшли башлагач, мохтаҗлыгым булмады.

Габделхәйгә кияүгә чыккач, Алия аны үз әтисе итеп кабул итте. Габделхәй: “Әйдә, Алияне кызлыкка алыйм әле”, – дип Фәнәвил янына килде. Фәнәвил ризалык бирде, Алиядән “отказ” язды. Алия үскәч шул хакта белде, аңлады да: “Минем әти берәү генә”, – диде”.

Әңгәмәдә шулай язылган, хәзер инде Гөлчәчәк ханыма сүз бирик:

– Сыйныфташым Фәнәвилнең чәчләре куе, алтын-кызыл төстә иде. Үзе сипкелле, йөзе елмаюлы. Кечкенәдән ятим үскәнгәдер инде (Фәнәвилгә 11 яшь тулгач әтисе вафат була), йомшак күңелле иде ул, – дип сүз башлады әңгәмәдәшем. – Мәдәният институтында эшли-эшли укыды. Урам да себерде, кар да көрәде, мех фабрикасында да эшләде. Иҗат юлын Тинчурин театрында башлады. Бик тугры дус иде ул. Табигатьне, урман-кырларны, елга-күлләрне бик яратты. Туган нигезендә (Арча, Әзәк авылы) ике катлы йорт төзеде. “Яңа өемнең икенче катында кабинет ясыйм. Пенсиягә чыккач, тәрәзәдән урман-кырларга карап, чишмә тавышын тыңлап әсәрләремне язам”, – диде. Насыйп булмады... “Алияне чын күңелдән сөйләшергә чакырасым килә, ул инде хәзер үзе әни. Аңа дөресен сөйләр идем, бәлки аңлар”, – диде. Өлгермәде...”

Боларны сөйлә­гәндә Гөлчәчәк ха­нымның күзләренә яшьләр тулган иде. Җайлап кына әңгәмәне дәвам иттем.

– Гөлчәчәк ханым, Фәнә­вилнең тормышы ник барып чыкмады соң?

– Фәнәвил бөтен яктан да кил­гән, бер генә ягы ким: хыя­нәтне кичерә белми иде. Тормыштагы уңышсызлыклары шуның белән бәйләнгән. Хәния белән аерылышканда Алиягә бер-ике яшь тирәсе иде. Алия бүгенге көнгә кадәр дөреслекне белми. “Ир кешегә вак­лану килешми”, – дип Фәнәвил бу турыда әңгәмәләр бирмәде. “Хәния мине яманлап, үзенә пиар ясады”, – дип кенә әрнеп әйтә иде. “Тора алмаячагымны, аерылышасымны белеп өйләндем”, – диде. Ә инде аерылышкач, тулай торактагы бүлмәсендә Хәнияне калдырып чыгып киткән.

– Алиядән “отказ” язуы дө­ресме?

– Хәния белән Габделхәй Фә­нә­вил янына икесе бер­гә кил­гәннәр... “Фәнәвил, безнең өйләнешәсебез, гаилә булып яшисебез, Габделхәйнең Алияне кызлыкка аласы килә”, – дигәч, Габделхәй: “Алиягә чын әти булырмын”, – дип ант эчкәч, Фәнәвил: “Телемне аркылы тешләп “отказ” яздым. Алия­нең кечкенә чактагы пәлтәсен әле дә саклыйм”, – диде. Алия хакында гел Габделхәйдән сорап, кызыксынып торды. Мин алдасам, Габделхәй исән, аннан сорасыннар.

Шушы урында сезне Фәнәвил Галиевның классташы Гөлчәчәк Муллахмәтова белән дә таныштырып үтим әле. Кем ул? Мәктәпне бетергәч һөнәр училищесы тәмамлый. Комсомол путевкасы белән Горький өлкәсендә дә хезмәт итеп ала. Шуннан Казанга гаиләле булып кайта. 1977 елдан бирле Дәрвишләр бистәсендә урнашкан Сәет-Галиев мәдәният сараенда халык театрына йөри. Фәнәвил Галиевның “Корт” исемле әсәрендә Халисә ролен уйнап, республика смотр-конкурсында “хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы” номинациясендә җиңүче була.

Өзелеп калган әңгәмәбезне дәвам итик әле.

– Гөлчәчәк ханым, белүемчә, Фәнәвил дүрт тапкыр өйләнә. Сез боларны беләсезме?

– Әлбәттә. Икенче хатынын Арча электричкасында күрдем. “Таныш бул, сыйныфташ, бу минем хатыным Гөлсирә. Апас кызы. Монысы – хисапчы. Артисткага өйләнеп карадым бит инде”, – диде. Икенче хатынына өйләнгәндә Хәниядән аерылуына 6-7 ел үткән иде. Икенче хатыныннан туган улы Ихтыярга ун яшьләр тирәсендә тарих тагын кабатлана. Фәнәвил белән торган җирдән хатыны башка берәүгә гашыйк булып, аннан балага узып, аны “Фәнәвилович” дип әйбәтләп яздырып та куя. Бер бүлмәле фатирын улы Ихтыярга яздырып Фәнәвил аннан да чыгып китә. Ихтыяр әтисе белән бик аралашып яшәде. Авылга бергә кайталар, балыкка төшәләр иде. Әнисе каршы килмәде. Шуннан соң Фәнәвил тиз генә бер кызга гашыйк булып, өйләнешәләр дә бер айдан соң аерылышалар. Кыз бик яшь була, аның танцыга барасы, ә Фәнәвилнең өйдә утырасы килә. Дүртенче хатыны – Лидия. Кариев театры артисткасы, Фәнәвилдән 19 яшькә яшь. Гадилә исемле кызлары бар. Лидия Фәнәвилне бик хөрмәт итеп яшәде. Лидия Фәнәвилгә үзе гашыйк була. Бүгенге көндә ул баласын ялгыз үстерә. Фәнәвил 52 яшендә гүр иясе булды. Фәнәвилнең дүртенче хатыны Лидия Галиева белән дә сөйләшеп алырга булдым. “Фәнәвил 2012 елның 5 январенда төнлә белән йоклаганда үлде. Үләренә бер атна кала бик нык йөрәге авыртты. Төнге 11ләрдә, мин кыз белән, ул залда үзе генә йокларга яттык. Иртәнге 7ләрдә аның үле гәүдәсен иң беренче әни күргән, ул вакытта ул бездә иде. Фәнәвил һәр көнне истә”, – диде хатыны.

Шушы көннәрдә Гөлчәчәк ханым сыйныфташына багышлап дога укыган һәм Фәнәвил бик канәгать булып, елмаеп төшенә дә кергән. Әйе, мәрхүмнәр өчен дога ерактан килгән күчтәнәч кебек кадерле нәрсә ул.

Фәнәвил Галиевның кызы Гади­ләгә бүген 6 яшь, улы Ихтыяр банк мәк­тәбен тәмамлаган. Фәнәвил соңгы көннәрендә: “Гадиләне үзем үстерәсем килә. Анда Алия чалымнары бар”, – дигән.

Әңгәмәбезнең ахырында Гөлчәчәк ханым: “Минем Алиягә: “әтиең гаепле түгел” диясем килә”, – диде.

Каршымда Фәнәвил Галиев класс­ташлары белән төшкән фоторәсем. Алар мәктәпне тәмамлап 30 ел узгач очрашканнар. Фәнәвилнең класс җитәкчесе Зәйнәп Гатауллина болай диде: “Алар 16 кыз, 16 егет 1977 елда Яңа Кырлай урта мәктәбен тәмамладылар. Минем беренче карлыгачларым. Фәнәвилне гадилеге, тыйнаклыгы, кешелеклелеге, гайбәтләрдән өстен була белүе бизи иде. Кайсы ел икәнен хәтерләмим, Яңа Кырлай мәдәният йортына алар спектакль белән килделәр. “Тайгак кичү” әсәре иде. Арабыздан Фәнәвилнең кинәт китүе безнең өчен бик зур кайгы, бик зур югалту булды. Фәнәвил минем дә, классташларының да, мәктәбебезнең дә горурлыгы!”

Классташлары Тәгъзимә Усманова, Марат Абдуллин, Резидә Шәрәфиева, Камил Садыйков, Ханнан Сибгатуллин, Сәвия Әһлиуллиналар да юксыналар аны һәм йөрәкләрендә калган хатирәләре белән бүлешәләр: “Ялгыз әнисен (Хәләмгөл апа 2006 елда вафат була) ахыргача тәрбияләде... Мәктәпкә кергәндә ул сулагай иде, көч-хәл уң кул белән язарга өйрәттеләр үзен. Кичке уеннарда оста итеп гармунда уйный иде. Күп итеп кабак үстерә, ул кабакларны авылдашларына өләшә иде. Кечкенә кызы Гадиләне Әзәк мәктәбендә укытасы, авылдагы йортында яшисе килде. Авылга кайткан саен иртә-кичен йөгерергә чыга, аннары су коена иде. Хәзер дә җәй көннәрендә Фәнәвилләрнең ишегалдында балалар өзелми. Ул аларга атынгыч, бассейн ясап калдырды. Мәктәптә укыган вакытта ул бик тыйнак, оялчан иде. Аллаһ аны мәрхәмәтеннән мәхрүм итмәсен! Ахыр урыны җәннәт булса иде!”

ГАБДЕРӘХИМ
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ