Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Танылган хирург Рөстәм Бакиров үз тормышы турында пьеса яза башлаган (ВИДЕО)

15 Август 2016 1393
“Хәерле иртә, Татарстан!” сәхифәсен бу атнада Казандагы 18нче хастаханә баш табибы, хирург, Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Бакиров ачып җибәрә.
– Рөстәм Сәйфуллович, яңа фәнни китап язасыз икән. Ул нәрсә турында булачак?

– Китап 90 яшьлек әби-бабайларның элеккеге һәм хәзерге медицинага карашлары турындагы фикерләреннән башланып китә. Монда статистик мәгълүматлар булмаячак. Әмма статистика безгә ярдәм итәчәк. Бу – кешеләрнең уйлаганын дөресләр өчен генә.

– Табиб юлын үзегез теләп сайладыгызмы?

– Мәктәптә укыганда сукыр эчәгемә операция кичереп, үлемнән калганнан соң “мин табиб булырга тиеш һәм әйбәт табиб!” дип үз-үземә сүз бирдем. Медицина юлыннан китүемә бер дә үкенмим. Кулымнан 7000 меңнән артык операция үтте. Кызларым Эльвира белән Ильмира да минем юлдан китте. Ә төпчек кызыбыз Индира икътисадчы һөнәрен үзләштерде. Ул – әнисе юлын сайлады. Бүген хатыным Фәридә лаеклы ялда. Гомере буе диярлек баш бухгалтер булып эшләде.

– Сезнең кулдан шактый операция үткән. Операция ясаганда үзегезне ничек тынычландыра идегез?

– Әкрен генә җырлап, эмоцияләрне чыгара идем.

– Бүген медицинада түләүле һәм түләүсез хезмәтләр күп. Ялгышмасам, ул сезнең хастаханәдә дә бар. Түләүле хезмәтләр кеше чиратны озак көтмәсен өчен булдырылганмы, әллә аларда хезмәт күрсәтү яхшыракмы?

– Моны төрлечә аңлатырга мөмкин. Әгәр дәүләт барысын да тартып бетерә алса, кирәкле даруларына, техник җайланмаларына һәм башкасына акча чыгарса, түләүле хезмәтләр бөтенләй булмас иде. Әмма тә медицина элек түләүле булган. Салым түләгән акчаларыбыз шуңа китә иде бит. Түләүсез медицина дип атадык кына без аны.

– Замана авыруларына ниндиләрен кертәсез?

– Замана үзе нинди чир белән авырый икән соң ул?.. Дәүләтебез үзе дә авырый. Санкцияләр һ.б. һ.б... Наркоманнар да, алкоголиклар да бар. Бөтенесе дә бар. Бу – дәүләт дигән сүз бит инде. Төгәл медицинага килсәк, бүген зур процент белән онкология авырулары кала бирә.

– Йөрәк авыруларыннан интегүчеләр дә бик күп...

– Бөтен нәрсә кешенең физик тотышыннан, ничек туклануыннан килә. Кеше үзен дөрес тотса бу авырулар бик булмас иде. Йөрәк авырулары нәселдән дә килергә мөмкин. Шуңа йөрәкне һәрдаим тикшереп торырга кирәк. Йөрәкне генә түгел, бөтен органнарга диагностика ясау киңәш ителә.

– Медицинаның киләчәген ничек күзаллыйсыз?

– Бүген күп эшләр башкарыла. Барысы да югары технологиядән тора. Киләчәге әйбәт булыр дип уйлыйм. Үзебездән соң яхшы медицина калдырасы килә.

– Рөстәм Сәйфуллович, сезнең шигырьләр дә язуыгызны беләбез. Тагын ниләр язасыз?

– Пьеса яза башладым. Уйлап чыгарылган түгел, ә тормышымда булган бер вакыйга турында. Анда 1992 еллар тасвирлана. Шул елны 31 яшьлек бертуган энем Рафаэль Алабугада юл фаҗигасендә үлгән иде. Бик авыр булды. Барыбыз да депрессиягә бирелдек. Энебезне күмгәннән соң, әниебез өч көн идәндә тәгәрәде. Эче авырта башлады. Тизрәк операция ясарга, дидек. Әнине хастаханәгә алып киттем. Үзем баш хирург булсам да, операцияне башка хирург ясады. Әнинең сукыр эчәге шешкән булган. Операция вакытында бер мизгелгә йөрәге туктады. Хәзер әни үлсә, әти дә үләчәк дип уйлап куйдым. Тизрәк янына йөгереп кердем. Әнигә операция ясаучы хирург егетемнең күзләре “операцияне эшләп бетерә алмыйм, ярдәм кирәк” дип әйтәләр иде. “Операцияне син үзең ясарга тиеш!” – дип кат-кат үземә әйттем. Аннары 7 минуттан әни янына кереп, операцияне ясап чыктым. Әнине бик авырлык белән генә алып калдык. Шул вакытта ул инсульт та кичерде. Пьесаны үземнең исемнән түгел, ә башка бер хирург исеменнән язарга җыенам. Мәгънәле бер әсәр булуын телим.

– Бу пьесаның киләчәген ничек күрәсез?

– Киләчәген бары сәхнәдә күрәм.

– Сезнең хастаханә каршында кедр чикләвекләре үсә. Аны ашарга ярыймы?

– Ярый. Әмма куакларын сындырырга түгел. Килсеннәр, ашатырбыз. Аның файдасы бик зур.

– Гомерегезнең 40 елын медицинага багышлагансыз. Тәҗрибәгездән чыгып, булачак табибларга киңәшләрегезне җиткерсәгез иде.

– Табиб булу – изге эш. Аннары табиб булу бик гади әйберләрдән башлана. “Апа, хәлләрегез ничек? Мин сезгә исәнлек телим. Сезнең кәефегез юк мәллә? Мин сезгә күтәренке кәеф телим” дигән сорауларны ихлас бирсеннәр иде. Булачак табиб әти-әнисе тәрбиясеннән шушы нәрсәләрне алырга тиеш.

Эльза ГАЗИЗОВА
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Эльза Газизова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 902
ӨСКӘ