Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Татар халкы гөнаһны белеп кыла”

9 Октябрь 2020 687
Тәүбә кылу беркайчан да соң түгел. Үлем түшәгендә яткан кешенең җаны бугазына килеп җиткән мизгелләрдәге тәүбә генә кабул ителмәс, диелә динебездә. Алай гына да түгел: Аллаһы Тәгалә бәндәсенең тәүбә кылуын һәрвакыт көтеп ала. Раббыбыз Коръәни Кәримдә: “Хактыр, Аллаһы Тәгалә еш тәүбә кылучыларны һәм чистарынучыларны ярата”, – ди. “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән дә тәүбә итү турында әңгәмә кордык.
– Нурулла хәзрәт, гөнаһлардан тәүбә итәргә кирәк, дибез. Бөтен гөнаһтан да тәүбә бармы?

– Аллаһы Тәгалә ширектән кала бөтен нәрсәне гафу итә. Ширек кылган кеше тәүбәгә дә килми, ул башка затка табына. Раббыбызга ышана, тәүбә итәргә тели икән, бер Аллаһка кайтып, иманын яңарту сорала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең хәдисендә: “Әгәр адәм баласы җир белән күк арасы тулырлык гөнаһ кылса һәм Аллаһтан гафу сораса, Ул кичерә”, – ди. Икенче хәдистән аңлашылганча, әгәр кешеләр гөнаһ кылмаса, Раббыбыз аларны юкка чыгарып, башкаларны барлыкка китерер иде.

– Аллаһы Тәгалә безнең гөнаһ кылганны яратамы әллә?

– Ахмакланып, “без гөнаһ кылырга тиеш”, дип уйларга ярамый. Эш башкада: Аллаһы Тәгалә – гафу итәргә ярата торган рәхимле Зат. Гафу сораган кеше Аны таный, үзен түбәнсетеп күрсәтә, хатасын аңлый, тәкәбберләнми дигән сүз. Расүлебез: “Гөнаһсыз кеше юк. Гөнаһларыннан тәүбә итеп торганнар бар. Кем тәүбәгә килә, ул гөнаһсыз кебек санала”, – ди. Шуңа да без иртән һәм кич бертуктамый Аллаһы Тәгаләдән гафу сорап торабыз. Гөнаһларым юк дип уйлаучы һәм болай дип әйтүче – иң зур гөнаһлы кеше. Моннан тыш, белүебезчә, кайбер гамәлне эшләсәң, ә башкасын, киресенчә, үтәмәсәң гөнаһ була. Кемдер: “Мин урламыйм, таламыйм, зина кылмыйм, гайбәт сатмыйм һ.б. Нигә миңа намаз укырга?” – ди. Намаз укымау, ягъни фарызны үтәмәү – үзе үк зур гөнаһ. Бер намазны калдырган өчен 50 мең ел тәмугта янарга туры киләчәк. Ә көнгә намазларның саны бишәү. Шуңа да үзеңне гөнаһсыз дип әйтү – наданлык.

– Гөнаһ зур яки кечкенәгә дә бүленә. Аларның кайсы да гөнаһ түгелме соң?

– Кечкенә гөнаһлар бер намаз белән икенчесе арасында, хаҗ кылганда, ике рамазан һәм гаетләр арасында үзләреннән-үзләре бетә. Тәһарәт алганда, мөселман кардәшебез белән исәнләшкән вакытта да гөнаһлар коела. Без аларны аерым-аерым саный да алмаска мөмкинбез. Зур гөнаһлар – хәрәм гамәлләр һәм алар тәүбә белән генә сөртелә. Тәүбә – тирән үкенү. Пәйгамбәребез: “Тәүбә ул – үкенү һәм гафу сорау”, – ди. Кайберәүләр кебек: “Әй, Аллаһ гафу итәр әле”, – дип кул селтәү һич кенә дә үкенүгә керми. Тәүбәне чагылдырган тагын бер билге – шушы гөнаһка әйләнеп кайтмау. Ә инде кеше тагын шул ярамаган гамәлләрен кылган икән, үкенүе ихлас түгел, тәүбәсе дә “тукран түбәсе”нә әйләнә.
Гөнаһлар әле кем алдында кылуга карап та бүленә: Аллаһы Тәгалә һәм кешеләр каршында кылган гөнаһлар бар. Аллаһы Тәгалә алдында кылганнары тәүбәгә килгәндә гафу ителә. Ә менә кеше каршында гөнаһ кылсак, әйтик, хаксызга кемнеңдер малын алдык, гайбәтен саттык, рәнҗеттек, бурычны түләмәдек, хезмәт хакын бирмәдек, ди. Монда Аллаһы Тәгалә теләсә дә гафу итә алмый, башны сәҗдәгә бәрә-бәрә үкенүдән дә файда юк. Аллаһы Тәгалә кичерсен өчен теге кеше янына барып гафу үтенү зарур. Аның белән араны җайлагач кына Раббыбыз кичерер. Бу дөньяда берәрсеннән гафу үтенми калсак, кыямәт көнендә барыбер җавап тотачакбыз, ул үзе килеп сораячак. Анда инде йә игелегең белән түлисең, йә аның гөнаһларын үз өстеңә аласың. Болай булырга да мөмкин: син берәрсен рәнҗеттең, ә ул үлеп китте, ди. Хәзер гафу сорый алмыйсың. Малны туганнарына кайтарырга була. Ә инде күчерүен сорау өчен аның рухына багышлап бик күп дога кылырга кирәк. Үзеңне аның урынына куеп кара да, бу кеше мине гафу итте инде, дип уйлаганчы гыйбадәттә бул.

Ярар, тәүбә итәрмен әле, дип гөнаһ кылу нинди хөкемдә?

– Бу – имансызлык белән бергә йөри, көферлек хөке­мендә. Коръәни Кәримдә: “Тәүбә гөнаһны белмичә кылган кешеләр өчен генә”, – диелә. Безнең мәзһәб буенча гөнаһны белеп эшләгән затның да тәүбәсе кабул була. Әмма белә торып хәрәм гамәл кылгач, бу вакытта күңелеңдә бер кыл да селкенмәсә, ахырдан ничек үкенеп була икән соң? Пәйгамбәребез: “Зина кылган кешенең иманы чыгып тора”, – ди. Иманың бар икән, зина кыла алмыйсың. Ул бит күңел ачу, рәхәтлек алу билгесе. Гомумән, күп гөнаһ рәхәтлек өчен кылына. Аллаһы Тәгалә моны яратмый, белеп, күреп тора дигән хис булганда, син андый юлга бармыйсың инде. Шуңа да гөнаһны белеп кылган кеше өчен тәүбә дигән нәрсә бик хәтәр. Гадәттә, мондый бәндәгә Аллаһы Тәгалә тәүбә кылырга мөмкинчелек бирми. Йә ул моңа акылы белән килеп җитә алмый, йә гомере өзелә, өлгерми кала. Шуны әйтергә кирәк: татар халкы гөнаһны белеп кыла. Башка күп милләтләр белән чагыштырганда, безнең халәтебез шуңа авыррак та. Әйтик, рус кешесе Ислам динен кабул итә икән, аның кылган бөтен гөнаһлары игелеккә әйләнә һәм аның шушы көннән яңа тормышы башлана. Татар кешесе бүген мәчеткә килә икән, элекке кылган гөнаһлары бетми. Чөнки ул үзен мөселман дип санаган, гөнаһка да белеп барган. Аңа бик ныклап тәүбә итәргә һәм калдырган намазларын каза кылырга туры киләчәк.

– Кеше алтмыш яшендә намазга басса, гомер буе җыелган намазын укып бетерү мөмкин хәлме?

– Кеше намазын калдырганда ук бу хакта уйларга тиеш. Пенсиягә чыккач намаз укырмын дип әйтү – бала-чагалык ул. Бүген мәчетләрдә өлкән кеше­ләр сирәк, күбесенчә яшьләр ки­лә. Аллаһы Тәгалә өлкәннәргә гый­ба­дәт кылырга ирек бирми. Алар бакча­да казына, театр-концертларга йөри.

– Намазга басар идем, дип нәзер әйтеп, моны кичектерү гөнаһмы?

– Кеше намазын укый икән, ихласмы-юкмы, бу бөтенләй укымаганга караганда яхшырак. Аллаһы Тәгалә аңа барыбер әҗерен бирә. Чөнки ул үзе белән көрәшә. Ихластан укымагач, ни файдасы бар дип уйлау – ахмаклык.
Нәзергә килгәндә, ул – ант, әйткән һәрбер сүзебез. Без Аллаһы Тәгалә исеме белән генә ант итә алабыз, “валлаһи”, “билләһи” яки “тәллаһи” дияргә була. Кеше “Аллаһи” дип кенә дә ант итәргә мөмкин. Алла сүзен кабатламаганда да, шәригать буенча ант санала. Нәзер шушы антны ниндидер шарт белән бәйләүне белдерә. Мәсәлән, шул-шул әйбер барып чыкса, мин болай итәм, дисең. Үткән, хәзерге һәм киләчәк заман белән ант итәргә була. Үткән заман белән ант иткәндә, әйтик, бардым дип, бармаган булсаң, ялган санала. Ислам динендә ялганлау – зур гөнаһ. Аллаһы Тәгалә: “Бу ялган ант һәм бу кешенең урыны тәмугта”, – ди. Ә менә киләчәк заман белән ант итсәң һәм шулай ук сүзеңдә тормасаң, бу очракта гөнаһыннан котылу чарасы бар. Кол азат итәсең (хәзер коллар юк инде) йә ун фәкыйрьне ашатасың яисә өч көн ураза тотасың.
Нәзерне бөтенләй үтәми калсаң, ул үтәлмәгән ант санала, моның өчен бу тормышта да, теге дөньяда да җавап бирергә туры киләчәк. Сүзне, вәгъдәне үтәмәү сәбәпле тормышта бик күп проб­лемалар чыга, кешеләр арасы бозыла. Шуңа да сүзебезне үлчәп сөйләсәк иде.

***

Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 14 ноябрь 2019 № 45
Рубрика: Автор: Энҗе Басыйрова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Октябрь 2020 11:43 1930
28 Сентябрь 2020 13:16 1495
12 Октябрь 2020 09:36 1334
5 Октябрь 2020 10:16 1293
ӨСКӘ