Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Терсәк буе, кул яссуы

27 Август 2019 413
Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 9 август 2012 № 32
Бик борынгыдан кечерәк кисемтәләр­не кеше гәүдәсенең кайбер өләшләренә бәйләп үлчәгәннәр. Бүгенге көндә дә төрле әйберләрнең һәм суның биеклеген, тирәнлеген билгеләгәндә үзенә бер төрле зурлыклар киң кулланыла: “билдән”, “күкрәктән” һ.б., ягъни кешенең буе үлчәнә торган объект белән чагыштырып карала, “кеше буе” (агач), “тездән су” һ.б.

Татарларда борын-борыннан килгән үлчәү берәмлекләре бар:
– бер кул (беләк) буе – кул озынлыгы бар­мак очларыннан иңбашына кадәрге ара;
– терсәк буе – терсәк озынлыгы (терсәк буыныннан кулга кадәрге ара);
– тулы терсәк – терсәк буыныннан урта бармак очына кадәрге ара;
– зур тулы терсәк – терсәк буыныннан урта бармак очына кадәрге араны ике тапкыр кабатлау;
– ким терсәк – терсәк буыныннан йодрыклаган кулга кадәрге ара;
– кул яссуы – уч яки биш бармак киң­леге;
– бер яссу, ике яссу – бер уч, ике уч киңлеге;
– берилле, бармак иллесе – бармак калынлыгы;
– ике, өч, дүрт, биш илле – бер, ике, өч, дүрт, биш бармак калынлыгы;
– бармак буе – бармак озынлыгы;
– ярты бармак буе – ярты бармак озынлыгы.

Шәрык илләрендә “патша терсәге” дигән берәмлек кулланылган. Ул шушы дәүләтнең эчке сәүдәсендә рәсми танылган озынлык үлчәү берәмлеге булган.
Сәүдәгәрләр хан терсәген Идел буенда тышкы сәүдәдә рәсми рәвештә кулланган булсалар, гади терсәк һәрчак көнкүрештә файдаланылган.

Архитектурада, һәйкәлләр, кабер ташлары салганда “төзелеш терсәге” дигән зурлыктан файдаланганнар. Болгардагы кабер ташлары һәм архитектура корылмалары үлчәмнәре арасында бәйләнеш пропорциональ. Бу бәйләнеш озынлыгы 40 сантиметрга тигез булган “терсәкне куллануга нигезләнгән.

Хәзер бармак һәм тырнак озынлык үл­чәү берәмлеге буларак файдаланылмый, нәрсәнеңдер бик кечкенә булуын күрсәтү өчен кулланыла: “бармак буе”, “тырнак кадәр”.

XVIII гасырда татарлар арасында озынлык үлчәме буларак дюйм, фут (дюйм 25 миллиметрга тигез, фут – 30,5 сантиметр була) көнкүрешкә керә башлый.

Петр I инглиз дюймын (фут – инглизчә “табан”) кертә. Шулай да, дюйм һәм футны иң элек кешенең бармак киңлеге белән чагыштырганнар: “баш бармак­ларны 12 тапкыр бер-бер артлы таякка куялар һәм хасил булган аралык футка тигез”.

4,4 сантиметрга тигез булган үлчәү берәмлеге – карыш (вершок) та киң кулланылган. Ул бармакның урта буыныннан бармак башына кадәр булган аралыкны аңлаткан.
Тагын бер озынлык үлчәү берәмлеге – “аяк табаны”. “Аяк табаны” урынына “чабата буе” дип тә әйтәләр. “Төш җитәргә чабата буе бар әле”. Төш вакытын күләгә озынлыгына карап белгәннәр. Төш вакытында күләгә дүрт чабата буеннан артмый.
Рубрика: ТЕГЕСЕ-МОНЫСЫ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 949
ӨСКӘ