Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Теш шыгырдатып йокласаң

30 Сентябрь 2020 525
Тулай торакта яшәгәндә, күрше караватта йоклаучы дус кызым миңа: “Син төнлә теш шыгырдатып йоклыйсың”,—дигәч, ышанмадым. Соңгы курста укыган елны мине мәҗбүри табибка алып киттеләр. Егылып китә яздым, табиб миңа: “Акыллым, синдә “бруксизм”,—диде. Куркуым йөземә чыккандыр, “Курыкма, җир йөзендәге кешенең яртысы интегә аның белән”,—дип юатты мине. Нәрсә соң ул “бруксизм”? Гади генә итеп әйткәндә, йоклаганда теш шыгырдату. “Зыянлымы ул?”—дим табибка. “Зыянлы, әлбәттә. Кариес, казналыкларга, муен мускулларына, колакка, буыннарга көч килү...”—дип тезеп китте ул. Нәрсәдән килеп чыкканын да аңлатты. Күбрәк тормыштагы проблемалар аркасында барлыкка килә икән ул. Тешләрнең тигез булмавы да сәбәпче бу­лырга мөмкин ди. Табибның: “Тешләр—саклану чарасының иң беренчесе. Депрессия вакытында, эчкә җыелган үч алу тойгысы, нәфрәт, ярсу чамадан тыш артып киткәндә, кеше йоклаганда теш шыгырдата”,—дигән сүзләре әле дә хәтердә. Күп очракта кешенең баш авыртуы да йоклаганда теш шыгырдатуы белән бәйле икән. Кеше аны үзе белми, шуңа күрә вакытында дәвалау да мөмкин түгел. “Организмыгыздагы үзгәрешләргә игътибарлырак булыгыз. Мигрень, колак шаулау, муен авырту еш борчый башласа, иртән йокыдан “кыйнап ташланган” кебек уянсагыз, сездә бруксизм булуы мөмкин”,—дип кисәтте табиб мине. Табибларга күп йөрдем, ләкин миңа бер психотерапевт кына ярдәм итә алды.
Сезгә киңәшем шул: язганнарым сездә күзәтелсә, иң беренче эш итеп теш табибына барыгыз. Шуннан соң гына психолог яки психотерапевтка мөрәҗәгать итегез.
Әлегә мондый күнегү эшли торыгыз: йокларга яткач, күзегезне йомыгыз һәм, өченче күз бар дип уйлап, шуның аша ни дә булса “күрергә” тырышыгыз. Уй белән генә, билгеле. Бу күнегү бит мускулларын йомшарта, теш шыгырдатуны киметә. Бәхет өчен бу да мөһим, җәмәгать!

Л. ИВАНОВА.
Нурлат.
***
Язма "Авырмас өчен 101 киңәш"газетасының архив саннарыннан алынды, № 11 ноябрь 2013
Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Октябрь 2020 11:43 1930
28 Сентябрь 2020 13:16 1495
12 Октябрь 2020 09:36 1334
5 Октябрь 2020 10:16 1293
ӨСКӘ