Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Таксист АЛЬБИНА: “Таба белән бәлешләрен онытучылар да бар”

14 Апрель 2020 587
“Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр аз”, дигән мәкальне бүген хатын-кызга карата да әйтеп булыр иде. Нинди генә эштә эшләми хәзерге заман ханымнары, туташлары! Тумышы белән Түбән Кама кызы Альбина Галимова менә биш ел инде Чаллы урамнары буйлап машинада җилдерә. Дөресрәге, таксида эшли. Альбинага 35 яшь. Икътисад һәм хокук институтын тәмамлаган, кияүдә түгел.
– Эшең куркыныч түгелме? Юлда төрле хәлләр була бит. Төрле кешеләр очрый.

– Эшли башлаганда куркыныч иде. “Нинди кеше очрар да, нәрсә әйтерләр?” – дип уйлыйсың. Кешеләрнең төрлесе була. Хәзер ияләштем инде. Эшем үземә бик ошый. Әлегә үзгәртү турында уйлап та караган юк.

– Эшеңдә нинди кызык хәлләргә юлыкканың булды?

- ... Машинада әйберләрен онытып калдыручылар да бар. Тәлинкә онытканнары бар, бервакыт табада бәлеш онытканнар иде. Ашка барулары иде аларның.


– Ә болай айга күпме эшлисең, сер булмаса? Алган иң күп хезмәт хакың?

***

Таксист кыз белән әңгәмәне "Акчарлак" газетасының пәнҗешәмбе көнне чыгачак, яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
20 Июль 2020 11:12 1692
ӨСКӘ