Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Әти ялгышын кабатламадым

20 Март 2019 3266
Хыянәтнең нинди начар әйбер булуы турында сөйләп торсалар да, үзең шушы хәлгә төшкәч, ниләр кылуыңны аңламыйсың икән. Мин дә хатыныма туй балдагы киерткәндә аңа гомерем буе тугрылык сакларга ант эчтем. Кайчандыр башкага күзем төшеп, аның кочагына сыенырга омтылырмын дип уйлап та карамадым. Әмма тормыш гел без уйлаганча гына бармый икән ул!
Гөлүсәм белән 22 ел бергә гомер кичерәбез. Балалар да зур инде, икесе дә югары уку йортында укыйлар. Гаиләбез гомер буе үрнәк булды. Мин эчеп, кеше белән сугышып йөрмәдем, хатыным да бик тәрбияле. Әмма күптән түгел эштә бер хатын башымны әйләндерде. Ялгыз икән, ире белән аерылышкан. Гел ымсындырып, ниндидер ишарәләр ясап йөрде. Үзе чибәр, чукынчык, елмаюыннан эреп китәрсең. 23 февраль бәйрәмендә ирләргә бүләк бирде хатын-кызларыбыз. Анда да бүләкне миңа ул тапшырды. Битемнән шулкадәр назлы итеп үпте ки, эреп китәм дип торам. Аннан килгән хушбуй исенең тәмлелеген дә әйтеп бетерә торган түгел!

Бәйрәм иткәч, кайтырга чыктык. Бу яныма килде дә, өенә хәтле алып кайтуымны үтенде. Каршы килә алмадым, хезмәттәш бит. Ул яшәгән йортның ишегалдына җиткәч, бу сизмәгәндә үбәргә үрелде. Иреннәр иренгә кушылды, тәннән бер рәхәт җылылык йөгерде. Мондый хисне күптән кичергән юк икән бит! Яшь чагында кызлар белән үбешүдән шундый ләззәт ала идем. Эх, яшьлеккә кайткан кебек булдым.

Әмма шулчак телефоныма хатыным шалтыратты. Чынбарлыкны искә төшереп, тизрәк өйгә кайтып киттем.

Әмма теге үбешү, хисләр, теләк миңа тынгылык бирмәде. Җитмәсә, ул миңа “миңа кунакка кил, тартынма” дип “смс” та җибәргән. Инде вакыт төнгә авышса да, мең төрле сәбәп табып, өйдән чыгып киттем. Хатын аптырап басып калды.

Машинага утырдым да, аның янына очтым. Әмма юлда барганда кечкенә чагымдагы бер хатирә искә төште. Әти безнең авылдагы бер хатын янына баргалый иде. Моны әни дә, туганнар да, без –балалары да белдек. Әти чит хатын янына күңел ачарга киткәч, әнинең үкси-үкси елавы әле дә күз алдымда. Аны кызганып, битендәге яшьләрен сөртә идем.

Әле бервакыт әтинең артыннан эзләп барганым да булды. Теге хатын яшәгән йортның ишеген ачсам, әти өстәл артында чәй эчеп утыра. Теге хатын аның тирәсендә “биеп” йөри. Әтинең күлмәк җиңеннән эләктереп алдым да, “Әти, әйдә кайтабыз, синең үз өең бар бит! Әни елый”, – дидем.

Шушыларны искә төшердем дә, хатынымның бүген әни хәлендә калуын аңладым, ә балаларым мин кичергәнне кичерәчәк...

Борылдым да, кайтып киттем. Бер минутлык ләззәт өчен нигә мин гаиләмә зыян китерергә тиеш әле?! Кирәкми миңа башкалар, гаиләне бозучылар! Шул көннән соң теге хатын белән сөйләшми башладым. Ул исә үзенә башка “уенчык” тапты.

Рәсүл. Адресым редакция өчен генә.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ