Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Татар җыры” нәрсә белән үлчәнә?

18 Январь 2014 1085
Әйдәгез, бергәләп җавап эзлик: билет бәясе беләнме, чәшке туннармы, әллә артистларга сибелгән алкышлар саны беләнме?..
Ярый әле узган ел ахырзаман булмый калды, юкса быел ундүр­тенче “Татар җыры”н күрми ка­ла­чак идек бит, әй!

Быел да, гадәттәгечә, “Пирамида” күңел-ачу үзәге 21 декабрьдә купшы чәшке туннарын кигән чибәр туташлар һәм гүзәл ханымнарны, канәгать йөзле, тук чырайлы абзыйларны – барысын да үзенә җыйды. Традиция буенча һәрбер кунакны колач җәеп, шат елмаеп, “Барс Медиа” компаниясе җитәкчеләре – абыйлы-энеле Камил һәм Марат Гәрәевлар каршы алып торды.

Сәгать 15.30. “Пирамида” тирә­се кырмыска оясын хәтер­ләтә. Үз машиналары белән килүчеләргә мәшәкать зуррак, ник дигәндә, тимер атны куяр урын эзләү бу көнне салам арасыннан энә эзләүгә тиң. Ә машинасызларын кызыл автобус яки гади такси белән килгән дип уйлыйсызмы? Ю-юк! Күз алдыбызда ике ханым “Экспресс-такси”да килеп туктады. Мөгаен, фестивальгә мондый таксида килү дә үзенә күрә дәрәҗә саналадыр!

“Пирамида” эчендә кем генә юк: интеллигентлар да, авылдан килгән тыйнак халык та күзгә ташлана. Фойеда шау-шу, ыгы-зыгы. Ничек кенә зарланырга яратсак та, безнең халык бай яши, җәмәгать! Юкса, 4-9 мең сумлык билет алып, концерт карарга килерләр идеме?!

Көнбагыш ничек кенә тәмле бул­масын, аның да чүбе бар. Ел саен “Татар җыры”на карата да тәнкыйтьнең ниндиен генә ишетми оештыручылар. Әмма ашаган белми, тураган белә, диләр. Ни әйтсәң дә, “Татар җыры” сыйфатлы бренд дәрәҗәсенә күтәрелгән бердәнбер фестиваль бүген. Тагын бер кат искәртеп үтик: фести­вальнең бюджеты быел 12 миллион сумны тәшкил итә.

Ландыш Нигъмәтҗанова “Иң яхшы альбом” номинациясендә җиңде

“Яннарымнан, яннарымнан елмаеп узсаң иде,
Кулларыма, кулларыма чәчәкләр сузсаң иде...” – дип әй өзгәләнде Ландыш. Ә ире Фәрит Таишев мыек астыннан гына елмаеп, залдан, диварга сөялгән килеш, хатынын күзәтте. Нигә инде шунда бер чәчәк сузмаска?! Ә Ландыш гадәттәгечә бик гүзәл иде. Беленә башлаган авыры да килешеп тора үзенә.

“Иң яхшы дуэт” – Хәмдүнә Тимергалиева белән Мөнир Рахмаев

Җырлары да шәп, үзләре дә килешле, сәхнәне дә ләүкә кебек кыздырдылар. “Гали”ен тәки тапкан Хәмдүнә апа. Үзе дә пары белән мактанырга онытмады, “Ну, ничек минем яшь кияү?” – дип тамашачыга күз кысты. Мөниргә бәйләнеп булмады бу юлы, атка ияртелгән тай кебек, Хәмдүнә апа ышыгы астында тыйнаграк күренде ул безгә. Чыккан-чыккан, Хәмдүнә апаны “Татар җыры легендасы” номинациясендә дә бүләкләделәр. Аңа ике барс эләкте.

Хәния Фәрхи – “Халык мәхәббәте”

“Мактану түгел, го­рур­­лану булсын, ундүр­тен­че тапкыр барс алучы хатын-кыз җырчы әле мин генә!” – диде Хәния ханым. Аннан соң камерага карап, җырлы язмыш бүләк иткән өчен әнисенә олы рәхмәтен белдерергә дә онытмады.

Илназ Баһ – “Татар радиосының махсус бүләге”

Татар эстрадасы блондины җыр ав­тор­ларын телгә алучы бердәнбер җыр­чы булды. Сәхнә артында Илназдан: “Көй авторы хәләл җефетең булганга шу­лай эшләдеңме?” – дип сорадык. “Юк, алар икесе дә (җыр авторлары Рөстәм Зәкуан белән Гүзәл Идрисова) залда утыра иде, шуңа”, – дип җаваплады ул.

Айдар Галимов – “ТMTV каналының махсус бүләге”

Җырчыны котларга чыккан депутат-шагыйрь Разил Вәлиев сүзне ерактан башлады: “Айдар миңа аеруча якын. Ул да депутат, мин дә. Син депутат булгач, бөтен Башкортостан халкы җырлап яши хәзер”, – диде. Шунда ук куен кесәсеннән чыгарып, шаян шигырен дә укыды. Ә Айдар Галимов, һәрвакыттагыча, кулын йөрәк турысыннан төшермәде. Тик менә шагыйрь генә җырчыга барс сынын тапшырырга онытып кереп китте. Сәхнә – каушата торган урын шул...

Фирдүс Тямаев – “2013 елның иң яхшы хиты”

Алкышлар саны буенча бу мишәр егете беренчелекне бирмәде. Аның “Нурлат, вперед!” дигән сүзләре залны тагын да кыздырды. Җыр беткәч тә аны сәхнәдән җибәрергә теләмәделәр. Фирдүс үзе гади, эчендәгесе – тышында. Әмма халыктан яшерен сере дә бар икән: “Никахың булганын беләбез, туең кайчан соң?” – дип сорагач: “Тс-с, бу турыда язмагыз инде, яме, кирәкми”, – диде.

Салават Фәтхетдинов – “Ел җырчысы”

Тантанадагы барлык номина­ция­ләрне бергә кушсаң, шушы дәрәҗә килеп чыга да инде. Ә Салават үзе сәхнәгә чыккач: “Миңа бүген иң ошаган чыгыш – Владимир Алекноныкы (“Зенит” волейбол командасы тренеры) булды, – дип сүзен башлады. – Матур фестиваль, яшьләр дә җырласын, җырларга өйрәнсеннәр, – дип халыкны көлдереп тә алды.


 “Татар җыры”н Нәзилә ХУҖИНА һәм Чулпан ШАКИРОВА тамаша кылды
Рубрика: ШОУ-БИЗНЕС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ