Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Теләсә кайчан хулиганнар керергә мөмкин, өйдә винтовка тотабыз...”

11 Август 2020 598
Чит ил кешесенә кияүгә чыгып, үз илен калдырып китүчеләрне сүгәргә ярата безнең халык. Шәхсән минем өчен кешенең бәхетле булуы мөһим. “Милләтемне яшәтәм, саклыйм” дип кенә, кадерен белмәгән, кызыксынуларын санга сукмаган ир белән үзен корбан итеп яшәүчеләрне аңламыйм.
Зәлифә Барлыбаева да язмышын үз милләт кешесе белән бәйләмәгән, туган ягын калдырып, Африкага ук китеп барган. Аның тормышын кино караган кебек кызыксынып күзәтәсең.
...Хуҗалык белән танышып чыккач, өйгә чакырып табын янында кунак итүләрен көтеп йөрим. Дәшүче юк. “Ашыйсым килә” дигәч, Эрнест суыткычны ачып, нәрсә бар – шуны алып ашарга кушты. Тагын бер гаҗәпләнеп куйдым. Африкада табын янында кунак итү дигән нәрсә юк икән...

– Кунакка йөрешү дигән әйбер бармы соң?

– Бездәге кебек өстәл тутырып ризык әзерләп, кунакка көтеп тормыйлар. Үзең белән эчемлегеңне алып киләсең: виски, шәраб, сыра, хәтта бозны да. Һәр кунакның эчемлеге үзе белән була. Йорт хуҗасы барбекю, салат һәм тагын ни дә булса әзерли. Өстәл янында утырып ашау дигән әйбер, гомумән, юк. Хуҗабикә ашарга пешергәч, аны кухняда калдыра. Һәркем шунда кереп, үзенә кирәклесен салып ала. Шул ризыгыңны теләсә кайда ашыйсың, ләкин өстәл артына утырып кына түгел. Һәркем үзен үзе кайгырта. Бездәге кебек кыстап ашату дигән нәрсә дә ят күренеш аларга. Аларда чәй дә эчмиләр. Су яки газлы су гына.

– Ә ни өчен этләрне күп итеп асрыйсыз?
...
***
Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак"ның пәнҗешәмбе көнне чыгачак яңа саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Сентябрь 2020 10:13 2740
24 Август 2020 11:32 2504
3 Сентябрь 2020 10:07 1828
14 Сентябрь 2020 10:17 957
ӨСКӘ