Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Теш табибы

5 Февраль 2019 1347
Авылда мәзәгрәк хәлләр булгалап тора. Тагын үзебезнең яктагы бер авылныкын, исем­нә­рен күрсәтмичә генә языйм әле.
...Гаилә авыл көтүен көтә. Ире дә, хатыны да, мөмкинлекләре булганда балалар да. Җәй көне түзәрлек әле, менә көзге салкын яңгырлар башлангач уңайсызрак шул. Тик көтәргә кирәк – маллар кырга вакытында чыгарга, вакытында кайтырга тиеш.

Менә шундый яңгырлы көннәр башлангач, бер көнне көтү абзыйның үзенә генә кала. Хатыны: “Тешем сызлый”, – дип угалана. Нишлисең, теш сызлаудан да әшәкерәк чир юк, абзый берүзе китә инде. Икенче көнне дә шушы ук хәл кабатлана, өченче көнне дә. Дүртенче көнне дә хатын көтү көтешергә бара алмый. Яңгыр исә туктамый, көн дә коя да коя. Шул дүртенче көнне, төш вакыты җиткәч, көтү авылга якынлашып бер җирдә тупланудан файдаланып, абзый: “Ичмасам, киемнәрне алыштырып килим”, – дип, көтүне калдырып өенә йөгерә. Кайтып җитә бу, өйгә кергәнче ал як тәрәзәсенә күз сала. Ә анда хатыны күрше хатыннары белән рәхәтләнеп көлешә-көлешә чәй эчеп утыра. Хәер, бәлки чәй генә дә булмагандыр инде.

Шуннан ачуы чыккан абзый өйгә йөгереп керә дә кулындагы юеш чыбыркы белән хатынына сыдыра берне. Чыбыркының корысы да оста кулларда җитди корал, ә монда... Кыскасы, гомер буе көтү көтеп чыбыркы снайперына әйләнгән абзый шул сугу белән хатынының алдагы өч тешен коеп та төшерә. Икенче көннән көтүгә бергә йөри башлыйлар – теш сызлаулар бетә.

...Әлбәттә инде, бу хәлләр авылда тиз тарала (чәй эчешкән күрше хатыннары да бар ич). Бермәлне шул тирәдә урнашкан шифаханәдә ял итүче берәү тешен дәвалатырга дип шәһәргә бару өчен әлеге авыл тукталышына чыгып баса. Авылның шаян гына бер абзые очрый моңа.

– Нәрсә, энекәш, ни булды?

– Теш сызлый, абый, үләм...

– Соң, шәһәргә барасыңмы?

– Ие шул.

– Балакаем, безнең авылда да теш табибы бар бит!

Шаян абзый шулай дип, ял итәргә килүчене теге көтүче абзыйларга кертеп җибәрә. Теше сызлаган кеше керә дә тиз генә хәлне аңлата. “Энем, мин теш белән бераз шөгыльләнгәлим үзе, – ди хәлне аңлап алган көтүче абзый. – Тик ни бит, мин хатын-кыз теше буенча гына белгеч, ирләрнекенә тотына алмыйм”.

Әлегә хәтле ул авылда: “Тешең сызласа, фәлән абзыйга гына мен!” – дигән сүз яшәп килә...

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Апрель 2019 15:24 1440
ӨСКӘ