Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Татарстанда төлкеләр һәм үгезләр котыра

13 Апрель 2016 1166
Соңгы 2 елда Татарстан котыру авыруы буенча Россиядәге "кара исемлек"нең беренче баскычына менде. 2014 елда республикада кыргый һәм йорт хайваннарының 132 котыру очрагы теркәлгән булса, 2015тә бу сан инде ике тапкырга артык – 317!
Әлеге авыруның бездә кинәт шулай баш күтәрү сәбәбе нәрсәдә соң? Куркыныч чирне нигездә төлкеләр тарата. Алар йорт хайваннарын тешләп кенә калмыйча, кешеләргә дә ташлана. Аучылар һәм ветеринарлар моңарчы урманнарга вакциналы брикетлар ыргытып, төлкеләр арасында котыру чирен булдырмау чаралары үткәреп килде. Соңгы тапкыр әлеге вакцина 2013 елда таратылды. Әмма финанс кыенлыклары аркасында 2014 һәм 2015тә препарат Татарстанга бирелмәде. Нәкъ менә шуңа да соңгы елларда котыру очраклары нык арткан. Быел Татарстанның Баш ветерания идарәсе Мәскәүдән вакцина кайтартуга иреште үзе. Барлыгы 500 мең доза "рабивак" препаратын тиздән урман буйларына һәм авыл тирәләренә таратып чыгачаклар.

Марсель ӘСКӘРОВ

P.S. Котырган төлкене ничек белергә соң? Бу һәм башка сорауларга җавапны "Акчарлак" газетасының 14 апрель көнне чыгачак 15нче санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Марсель Әскәров

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ