Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Татар атын күргән юк әле”

5 Май 2016 1464
Сәгыйть Гыйниятуллин турында беренче мәртәбә Теләче районы хакимиятендә ишеттем. Редакциягә килгән зарлар турында сүз кузгаткач, җитәкчеләр: “Әнә, канәгатьсез фермерлар Сәгыйть Шәрифулловичтан үрнәк алсын! Аның шикаять язарга вакыты юк, эшләре дә гөрләп бара – яхшы токымлы атлар санын йөзгә җиткерде!” – диеште. Мактаулы эшмәкәрне Теләче буйлап эзләп киттек...
"ТАМАК ХАКЫНА ГЫНА ЭШЛИМ"

Сәгыйть әфәнденең ат фермасы Теләченең читендә үк икән. Дөресен генә әйткәндә, аны ферма дип атарга тел дә әйләнми, монда без күнеккән ферма исе бөтенләй юк. Кая карама – идеаль тәртип. Кем әйтмешли, төкерергә җир таба алмыйча интегеп бетәрлек. Хәер, һәркайсы берничә йөз мең сумлык токымлы чабышкы атларын нәкъ шундый шартларда тотарга кирәк тә. Тездән саз ерып йөрсәләр, менә шунда тел шартлатыр идең. Фермага кадәр дә, аның эченә дә асфальт юл түшәлгән. Без килгәндә берничә дистә бахбай утарда горур гына атлап йөри иде, утар янәшәсендә – җәй айларына исәпләнгән һәм тимер койма белән тотып алынган киң болын җәйрәп ята.

Ферма эченә башны тыксаң, йомычка исе борынны кытыклый – анысын көн саен атларның астына җәяләр икән. Атларның төнгелеккә керә торган үз “бүлмәләре” бар, шуның ишегенә хайванның исеме, токымы, туган елы ише кыскача мәгълүмат та теркәлгән. Колыннарга – аерым бүлек, понилар да аерым... Хуҗа кеше үз йортын да шушы фермага терәп үк диярлек төзегән. Бер катлы, гап-гади кирпеч йорт, ишек төбендә текә машиналары да тезелеп тормый – фермер бик тыйнак кешедер, шәт. Утардан берничә метр ераклыкта гына вертолет төшү өчен мәйданчыкка да күз төште, күрәсең, бу матур урыннарны республика җитәкчелеге дә үз итә...

Токымлы атларга бер мәл сокланып торганнан соң, маллар арасында эш киеменнән кайнашып йөргән берәүгә сызгырдык. “Ветеринар да, ассимилятор да, терлекче дә мин. Ферма ачылганнан бирле шушында кайнашам. Бер тиен түләмиләр, тамак хакына гына эшлим”, – диде әлеге абзый очсызлы телефонын түш кесәсенә шудырып. Исемен атап тормады. Аның белән ферма тирәсен бер сәгать чамасы әйләндек. Атларның килеп чыгышы, бу бизнестагы керемнәр һәм чыгымнар, хуҗаларның һәр гаилә әгъзасы турында тәфсилләп сөйләвеннән, бөтен складларны ачып күрсәтүеннән соң гына “бу – Сәгыйть абзый үзе түгелме икән”, дигән уй килде. Шулай булып чыкты...

ОНЫКЛАРГА БҮЛӘККӘ – ПОНИ

– Әти дә, әни дә гомер буе авыл хуҗалыгында эшләгән кешеләр, минем дә канга сеңгәндер инде, – ди Сәгыйть Гыйниятуллин. – Колхоз акча түләмәгәч, эштән киттем дә фермерлык белән шөгыльләнә башладым. 1990 еллар иде бу, Олы Мишә авылында 15 сыер асрарга тотындык. Халыкның фермерлыкка сәерсенеп карый торган чагы, дәүләт тә бу эшне бик хупламый иде. Үз хуҗалыгыңа башка берәүне яллап эшләтү гайре табигый хәл кебек, бүгенге кебек шабашкага йөрүләр юк. Саугач, сөтен кая тапшырырга аптырыйсың... Барысын да гаилә белән тартырга туры килде. Шул авырлыкларны үткәнгә, хәзерге фермерларга эш башлау җиңел дип саныйм, дәүләт тә азмы-күпме ярдәм итеп тора. Дөрес, кредит алганчы ныклап уйларга киңәш итәм – аны түлисе дә бар бит әле.

Күпмедер вакыттан соң Сәгыйть әфәнде әлеге бизнесны ташлап (төгәлрәге, олы улы Ленарга калдырып), атчылык белән җенләнә башлый. Теләче читендәге буш кырны 50 елга арендага ала, шунда әлеге ферманы төзеп куя. Чабышкы атлар бик кыйммәт тора, тик аларны булдыруның да җаен таба ул. Аягы авырту, картаю сәбәпле чабудан туктаган, “брак” саналган токымлы берничә ат сатып ала. Аннары шуларны колынлата һәм менә сиңа шәп чабышкылар! Шулай итеп, 15 ел дәвамында атлар санын арттыра-арттыра, йөз башка җиткерә. Бүген Сәгыйть абыйның кул астында сигез кеше эшли, ә утарында гарәп һәм инглиз токымлы атлар гына.

– Инглиз токымы гомер-гомергә иң-иңнәрдән санала, гарәп атлары да берничә буын сыналган, – ди хуҗа кеше. – Хәзер башкорт аты дигән төшенчә кереп китте. Аның башкалардан аермалары бар дип, бу мәгълүмат белән азмы-күпме килешергә була әле. Менә татар аты дип сөйләшүне гомумән кабул итә алмыйм. Яңа токым турында авыз тутырып әйткәнче, ул беренче чиратта фән тарафыннан расланырга тиештер бит? Ә татар аты нинди ул, кем күргән һәм кем өйрәнгән аны?

Чабышта да бер токымны икенчесе белән катнаштырмыйлар, бу бик нечкә момент. Инглизләр – инглизләр белән, гарәпләр исә үз токымына караган көндәшләре белән ярыша. Бүгенге көндә 15 атыбыз Казан ипподромында яши, жокейлары – төпчек улым Фирзәр. Ул Казанда, шуларны карап-тәрбияләп тора. Ипподромда бер атны ай буе яшәтү сигез меңгә төшә, безгә исә чемпионнар буларак – бушлай. Узган ел 15 атыбыз беренчелекне алды, барлык чабышлардан 800 мең сум акча керде.

Моннан тыш, яхшы атның колынын сату да саллы гына бизнес икән. Гыйниятуллиннар узган ел 23 колын саткан, һәркайсының бәясе – 100-500 мең сум. Бер кечкенә пони исә 80-150 мең сум тора, аларын оныкларына бүләк итү өчен сатып алучылар бар, ди. Гыйниятуллиннар фермасында бүген 28 пони яши. Бу хайваннар, гадәттә, Сабантуйларда көч сынаша...

– Байыйм дисәң, дуңгыз асра, ди халык. Дуңгыз күп балалый, тиз өлгерә. Атчылык исә алай тиз табыш китерми, – ди Сәгыйть абый. – Минем очракта керем алудан бигрәк, патриотизм, атлар ярату да өстенлек итәдер. Ат ите сатасың, казылык җитештерәсең килмиме, дип тә еш сорыйлар. Андый теләгем юк, сирәк-мирәк кенә иткә озатырга туры килгәли инде – нишлисең, башка чара булмаганлыктан.

Хәзер төп максатым – атларның санын арттыру түгел, сыйфатын яхшырту. Чабышларда гел алдынгы урыннарда күрәсем килә үзләрен. Аннары, мәктәп балаларына кыш көне атлар белән шөгыльләнү өчен манеж ясау хыялы бар. Ул идеяне Рөстәм Нургалиевич та хуплады, ярдәм кулы сузды. Җиренә җиткереп бетерсәк, балалар бирегә дәрестән соң килеп, атларда бушлай йөри алачак. Шунда шөгыльләнгән 25 баланың бишесе булса да киләчәктә минем кебек атчылык эшен дәвам итмәсме дим...

Дәвамчылар дигәннән, Сәгыйть абыйның балалары да үзеннән ерак китмәгән. Олы улы Ленар Олы Мишә авылы читендә 50ләп баш мал тота. Уртанчысы Илдар – көрәш буенча 2013 елгы Универсиада чемпионы, ул да атлар дип мәш килә. Фирзәр – жокей, кызлары Гүзәлия мәктәптә укый, өстәл теннисы буенча Теләчедә гел беренче икән. Сәгыйть абыйның хатыны Гүзәл берничә кибет тота, бухгалтерия эшләрен алып бара. Сүз уңаеннан, ул да яшьлегендә Татарстанның көчле биатлончыларыннан саналган. Ә Сәгыйть Гыйниятуллин үзе көрәш буенча спорт остасы, Теләчедә инде 20 елдан артык аның призына көрәш ярышлары уза.
  
Тагын ни өстисең инде, кыскасы, һәрьяклап килгән гаилә!

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Казан – Теләче – Казан

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Июль 2019 15:24 1093
26 Июль 2019 16:42 929
ӨСКӘ