Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

«ТАТФОНДБАНК» ничек янды, һәм чират хәзер кемдә?

23 Декабрь 2016 1608
10 декабрь көнне массакүләм мәгълүмат чараларында “Татфонд­банк”ның якын арада лицензиясен алачаклар икән дигән мәгълүмат таралды. Имештер, банк уңышсыз инвестицияләр нәтиҗәсендә зур суммада акча югалткан. Хәбәр шимбә кич таралды. Якшәмбе инде банк эшләмәде. Ә дүшәмбе көнне “Татфондбанк” бүлекчәләренә үз акчаларын кире алу өчен меңләгән вкладчы агыла башлады.
“АКЧА ЯНА!”

“Татфондбанк” бүлекчәләренә озын чиратлар дүшәмбе көнне үк сузылды. Банк җитәкчелеге шул ук көнне акчаларын кире алучыларга чикләүләр кертте. Тәүлегенә бер кеше башына 15 мең сум. Әгәр вкладны вакытыннан алда алсаң, көндәлек лимит 50 мең сум. Бу суммадан күбрәк булганда гариза язарга кирәк. 150 мең сумга кадәр акчаны алу өчен гариза бер көн алдан, 300 мең сумга кадәр – ике көн, ә 1 миллионны алу өчен 5 көн алдан языла. Кыскасы, менә шундый шартлар.

Сишәмбе көнне халык башка банкларның да терминалларын штурмлый башлады. Шул ук көнне акча салдыруга чикләүләрне “Интехбанк”, “Тимер банк” һәм “Алтынбанк” кертте. Чәршәмбе көнне “Татфондбанк”ка килгән клиентлар шок хәлендә калды: ишектә йозак! Халык банкның Казандагы үзәк офисына китте. Монда да йозак!

Чиратка баскан кешеләрнең берсе – Фәезхан абый Әхмәтханов банкка 400 мең сум акча салган. Хәзер аны тизрәк алырга тели. “Банк үлсә, бу акчалар янар дип куркам”, – ди Фәезхан абый.

“Ә мин менә инде өченче көн рәттән кредитымны түли алмыйм, – ди Әнвар абый Маликов. – Күптән түгел “Татфондбанк” аша автокредит рәсмиләштереп 500 мең сум алдым. Танышларым әйтә, хәзер ыгы-зыгылы чор, акчаң барып җитмәячәк, югалыр ди. Ә бәлки банк банкротлыкка чыкса бу акчаларны әле түләргә дә туры килмәс...”

Соңрак үзенең рәсми сайтында “Татфондбанк” клиентларны ни өчен кабул итмәвен аңлатты. 14 декабрьдән алып 17сенә кадәр банк касса һәм исәп-хисап эшләрен туктата. “Татфондбанк” җитәкчелеге Татарстан хөкүмәте белән сөйләшүләр алып бара икән. Моннан тыш Россия Үзәк банкына да кризистан чыгу планы юлланган.

“Татфондбанк” якын арада килеп туган катлаулы хәлне үзгәртү өчен барлык чараларны күрәчәк, диелә сайтта. Шунда ук банк клиентлары өчен тәүлек дәвамында эшли торган телефон номерлары да күрсәтелә.
“Татфондбанк”ның язмышы хакында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та үз фикерен әйтте: “Ак барс банк” белән кушылу булмый, Татарстан хөкүмәте банкны аякка бас­тыру өчен бар көчен куячак”, – диде Президент.

Ләкин “Татфондбанк” инде аякка басмаячак дип санаучылар да бар. КФУның кыйммәтле кәгазьләр, биржа эше һәм иминиятләштерү кафедрасы җитәкчесе урынбасары Игорь Кох “Татфондбанк” йә юкка чыгачак, йә башка банкка сатылачак дип саный. Беренче очракта банкның барлык активлары да юкка чыга, ә акчалар тулысы белән кайтарылмый. Икенче очракта, аны сатып алган банк “Татфондбанк”ның бөтен активларын һәм бурычларын да үзенә алырга тиеш.

МОРАТОРИЙ (ТҮЛӘҮНЕ КИЧЕКТЕРЕП ТОРУ)

Пәнҗешәмбе көнне “Татфондбанк” клиентларын тагын бер “сюрприз” көтте. Үзәк Банк “Татфондбанк” кредиторлары таләпләрен канәгатьләндерү өчен мораторий кертә. Физик затларга, шулай ук эшмәкәрләргә түләүләр мораторий игълан ителеп, 14 көннән дә соңга калмый түләнә башлаячак. Вакытлыча банк белән ярты елга “Вкладларны иминиятләштерү буенча агентлык” дәүләт корпорациясе идарә итә. Түләүләр 29 декабрьдән дә соңга калмый башланырга тиеш дип көтелә.

Соңгы мәгълүматларга кара­ганда, “Татфондбанк”та 35 мең юридик зат, 144 мең вкладчы теркәлгән.

ЧИРАТТА КЕМ?

“Татфондбанк” язмышы тагын дистәгә якын банкны көтә. Атна ахырында халыкка билгесез чыганаклардан шундый эчтәлектәге хәбәрләр килә башлады. Менә шуларның берсе: “Камкомбанк”, “Интехбанк”, “Акибанк”, “Автоградбанк”, “Ак барс банк” та исәп-хисап счетларыгыз бар икән, тиз арада акчагызны алыгыз. Алар ябыла! “Банк Казани”да исәп-хисап счетлары булган шәхси эшмәкәрләр һәм җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләргә дә акчаларын кире алырга киңәш итәбез. Кире очракта банк әлеге счетларны тоткарлый, ә аннары үз файдасына бар булган акчаның 10 %ын тотып калачак”.

Социаль челтәрләрдә урын алган мондый хәбәрләр ажиотажны тагын да кыздырды. Аңлашылганча, килеп туган хәлдән инде конкурентлар файдалана. Халык бер банктан акчасын алган очракта аны бит икенчесенә алып барып бирәчәк. Эчке эшләр министрлыгы ялган хәбәрләр тарату белән шөгыльләнүчеләрне җинаять җаваплылыгы белән куркыта башлады. Полиция ике кешене кулга да алган инде. Аларның берсе – Әлмәт, икенчесе Чаллы шәһәрендә тотылган.

Халыкка рәсми мөрәҗәгать соңарып булса да, хөкүмәт порталында да урын алды: “Хөрмәтле гражданнар, – диелә анда, – соңгы арада банклардан акчаларны кире алырга өндәүче хәбәрләр тарала башлады. Алар дөреслеккә туры килми. Мондый хәбәрләр халык арасында киеренкелек һәм паника тудыру өчен махсус таратыла. Аларга ышанмагыз!!!”

4 көн ябылып торганнан соң, 19 декабрьдә “Татфондбанк” кабат үз ишекләрен ачты. Ләкин акча кайтару өчен түгел. Монда хәзер мәгълүмат алып, кредит түләргә генә була.

Бер танышым “Татфондбанк”та эшли. Кичә аның белән элемтәгә кердем. Аның сүзләренә караганда, бүген кредитларны түләү белән проблема юк. Банк филиалы кыска эш көненә күчкән. Иртәнге уннан көндезге өчкә кадәр. Ләкин халык ташкыны кимеми. Чөнки банкта шәхси эшмәкәрләрнең һәм оешма җитәкчеләренең зур суммада акчалары ята.

“Татфондбанк”та акчасы 1 миллион 400 мең сумга кадәр булган кешеләргә бүген бернидән дә куркырга кирәкми, – ди Үзәк банк рәисе Эльвира Нәбиуллина. – Алар үз акчаларын 29 декабрьдән ала башлаячак. Ә менә 1 миллион 400 мең сумнан артканнарга конкрет бернәрсә дә ышандырмыйлар. Мондый зур суммаларны банк акрынлап аякка баскач түләргә ышандыра. Тик басармы – монысы әлегә сорау астында...

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ