Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Таллар елый

21 Июнь 2019 1441
ХИКӘЯ
Үсмер егет белән кыз, бер-берсеннән күз карашларын яшереп, читкә төбәлгәннәр. Нарасый йөзләрендә – хәсрәт, күңелләрендә – үкенеч... Бер күрүдән бер-берсенә тартылган йөрәкләр дә бергә типми бүген, хисләргә дә чик куелган... Кайчан гына алардан да бәхетле парлар юк иде кебек, мәхәббәт диңгезе генә тар иде аларга, хисләренә буйсына алмыйча, күктә йөзделәр дә, таң кояшы белән бергә җиргә төшеп, бәхетле елмайдылар алар.

Табигать тә матурлыкка тартыла, аларны күзәтеп иркәләнгән тал куагы да назга тиз күнекте. Бүген көтелмәгән хәбәрдән кызарынган тал, әрнеп, йөзен яшерә дә, хисләрен тыя алмый, бөгелә-сыгыла күз яшен түгә... Елый, кызның бүгенгесен, киләчәген кызганып елый. Аптырауда калган үсмер егетнең әйтер сүз таба алмый таптануын күзәтә. Кызыксынып, кабат-кабат башын күтәрә тал, кыюлыгын җыеп, җилгә каршы җилфердәп тә карый. Юк, каршы җил генә тынычландыра алмый аны, күп күргән ул, тамырлары да аның тирәндә, тармакланып таралган. Адәм балаларының тамырларына, киләчәк язмышларына битарафлыгы, хаталар кабатлануы үзәген яндыра аның. Күп еллар элек әнкәсе кичергән, бүген инде кызы кабатлаган аяныч хәлнең сәбәбен эзләп үкси бүген бөдрә тал.
  
...Олеся күз яшьләрен түгеп ялварса да, баш миен хайван азгынлыгы биләп алган Мөнир кызны тал астындагы чирәмгә сөйрәде. Көчле куллар астында яңа гына җитлегеп килгән кыз көчсез иде, кычкырып, ярдәм чакырырга теләде, мәхәббәттә тәҗрибә туплаган егет чарасызлыктан исәнгерәгән кызның иреннәренә үрелде...

Калганын хәтерләми дә Олеся.

Таң атканда, әниләрен уятырга куркып, әкрен генә урынына кереп ятты. Йөрәге елады, җаны сыкрады, башында вәхши Мөнирнең сүзләре яңгырады: “Кара аны, кызый, берәрсенә әйтсәң!..”. Әйтәме соң, кызында үзгәреш сизенгән әнисенә дә белдермәде. Бар теләге – бу төнне мәңгегә оныту, юып ташлау иде. Мөнир генә Олесяны калдырырга теләмәде, җай чыккан саен аны эзәрлекләп торды, елый-елый буйсынган кызга яр буендагы сагышланып саргайган тал да кушылды.

Табигать үзенекен итте, тал яфракларын койганда яңа җан яралды. Кыз баланың көннәрен кара төн алыштырды. Сигезенче сыйныфта укый башлаган үсмер әни булырга әзер түгел иде, Мөнирнең икенче милләт кешесе булуы алар язмышын тагын да катлауландырды. Авылда ике милләт халкы гомер итсә дә, алар бер-берсе белән туганлашмый, һәркайсы үз милләте белән катнашып гомер итә иде.

Әллә бәхетеннән, әллә михнәтеннән, шулвакыт авылга Иваново өлкәсеннән вербовщиклар килеп чыкты, әниләре белән киңәшләшеп тә тормый, бернинди әзерлексез, Олеся, аларга ияреп, авылыннан чыгып китте. Кем баласы кемгә кирәк, кем кайгысы кемгә уртак дигәндәй, үз хәсрәте белән үзе яши бирде авырлы авыл кызы чит җирләрдә. Курслар бетереп эшли башлауга, корсагы беленә башласа да, укытучыларын, табибларны ирем авылда калды, дип алдады. Тормышта тәҗрибәсе булмаган кыз өчен баладан котылу иң җайлы юл кебек тоелды. Газиз баласын бер кабат та имезмәгән көе хастаханәдә калдырып чыкты. Борчылып та карамады, чыкты да онытты баласын, авыр йөктән котылган кебек, күңеле сафланып калды, көннәре яктырды. Эшләгән акчасына килешле итеп өс-башын яңартты, үз-үзен тәрбияләргә өйрәнде. Чыгып китүенә ике ел дигәндә, бүләк-күчтәнәчләр төяп, авылына әйләнеп кайтты.

Күзе-башы ут кебек янып торган, җиткән кызның тормышта тәҗрибәсе зур иде инде бүген, әлегә кадәр буйдак булып йөргән Мөнирне үзе чакырды ул тал төбенә очрашуга. Аңа кияүгә чыгып, гаиләсеннән үч алу иде теләге. Тал яфрак ярганда тагын авырга калды, бу юлы еламады кыз.

Ачыктан-ачык азынып йөреп, тулы корсак белән Мөнирләр йортына барып керде. Егетнең әнисе, йортыма икенче милләт кешесен керт­мим дип, Олесяны куып чыгарды. Ул аңа шат иде, Мөнир, сихерләнгән кебек, аларга күчте. Уллары, кызлары туды, ире аракы белән дуслашты, Олеся үзе дә читтә калмады.

Башка җиңел холыклы гаиләләр кебек, дөньяга бер дә шаккатмый гына, ашап-эчеп гомер итте алар. Йөрәген телгәләп, беренче сабые исенә төшкәндә, Олеся чәркәсен тутырып салып аракы эчте. Ире алдына да “шап” иттереп куяр иде. Теле белән аңлата алмас иде ул бу кыланышын: үч алуымы бу, яисә хәсрәтен уртаклашу идеме? Кайгысы да аның үз эченә генә сыйды, баласын калдырып чыкканын беркемгә дә сөйләмәде...

Айлар, еллар узды, балалар үсте, мәшәкатьләре артты. Укып сөендермәде балалары, кызлары заманның кайбер кызларыннан калышмады. Төзәнеп-бизәнеп, төнге сәфәргә чыгып китеп, “акча эшләп” кайтты. Ярым аек, ярым исерек гомер иткән әтиләре кайвакыт аңа канәгатьсезлеген белдереп карады каравын, ни дисәң дә, канында милли тәрбия яши, туганнары белән аралашып яшәмәсә дә, аларның тырышып алга, матурлыкка омтылган балаларын күрә. “Алма агачыннан ерак төшми” дигән фикердә тукталып, күбесен күрмәмешкә салышты әти кеше. Кем агачыннан ерак төшмәгәнен генә уйлап караганы булмады.

Ләкин тормыш һич көтмәгәндә китереп куючан бит ул җавапны. Йөри торгач, кызының авырлы булуын белеп, корсактагы баланың әтисен юллый башлаганнар иде, исерекбаш Мөнирнең ак чәчләре үрә торды. Башка китермәслек хәл иде бу: үзенең читтә яшәгән апасының төпчек малае! Имеш, аларның бер-берсен күргәннәре булмаган, бер күрүдә гашыйк булганнар! Туганлыкны таныганда соң булган имеш! Моннан да зур кайгы булмас, гарьлеге ни тора! Айныды Мөнир, гарьләнү хәсрәте айнытты аны.

Алдына “шап” итеп тулы чәркә китереп куйган хатынына каш астыннан сораулы карашын төбәп, аракыны читкәрәк этеп куйды, авызын ачып, сүз генә әйтә алмады. Кем гаепле? Хәмер белән дуслашып, вакытында төпле тәрбия бирмәгән ата-анамы? Алай дисәң, апасы белән җизнәсе аек тормыш итәләр.

Заманамы? Алай дисәң, Мөнир үзе дә яшь вакытында аз елатмады кызларны. Бәлки, Мөнирнең әнкәседер, әгәр дә ул вакытында киленен куып чыгармаса, туганнар аралашып яшәсә, балалар бер-берсен таныр иде. Бүген Мөнирнең үзәген өзгән сорауга җавап табылмады.
Рубрика: ПРОЗА Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ