Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Талип абыйның үз арифметикасы...

11 Март 2019 2206
Соңгы елларда җәмгыять шул чиккә барып җитте ки – тир түгеп тапкан хәләл акчасын ала алмый тилмереп, судлашып йөрүчеләр бихисап бүген. Хезмәт хакы түлә­мәүчеләрне суд белән дә куркыттылар, штрафлар да түләттеләр, ләкин барыбер теге яки бу оешмадан акчаларын ала алмый калучылар җитәрлек.

Сәбәбе гади: оешма банкротлыкка чыккан.

Ачу килмәслекмени?!

Сүз бит иртәдән кичкә кадәр эшләүчеләр турында, алар дәүләтнең бер тиененә кул сузмаган, урламаган, таламаган, ләкин эт типкесендә йөри­ләр. Редакция ише­ген Казанда яшәүче Талип абый Галиуллин ша­­кыгач, башка ме­нә шундый уйлар килде.


Армия “бүләге”

Талип абый тумышы белән Әлки районыннан. Армиядән ашказаны җәрәхәте алып кайткач, җиңелрәк эштә эшләүне максат итеп куеп, Югары Осландагы хисапчылар училищесына укырга керә һәм аны уңышлы гына тәмамлый.
23 яшендә өйләнә, 1970 елда гаиләсе белән Казанга чыгып китә. Ике малай алып кайтып, аларны җиң сызганып тәрбияләргә керешәләр. Бу вакытларда Талип абый кирпеч заводында хезмәт куя. Ләкин армия “бүләге” – ашказаны җәрәхәте аңа һич тынгылык бирми, киресенчә, еллар узган саен тагын да катырак авыртырга, үзенең барлыгын сиздерергә тотына.

– Әле ябылды ул җәрәхәт, әле ачылды. Икенче улым туган гына иде әле, “малосемейка”да яшәгән чак. Фатир алу өчен көн-төн эшләдем. Юыну бүлмәсенә кергәч егылдым, авыз тулы кан, кычкырып булмый. Кан икенче бүлмәгә үк агып чыккан. Бер ай хастаханәдә яттым, – ди ул.

Талип абый менә шулай авырый-авырый эшләгән. Хастаханәдән чыккач, бер елга өченче төркем инвалидлык бирәләр аңа. Ярты ел “больничный”да утыра. Инде нишләргә? Кирпеч заводында хезмәт куя алмаячак бит ул, кая барырга? Шушы сорау белән үзен байтак җәфалаганнан соң хисапчылар курсын тәмамлап, ЖКХга эшкә керә ул. Житәкчесе итеп куялар үзен.

– Монда унөч ел эшләдем. Эш авыр, нервы бетте. Еш кына хастаханәләрдә ята башладым. Операция җөе ике-өч тапкыр ачылды. Түзәрлегем калмагач, сәламәтлегем тәмам какшагач, җиңел эш сорадым. Кирпеч заводына газ хезмәте җитәкчесе итеп күчерделәр. Акчасы күп түгел, 125 сум гына, ә газ хезмәте мастеры 220-240 сум хезмәт хакы ала иде. Урын бушагач, шунда күчтем дә 1999 елга кадәр эшләдем. 52 ел хезмәт стажым бар. Миңа хәзер 72 яшь, – ди Талип абый.

Мин пенсионер түгел!

Талип абый мине бераз гаҗәп­ләндерде дә. Сәламәтлеге ничек кенә начар булмасын, пенсиягә чыккач та тик утырмый ул, җиң сызганып эшкә тотына. Белеме җитми икән, укый!

– “Нур-1” юл төзүчеләр оешмасына киттем. Аннан, “ДорСтрой Казань”га урнаштым. “Нур-1”дә эшләгәндә белем җитми башлады, шуңа күрә “котельный операторы”на укыдым, – ди ул.

Кыскасы, язмышын “ДорСтрой Казань” белән бәйләгәч, аның тормышында күңелсезлекләр башлана. Сүз 2012 елның октябреннән алып 2015 елның сентябренә кадәр булган вакыт аралыгы турында бара. Талип абый анда бишенче разрядлы эретеп-ябыштыручы булып эшли.

– Башта хезмәт хакы белән тоткарлыклар килеп чыкты, соңыннан бөтенләй түләми башладылар. Га­дәт­тәгечә инде, акча сорап керү­челәрне “бераз сабыр итегез, бер-ике атнадан бирәбез” дип, ышандырып, кире борып чыгарып җибәрделәр, ә кеше эшли торды. Нәтиҗәдә, атналар гына түгел, айлар узды, әмма барыбер ке­сәдә җилләр сызгырды. 2014 елның ноябреннән 2015 елның апреленә кадәр бер тиен түләмәделәр. Аптырагач, судка мөрәҗәгать иттем. Суд минем файдага карар чыгарды.

– Хезмәт хакын алмаучылар тагын бар идеме соң? – дип сорыйм аннан.

– Без күп идек. Ләкин күпләр кул селтәде.

– Документлардан күренгәнчә, сезгә акча түләгәннәр бит? – дим аңа.

– Судтан соң бер ел узгач, авырлык белән генә түләделәр. Моның өчен “ДорСтрой”ның җитәкчеләренә, суд приставларына ничә тапкыр гына барганмындыр! Соңыннан 2015 елның май-июль ае өчен вакытында түләделәр, – ди ул.

2015 елның сентябрендә ул кыскартуга эләгә. Кулына аласы акчалары турында документлар тоттырып, кайтарып җибәрәләр аны. Әмма август һәм сентябрьнең унбиш көне өчен тагын акча түләмиләр. Шуңа күрә, ноябрьдә ул янә судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Суд янә аның файдасына карар чыгара һәм Талип абыйның 80618 сум акча алырга тиешлеге турында акка кара белән языла.

– Янә суд приставларына киттем. Шуннан соң миңа башта 9136 сум, аннан 8000 сум түләделәр. 2016 елда суд приставлары “уведомление”ны конкурс идарәсенә тапшырды. Әле дә 63432 сум акчамны ала алмыйм, – ди ул.

Бүген Талип абый бер кочак кәгазь­ләрен кочаклап әле теге, әле бу ишекне шакый. Хәер, ишекләр дә калмаган бугай инде. Тик аларны ачып-ябудан файда гына юк. Республика, район прокуратуралары, Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дә калмаган. Казан мэры да, Республика Президенты да алган Талип абыйның хатларын. Дәүләт Думасы депутаты В.Жириновский да таныш бу проб­лема белән хәтта.

Ә проблема шуннан гыйбарәт: 2015 елда “ДорСтрой Казань” банкрот дип табыла. Җитәкчеләр алышына, оешманың барлык байлыгы әвеш-тәвеш китерелә, аукционга куела. Кыскасы, бар да гадәттәгечә...

Соңгы сүз

Монда тагын бер гаҗәп әйбергә тап булдым. Документлардан күренгәнчә, Талип абыйга “ДорСтрой Казань” барлык сумманы да диярлек түләп бетергән. Бары хезмәт хакын тоткарлаганнары өчен 457 сум компенсация һәм рухи зыян өчен 30 мең сум түлиселәре генә калган. Әле боларын да көтәргә кирәк. Чөнки оешмада барысы да чират буенча эшләнә. Ә язма героеның проблемасы бишенче урында гына тора. Ләкин Талип абыйның үз арифметикасы. – Бу акчаларны ничек тү­ләгәннәрен санап күрсәт­миләр, чөнки минем хак­лы икәнне беләләр, – ди ул. Шулай итеп, кем хаклы? Нигә Талип абыйны кабул итеп эшнең нәрсәдә икәнен аңлатмыйлар? Гомумән, аңа чират кайчан җи­тәчәк? Әлеге сораулар белән оешмага рәсми хат җибәр­дек. Инде җавап көтәбез.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ