Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Татар Алаты авылыннан Нәзирә: "Биектау районы табиблары иремне харап итте"

24 Февраль 2016 1788
Редакциягә Биектау районы Татар Алаты авылыннан Нәзирә Гәрәева шалтыратты: "Биектау районы үзәк хастаханәсе табиблары ирем Айдарны харап итте. Башта дөрес диагноз куймадылар, аннан бөтенләй куып кайтардылар. Инде Айдар үлеп китте. Үлеме дә коточкыч булды, 7-8 операция кичерде", – дип өзгәләнде ул.
Соңгы биш елда "хастаханә" һәм "үлем" дигән сүзләр янәшә йөри кебек. Шуңа күрәдер инде, хәзер авырулар үзләрен "смертники", ягъни үлемгә дучар ителгән кешеләр дип атый. Атавын атый, әмма нәтиҗәдә барыбер табиблар янына барып егыла. Чөнки бүтән чара юк.

Нинди хәл соң инде бу? Моның сәбәбе нидә? Беренчедән, заманасы кабахәт, барысы да акчага корылган. Икенчедән, кеше гомере сукыр бер тиен, җитмәсә, барыбыз да авыру. Өченчедән, надан табиблар белән хастаханәләр тулды. Аларның каян чыкканын барыбыз да белә...

Эльмира ФЛҮН

P.S. Редакциягә килгән шалтыратудан соң, журналист Эльмира Флүн Биектауга барып тикшерү уздырырга булды. Бу турыда тулырак "Акчарлак" газетасының 25 февраль көнне чыгачак  8нче санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Ноябрь 2019 12:15 1152
ӨСКӘ