Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Тагын корылык килә

6 Июнь 2014 1061
Быелгы җәй кабат аномаль булырга охшаган.
Татарстанда мондый кызу май аен өлкәннәр хәтерләми. Яңгыр болытлары күренми. Синоптикларның фаразларына караганда, явым-төшемнәр июнь аенда да аз булачак. Мондый шартларда авыл хуҗалыгын катлаулы җәй көтә. Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов әйткән икмәкле ел быел булмас ахры. 2010 елга кадәр 5 миллион тонна икмәк җыеп алырга “өйрәнгән” Татарстанга быелгы корылык зур югалтулар алып килергә мөмкин. Хуҗалыклар аякларында басып кала алырмы?

Корылыкның беренче елы – 2010да Татарстанда нибары 700 мең тонна икмәк җыеп алынган;

2011 елда – 5 миллион тонна;

2012дә – 3 миллион 200 мең тонна;

2013тә – 2 миллион 800 мең тонна;

Быел нәрсә буласы билгесез.

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да быел янә корылык булу ихтималын таный. “Һава торышы чыннан да аномаль. Уртача температура нормадан 9-10 градуска югары. Үсемлекләр яңгырсыз тагын 7-10 көнгә генә түзәчәк”, – ди министр урынбасары Николай Титов.

Әлки районындагы “Хузангай” хуҗа­лыгы җитәкчесе Евгений Чугуновның фаразлары Николай Титовныкы белән тәңгәл килә. Ул шулай ук үсемлекләрнең коры шартларда атна-ун көнгә генә түзү мөмкинлеге бар, ди. Әгәр аннан соң да яңгыр яумый икән, чәчелгән агрокультуралар үләчәк. Яңгыр кирәк. Хәзерге вакытта уҗымнарда башак формалашу процессы бара. Дым аз икән, үсемлектә башак кечкенә салыначак. Монда инде берни дә эшләп булмый.

“Әмма корылык безнең өчен яңалык түгел, – дип дәвам итә сүзен Чугунов әфәнде. – Бездә ул 2010 елдан бирле кабатлана. 2011 елдан ныклап торып сугару системалары белән эшли башладык. Узган ел тагын берничә су сиптерү җайланмасын сатып алып, аларны кыш буе әзерләдек. Хуҗалыкта бүген 300 гектар җир сугарылса, киләчәктә бу мәйданнарны 1 меңгә җиткерү планы бар”.

Апас районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин телефон аша әңгәмәдә Идел аръягы хуҗалыкларында хәлнең әлегә ул кадәр куркыныч булмавын әйтте. Узган ел белән чагыштырганда явым-төшемнәр быел Апас җиренә күбрәк төшкән. Ләкин кызу һава бүген туфрактагы дымны ашый. Соңгы яңгыр яуганга инде атнадан артык. “Быел да корылык була калса, хуҗалыкларны ул тәмам утыртачак. Аларның икътисадый хәле бик авыр”, – ди Ильяс әфәнде.

Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни тик­шеренү институты хезмәткәре Олег Шайтанов 2010 елдан республика­ның коры еллар циклына керүен әйткән иде. Ул мондый циклның 5тән алып 10 елга кадәр дәвам итүен ачыклаган. Корылык Татарстанда 2009да башланды, димәк, инде 5 ел узган дигән сүз. Алда ни булыр? Бәлки тагын 5 ел рәттән корылык килер?..

“Россельхозцентр”ның Татарстан буенча филиалы җитәкчесе Таһир Һадиев оптимист булырга өнди: “Корылыкка ел саен әзерләнергә кирәк, – ди ул. – Халыкта әйтем бар бит, “начаррагына әзерләнсәң, яхшысына түзеп була”, диләр. Корылык бездә 1921, 1999, 2010нчы елларда гына булмады. Ул 3-4 ел саен кабатланып тора. Шуның өчен аны гадәттән тыш хәл дип түгел, ә табигый фактор итеп кабул итәргә кирәк. Менә без кышка ничек әзерләнәбез, шушындый коры шартларда икмәк үстерергә дә өйрәнергә вакыт. Безгә корылыкка күнегеп эшләргә кирәк. Технологияләр бар. Бер үк һава шартларында берәүләр 29-35 центнер уңыш ала, ә икенчеләре – өч тапкырга ким...”

Р.S.: Сүз уңаеннан, авыл хуҗа­лыгының игенчелек тармагына быел федераль бюджет ярдәме 2 тапкырга кимегән. Узган ел Мәскәү Татарстанга 11 миллиард сум акча бүлеп бирсә, быел бу сумма 4 миллиард ярым гына булыр дип көтелә. Хәлне үзгәртү үтенече белән республика җитәкчелеге Премьер-министр Дмитрий Медведевка чыккан. Әлегә җавап юк.

Марсель ӘСКӘРОВ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Июль 2019 15:24 1089
26 Июль 2019 16:42 916
ӨСКӘ