Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Тамакта төер бар

12 Август 2020 798
Тамакка төер утырган кебек тоелу күпләргә таныш халәт. Кайберәүләрдә ул елларга сузыла, тик кеше моңа игътибар бирми. Чынлыкта әлеге тайпылыш артына еш кына җитди авырулар яшеренгән була.
Әллә ризык тыгылды инде?
Миндальсыман бизләр сәламәт булса да анда кытыршы урыннар күзәтелә. Аларны лакуна дип йөртәләр. Шунда төрле әйбер, әйтик, ризык калдыгы кереп туларга һәм тамакка төер утырган төсле тоелырга мөмкин. Бу сәламәтлек өчен куркыныч түгел, чөнки миндальсыман биз үзлегеннән чистарырга сәләтле. Ниндидер дәвалану да соралмый. Ләкин, ризык калдыгы череп, авыздан начар ис килүе ихтимал. Шуңа да лакунаны лор-табибтан юдыралар. Анда кергән әйберне вакуумлы җайланма ярдәмендә суыртып алалар. Үз белдегең белән исә чистартырга ярамый. Чөнки ризык калдыгы, тагы да эчкәрәк кереп, өзлегүләргә китерергә мөмкин.
Лакуна тыгылу фарингит, тонзиллит белән еш авырганда күзәтелә. Әлеге күңелсезлек килеп чыкмасын өчен, ашаганнан соң авыз эчен һәм тамак төбен чайкатырга кирәк. Шул чагында миндальсыман бизләрдәге ризык калдыклары юылып төшә.

Стресс
Кайбер төр хис-кичерешләрдән соң да тамакка төер утырган кебек була. Кеше хәтта су эчә, селәгәен йота алмый. Бу аңа уңайсызлык тудыра, ул стресс кичерә, нервлана, депрессиягә бирелә. Төер ризыкка бәйле түгел икән, невролог, психолог яки психотерапевтка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Ә инде ашаганда тамак төбенә төер утырган кебек булган икән, бугазга ризык тыгылган дип уйларга нигез бар, ягъни ул аска төшеп китә алмый тора. Бу коры, тупас азык, җиләк-җимеш кабыгы, әче тәмләткечләр, балык кылчыгы булырга мөмкин. Андый вакытта бер стакан су эчеп куегыз яки ипинең катысын ашап җибәрегез. Чит әйбер тирәнгә кермәгән икән, тамак төбен содалы яки тозлы эремә белән чайкатырга киңәш ителә.
Кайберәүләр, тыгылудан куркып, дару төймәсен, капсуланы авырлык белән йота. Әйе, дару тамакта тыгылырга мөмкин. Шуңа да аны күп су эчеп йотып җибәрергә кирәк. Инструкциядә даруны шул килеш эчәргә диелмәсә, ваклап, изеп яки суда эретеп файдаланырга мөмкин.

Гаеп ашкайнату трактында
Кеше тамак төбендә уңайсызлык сизә, сару кайный, кикертә, эч авырта, ашкайнату процессы бозылган икән, тайпылышны ашказаны һәм үңәч эшчәнлегеннән эзләргә кирәк. Бүсер, гастроэзофагеаль рефлюкс, үңәч җәрәхәтләнү шундый билгеләр китереп чыгара. Бугаз, үңәч, трахея, үпкәдә яман шеш үскәндә дә авырту сизелә, тамак төбе әчетә, төер тыгылган кебек була. Ризыкны йоту авырлаша, ютәл барлыкка килә. Шуңа да озакка сузмыйча тизрәк табиб-онкологка мөрәҗәгать итү зарур.
Умыртка баганасының муен өлешендә тайпылышлар башланса, артык гәүдә авырлыгы булганда, вегетатив кан тамырлары дистониясе борчыганда да тамакка төер утырган кебек тоелуы ихтимал. Шунысы хак: җитешсезлекне нинди генә сәбәп китереп чыгармасын, сәламәтлекне игътибарсыз калдырырга ярамый. Табибка мөрәҗәгать итәргә, тиешле күзәтү узарга кирәк. Бу очракта лор-табиб тамакны яхшылап карарга, ялкынсыну күренсә, эндоскопия, рентгенография, гистология уздырырга, бактерияләрне ачыклау өчен анализга җибәрергә бурычлы. Кирәк очракта невролог яки психотерапевтка күренү дә зыян итми. Дәвалану диагнозга карап сайлана һәм беренчел билгеләрне юк итүгә юнәлдерелә.
Әлбәттә, диета саклау мөһим. Әз-әзләп, еш ашарга, йомшак, сыек ризыкка өстенлек бирергә, артыннан су эчәргә кирәк. Кыздырылган, майлы, тозлы, тәмләткечле әйберләрдән тыелу хәерле. Йокларга ятарга ике-өч сәгать кала ашамау мөһим. Табиб шулай ук тынычландыра, авыртуны баса торган препаратлар, витаминнар эчәргә кушарга мөмкин.

Язма “Ашыгыч ярдәм” газетасының архив саныннан алынды, №7 2016.
Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Сентябрь 2020 10:13 2740
24 Август 2020 11:32 2504
3 Сентябрь 2020 10:07 1828
14 Сентябрь 2020 10:17 957
ӨСКӘ