Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Тагын шул ук Әхмәдуллин!

2 Март 2016 1611
Кайбыч районы Афанасьевка авылында яшәүче адәм актыклары 18 яшьлек кызны 2005 елның кышында мунчага алып кереп, өерләре белән көчлиләр. Чиратлап һәм кабат-кабат мәсхәрәләп күңел ачалар. Кайбыч район суды әлеге бәндәләргә өлешләренә тигән көмешне өләшә: кызның нигез күршесе, 1979 елгы Илдар Әхмәдуллин, мәсәлән, 8 елга ирегеннән мәхрүм ителә. 
Шушы хурлыклы вакыйгадан соң кыз гаиләсе белән Афанасьевкадан күченеп китә. Яманатлы йортны исә бер кыз һәм бер малай үстерүче ир белән хатын сатып ала. Матур гына яшәп ятканда, бөтен кешене шаккаттырып, 2012 елда аларның 16 яшьлек кызлары бала табып куя! Ни гаҗәп – бусы да Түбән Кама колониясеннән 3 елга алданрак азат ителеп авылына кайткан Илдар Әхмәдуллин белән бәйле.

Наил ВАХИТОВ

P.S. Әхмәдуллинның кырын эшләре турында тулырак "Акчарлак" газетасының 3 март көнне чыгачак 9нчы  санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Наил Вахитов

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 1000
ӨСКӘ