Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Талдан үрелгән читән 10-15 ел хезмәт итә ала”

29 Ноябрь 2016 1322
Арча районы Штерә авылында яшәүче Рамил Шәкүров бөтен йорт тирәсен читән белән әйләндереп алган. Урам якта үсеп утыручы агачларны да, мал-туар кимермәсен өчен, түгәрәк эчендә калдырган. Искиткеч табигый матурлык!
– Бу эштә иң мөһиме: материал җыю. Тал һәм чикләвек куакларына иң җайлы вакыт – көзен, агачлар яфрак койгач. Мин өлгерә алмасам, өйдәгеләр дә булыша. Читән озак еллар хезмәт итсен дисәң, җир белән тоташкан өлешен тимер торбалар яки арматура белән ныгытып эшләргә кирәк. Ул инде нигез ролен үти. Дөрес итеп эшләнгән очракта, чикләвек куагы вакыт узу белән таш кебек була. Минем уйлавымча, ул 15-20 елга кадәр хезмәт итә ала. Ә талдан үргәнен тыгызлап торырга кирәк, чөнки кибүчән. Анысы да 10-15 ел рәхәтләнеп торачак. Хәзер инде күп төрле пропиткалар да сатыла. Чикләвек, гадәттә, “стойка” ролен дә үти, ә тал белән – үрәм.

P.S. Бу турыда тулырак "Акчарлак" газетасының 1 декабрь көнне чыгачак 48нче санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ